Башың әйләнсә, умырткаңны тикшерт

Башың әйләнсә, умырткаңны тикшерт

Өйдә берәр көнкүреш техникасы әз генә «авырый» башласа да, тизрәк ремонтка алып барырга ашыгабыз. Шунсыз булмый: йә бөтенләй эштән чыгар, яңаны аласы булыр. Тик организм чирли башласа, никтер табибка күренергә ашыкмыйбыз: узар әле, дип, ахырга кадәр йөрибез. Бигрәк тә баш авыртуына һәм әйләнүенә узгынчы чир итеп карарга күнеккән без.

55 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең баш миендә үзгәрешләр күзәтелә. Андый кешеләргә, башлары авыртмаса да, елына ике тапкыр табибка күренеп, баш мие эшчәнлеген тикшертеп торырга киңәш ителә. Хәер, баш авыртудан өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә еш зарлана хәзерге заманда.

Баш төрлечә авыртырга мөмкин. Әйтик, нәрсәгә дә булса борчылганда, дулкынланганда да баш авырту һәм әйләнү күзәтелүе ихтимал. Бу очракта табибка күренүнең кирәге юк, стресстан котылу белән, авырту да юкка чыгачак. Тик әгәр дә баш егылу яки бәрелү, берәр җәрәхәт алу сәбәпле авырта, әйләнә һәм авырту даими рәвештә кабатланып тора, шуңа өстәп, баш шаулавы да ешая икән, бу очракта чаң сугарга кирәк. Мондый билгеләр булганда иң яхшысы – тәҗрибәле неврологка күренү.

Баш авырту күпчелек очракта умыртка баганасындагы, бигрәк тә муен өлешендәге авыртулар аркасында барлыкка килә. Болар: остеохондроз, умырткаара диск бүсере, гел бер төрле утырудан яки артык көч куеп эшләүдән муен мускулларының киеренке халәткә килүе.

Баш миендәге һәм муендагы кан тамырлары белән бәйле авыртулар күпчелекне тәшкил итә (баш мие ишемиясе, үзәк нерв системасы күзәнәкләренең үлүе (резидуальная энцефалопатия), мигрень, инсульт һәм атеросклероздан соң барлыкка килгән чирләр, гипертония). Бу чирләр булганда еш кына баш әйләнә, укшыта, хәтер начараерга, кеше гади әйберләрнең атамаларын оныта башларга мөмкин.

Изображение удалено.«Основа здоровья» неврология һәм ортопедия үзәгендә баш авыртуның бөтен төрен дә дәвалыйлар. Биредә рефлекс терапиясе (тәндәге актив нокталарга баскалап дәвалау), сөлек салу, массаж, озон һәм мануаль терапияләр, дәвалау физкультурасы, дару препаратын кан тамырына кертү (капельница) кебек дәвалау алымнары кулланыла. Үзәкнең адресы: Казан шәһәре, Себер тракты, 12а, 1100. Тулырак мәгълүматны (843) 562-00-90 телефон номерына шалтыратып яки www.medosnova.ru сайтыннан карап белә аласыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии