Якыннарыңны тәмле ризык белән сыйлар өчен сәбәп кирәкми

Якыннарыңны тәмле ризык белән сыйлар өчен сәбәп кирәкми

Барысына да өлгерә ул. Бу сүзләр Казанда яшәүче Резеда ханым Данилова турында. Дүрт эштә хезмәт куя, үз бизнесын җитәкли һәм... телеңне йотарлык камыр ризыклары да пешерә. «Эштән арып-талып кайткан көннәрдә дә аш-су бүлмәсенә чабам», – ди ул.

ТӘРБИЯСЕ ШУНДЫЙ

Резеда ханым тумышы белән Яшел Үзән районының Раифа бистәсеннән. Гаиләдә бишенче кыз булып дөньяга килгән. Төпчек булса да, бер дә иркә түгел үзе: куйган һәр максатына үзе ирешә, кемдер каршысына китереп бирүне көтми. «Гаиләдә безне шундый булырга өйрәттеләр», – ди әңгәмәдәшем.

– Без гаиләдә кызлар гына үстек. Әти-әниемә рәхмәт, чөнки алар: «Сез бит кызлар», – дип тормады, эшнең авыры да, җиңеле дә безнең тар җилкәгә төште. Эшнең рәтен һәм тәмен белеп үстек. Шулай булмаса, тормышта туган проблемаларны тиз генә хәл итә алмас, туганнарыбызның кадерен белмәс идек. Ә бүген без бердәм. Һәрчак ярдәмгә ашкынабыз. Еш күрешәбез. Күрешсәк, сөйләшеп туя алмыйбыз. Бу – яхшы тәрбия үрнәге.

Йортларында иң яраткан һәм җылы урыны бар хуҗабикәнең. Бу – аш-су бүлмәсе. Дүрт-биш катлы йортта җыелышкан очракта да, аларның иң ярата торганы – аш-су бүлмәсе булыр.

– Тәмле ризыклар пешерергә мәхәббәт канга ук сеңгән. Бишебез дә камыр ризыклары пешерергә яратабыз. Кайчан карама, әни гел аш-су бүлмәсендә камыр куяр иде. Аның куллары зур иде. Әле дә хәтерлим: 5 яшьлек мин өстәл кырыена ябышып, әнинең камыр басканын күзәтә идем. Соңрак үзем дә өйрәндем, хәзер исә буш вакытымны шуңа сарыф итәм, – ди ул көлеп.

Алар гаиләсендә пирог, чәк-чәк, бавырсак ише тәмле ризыклар бәйрәм табынына гына әзерләнми. Аларда көн дә бәйрәм. Барың бергә җыелып, хәл-әхвәл сорашуга ни җитә! Тормышның һәр мизгелен тоеп, якыннарың белән үткәрүне үз итә алар.

– Кунакның бездән өзелгәне юк. Хәер, балачакта да шулай иде. Шимбә, якшәмбе җиттеме, көт тә тор – кунаклар киләчәк. Әни күп итеп камыр ризыклары әзерләр һәм чәй табыны корыр иде. Ял көннәрендә безнең өйдә йокларга урын булмас иде, чөнки кунаклар куна кала. Еллар үткәч, бергә укыган классташларым да: «Дәресне бергә әзерләрбез дигән булып, сезгә пирог ашарга килә идек», – дип искә алалар.

***

– Әнием аш-суга оста иде. Сугыштан соңгы еллар... Бу вакытта районда камыр ризыклары пешерү буенча ярыш уздырылган. Әни шунда катнашып, беренче урын да алган. Ә бу исә хатын-кызның уңганлыгын күрсәтүче билге. Әни безгә шул сыйфатларын сеңдерде.

«СЫЕР МАЕ ҺӘМ ОННЫҢ ЯХШЫ БУЛУЫ МӨҺИМ»

Резеда ханым камыр ризыкларыннан тыш, итле ризыклар да әзерли. Моннан тыш, каз каклау, үрдәк кыздыру кебек нәрсәләрне дә үз итә.

– Узган ялларда гына рибай пешердем. Интернет һәм социаль челтәр киңлегендә нәрсә генә юк: теләсә нинди ризыкның рецептын табып була. Тик без бер генә рецептны да алай эзләмибез. Буыннан-буынга күчеп килгән гаилә рецептлары бар, алар белән уртаклашмыйбыз. Аш-суга сәләт тә шулай каннан-канга күчкән дип уйлыйм. Әйтик, мин ниндидер ризык пешерергә бөтен көчемне куймасам да, ризыгым тәмле килеп чыга, камырым уңа, – дип елмая Резеда ханым.

Гөбәдия һәркемнең күңеленә хуш килә

Башка пешекчеләрдән тагын бер сыйфат аера әңгәмәдәшемне – ул беркайчан да үзе пешергән камыр ризыкларын сатмый. Күчтәнәчкә алып бара, бүләккә бирә, әмма акчага сатмый.

– Беркайчан да кибеттән торт яки пироглар сатып алган юк, – дип уртаклашты Резеда ханым. – Камыр ризыгында иң мөһиме – сыер мае һәм он. Без сыер маен беркайчан да кибеттән сатып алмыйбыз. Яңа Чишмә районының сөт комбинатыннан коробкалап алдырабыз. Майның яхшы булуы мөһим. Бигрәк тә май аенда савып алынган сөттән ясалган май яхшы була. Шул вакытта күпләп алдырабыз һәм бер елга җитәрлек запас туплап калдырабыз. Минем гаиләдәгеләр: «Синең эшләп тапкан акчаң продукциягә китә бит», – дип көләләр. Әгәр нәрсә дә булса пешерергә алынгансың икән, ул һичшиксез яхшы продуктлардан гына әзерләнергә тиеш. Бервакыт апам иптәш кызына дип гөбәдия пешергән иде. Аны авыз итеп караучылар апама шалтыратып: «Безгә дә пешер әле, сатып алабыз», – дия башлады. Апам исә: «Мин акчага пешермим, күчтәнәчкә әзерли алам, әмма акча өчен юк», – дигән. Беләсезме, без әзерләгән гөбәдия ул кибеттәге 300 сумлык гөбәдия түгел. Ул яхшы май һәм оннан, кулдан ясаган корттан эшләнелә. Ул кимендә 2000 сумга чыгачак. Шуңа күрә безнең ризыкларны авыз итеп, чын күңелдән рәхмәт әйтүчене күрү – безнең өчен иң кыйммәтле бәя.

Резеда ханым үзенә күчкән сыйфатларны кызына да сеңдерергә тели, аны да аш-су бүлмәсендә кайнашырга өйрәтә. «Минем балачагым яңа пешкән пирог исе белән тәңгәлләшә, минем балаларым да шундый гаиләдә үссен, эштән тәм тапсын, дип телим», – ди ул. 9 яшьлек кызы инде белен пешерә, пироглар өчен камыр куя белә. Яшьтәшләре кебек телефон актаруны түгел, ә әнисе белән аш-су бүлмәсендә тәмле ризык әзерләүне кулайрак күрә.

– Балачакта урманга җиләк, чикләвек, гөмбә җыярга бара идек. Әниебез дә кечкенәдән урманнан чикләвек җыеп алып кайтып, Казанга алып барып сата торган булган. Шул акчага үзенә кием яки китап сатып алган. Әби һәрвакыт: «Без сезгә бирә алганнан күбрәккә өметләнәсез икән, үзегез табыгыз, тырышыгыз», – дигән. Бу сүзләр әле дә безнең гаилә шигаре. Шуңадыр да, безнең гаиләдә ялкаулар юк. Без эшнең тәмен, эшләп тапкан малның кадерен беләбез. Шуңа да шундый дус һәм тату яшибез, кунакка йөрешәбез, бер-беребезне тәмле ризыклар белән сыйлауны яратабыздыр.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии