«Сөлек салганнан соң, кеше үз аякларында йөреп китә»

«Сөлек салганнан соң, кеше үз аякларында йөреп китә»

Бүген сөлек салу белән шөгыльләнүчеләр ифрат та күбәйде. Беренче карашка гади генә кебек бит: сөлекне табып алып кайтасың да, авырткан җиреңә салып куясың һәм ул бөтен чиреңне үзенә суырып ала. Тик бу ялгыш фикер. Сөлекнең кан белән эшләвен онытмаска кирәк. Ә канга зарарлы матдә эләксә, эш харап – бөтен организмыңа таралачак.

Танылган табибә, күп еллардан бирле гирудотерапия өлкәсендә эшләүче Фәридә ШӘКҮРОВА белән сөлек салуның үзенчәлекләре хакында сөйләштек.

– Фәридә ханым, иң элек үзегезнең сөлек белән дәвалауга ничек кереп китүегезне сөйләгез әле.

– Мин үзем югары белемле табибә. Практикамда шундый очраклар булды: кешеләргә химик составлы дарулар язып бирәм – файдасы булмый, киресенчә, хәле начараеп, чир хроникка әйләнә. Дару кайсы җир авырта – шул авыртуны басып, чирне киресенчә тирәнгә кертә яисә авырту башка урынга күчә. Чирнең билгеләре күпмедер вакытка югалып тора, ә даруның тәэсире беткәч, тагын да көчлерәк итеп үзен сиздерә башлый. Дарулар организмның табигый процессларын туктата, кайбер функцияләрен «сүндерә». Без, табиблар, моны беләбез, тик дару язмый да булдыра алмыйбыз.

Менә шушыларны белә торып, авыруларның күзенә күтәрелеп карау оят иде миңа. Ничек инде мин аларны дәвалый алмыйм, дип, чарасызлыктан тотынган эш булды ул гирудотерапия.

Аңа кадәр әле мин энә белән дәвалау терапиясенә укыдым. 1993нче ел иде бу. Шул юнәлештә эшләдем, тик барыбер нидер җитеп бетми иде. Эзләнә торгач, гомеопатия буенча да белем алдым. Тик барыбер дәвалау мин теләгән нәтиҗәне бирми иде. Шуннан 1998нче елда Мәскәүгә барып, сөлек салу буенча укыдым. Без, табиблар, нинди дә булса дәвалау алымын куллана башлаганчы үзебездә сынап карыйбыз бит. Сөлек салу буенча укытучы белгеч тә: «Әйдәгез, кемгә салып карыйк?» – дип сорады. Төрле төбәкләрдән килгән табиблар җыелышкан идек, беребез дә сөлек салу белән таныш түгел. Курсташларым бер почмакка өелештеләр дә басып торалар. «Миңа куегыз әле», – дидем, кызыксынуым бик көчле иде шул. Сөлек салгач бөтен күзәнәгем шатланды, ул вакыттагы рәхәтлекне аңлатып бетерә алмыйм мин. Икенче көнне дәресне көч-хәлгә көтеп җиткерә алдым – яңадан сөлек куйдырырга!

Шунда укып кайткач, эшли башладым. Ул вакытта Татарстанда сөлек салу турында ишеткәннәре дә юк иде әле.

– Элекке заманда хатын-кызларга матурлыклары озаграк саклансын өчен генә дә сөлек сала торган булганнар, дип ишеткәнем бар…

– Чыннан да, шулай. Әйтик, патша балаларының күзләре янып торсын өчен башларына, колак артларына сөлек куя торган булганнар. Сөлекне профилактика өчен дә кулланалар. Организмның бозылган процессларын рәткә сала, нерв күзәнәкләрен торгыза ул.

Укыганда шундый мисал китергәннәр иде: 4-5 яшьлек малайның колак яфрагын эт тешләп өзгән булган. Хирурглар моны тегеп куйганнар да, каяндыр белеп, шул җөй өстенә сөлек җибәргәннәр. Аллаһының рәхмәте, колак әйбәт итеп ялганган.

– Сөлек салдырырга кемнәр килә?

– Миңа дәваланырга килүчеләр арасында бик авыр хәлдәгеләр дә була. Сугыш чоры балалары, көчле стресс кичергән, авыр хезмәт башкарган кешеләр… Күбесендә бер бәйләм чир була. Мәсәлән, 45 яшьлек Ф. ханым килде. Баш авырту, эч кибү һәм авырту, пародонтоз (теш казнасы авырту), йокысызлык, хатын-кыз авырулары өстенә геморройдан да интегә иде. Сөлек салганнан соң хәле яхшырды. «Карале, дөнья матур икән, аны күптән инде караңгы төстә генә күрә идем», – дип кайтып китте.

60 яшьлек бер ир простатит, простата аденомасы, җенси хәлсезлеккә зарланып килде. Табиблар операция билгеләгән булганнар. Ә сөлек салганнан соң операциянең кирәге дә калмады.

Өеннән чыга алмый ятучы 50 яшьлек бер кешегә сөлек салганым исемдә. Анда остеохондроз, умыртка сөягендә бүсер иде. Бу кешенең авыруы бик көчле булып, хаҗәтен йомышларга да култык таягы белән генә бара, төннәр буе сызланып чыга иде. Беренче сеанстан соң төнне тынычлап йоклап үткәрде, ә сөлек белән дәвалау курсы беткәндә култык таякларын да ташлады.

Бала алып кайтырга теләгән яшьләр дә килә. Сөлек матдәләр алмашын рәткә сала, эчке бизләрнең эшчәнлеген яхшырта, организмның резервтагы, ягъни яшеренеп яткан көчләрен уятып җибәрә.

– Ә зыяны бармы соң?

– Юк. Бары тик тумыштан гемофилия (кан оешмау) белән авыручыларга гына сөлек салмыйбыз. Табиб кеше үзе кемгә салырга ярый, кемгә ярамый икәнен, кемгә күпме салырга, кайсы җиренә кирәклеген белә. Кызганыч, тик соңгы вакытта «үзешчәннәр» күбәеп китте. Белер-белмәс салып, халыкның вакытын да, акчасын да алалар. Кайвакыт сәламәтлекләренә дә зыян салалар. Шундый кешеләрнең хатасын төзәтергә туры килгәне бар: сөлекне тиешсез урынга куялар да организмга тискәре тәэсире китә.

Сөлекне бизнес дип уйлаучылар бар. Чынлыкта, бу бик җаваплы һәм авыр хезмәт. Шуңа күрә гирудотерапия белән медицина белеме булган кеше генә шөгыльләнергә тиеш. Һәр сөлек бер генә тапкыр кулланылырга, кеше тәненнән алуга ук үтерелергә тиеш. Элек әбиләр бер сөлек белән бөтен авылны әйләнә торган булган – бу дөрес түгел. Кайвакыт газеталарда: «Сөлекне авыруның үзенә биреп җибәрдек», – дип язганнарын укырга туры килә. Табибә буларак миңа моны уку бик авыр. Бер кешегә салган сөлекне икенче кешегә салсаң, андагы авыру да күчәргә мөмкин.

Энә, сөлек, гомеопатия, үләннәр, физиотерапия ярдәмендә дәвалаучы танылган табибә Фәридә Шәкүрова белән элемтәгә керү өчен телефоннар: (843)279-42-54, (843)266-01-19, 8-952-036-01-19.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Реклама максатында

Комментарии