Хыялымдагы санаторий

Хыялымдагы санаторий

Менә инде ничә еллар санаторийга барып, ял итеп кайту турында хыяллана идем. Башта, балалар үскәнче вакыт булмады, аннары гел эш, җәй көне бакча… Санаторий дигәч тә күзалдына ерак юллар килеп баса бит әле. Анысы да куркыта иде. Быел кызым Казан шәһәрендә урнашкан Горбунов исемендәге санаторий-профилакторийга ял сертификаты бүләк итеп куандырды. Кыш көне авылда барыбер эш юк дип, бик шатланып кабул иттем.

Ун көн дәвамында җәннәттә яшәдем дисәм дә ялгыш булмас. Ник моңарчы үземне чикләп яшәгәнмендер, нишләп ел да ял итү форсатын булдырмаганмындыр, аңламыйм. Кеше бит үзен яратырга тиеш! Өстәвенә, санаторийда ял итәсе килгән кешегә ерак та йөрисе түгел икән. Казанның аулак, тыныч почмагында менә дигән ял итү мөмкинлеге тудырылган. Урман кирәк дигән кешегә санаторий янәшәсендә генә бик зур парк та бар. Универсиадага әзерләнүче башкалабызны күрәсе килгәннәргә экскурсияләр дә оештыралар. Ял итүнең бәясе дә башка санаторийлар белән чагыштырганда күпкә арзан!

Ә дәвалау ысулларына килгәндә, шәхсән үзем ләм белән дәвалауга бик мөкиббән киттем. «Ул Урал тау итәгендә урнашкан борынгы күлдән кайтарыла», – дип сөйләделәр. Утыздан артык микро һәм макроэлементлары булган бу ләмнең файдасы булдымы, әллә массажлар шулай йогынты ясадымы, аяк-кулларымдагы буын авыртулары 10 көн эчендә юкка чыкты. Санаторийның нәкъ менә буыннар (артроз, артрит, остеохондроз һ.б.), сулыш органнары, йөрәк-кан тамырлары, ашкайнату системасы, нерв авыруларыннан дәвалавын, операциядән соң булучыларга реабилитация уздыруын, артык авырлыктан интегүчеләргә ярдәм итүен һәм башка хезмәтләре хакында мин бирегә килгәч кенә белдем. Авырлык дигәннән, күптән хыялланганча бераз ябыгып та кайттым әле.

Ашатмаганнар икән дип уйлый күрмәгез, биредә искиткеч тәмле итеп әзерлиләр. Мөселманнар өчен хәләл ризык булуы аеруча да күңелемә хуш килде.

Сулыш органнарына файдалы процедуралардан тоз мәгарәләре онытылмаслык булды. Гидромассаж, бассейнда йөзү, Шарко душы, скипидарлы ванналар турында тәфсилләп сөйләп тормыйм. Форсаттан файдаланып, ул санаторийда эшләүче һәр хезмәткәрнең кешелекле мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерәм. Башкаларга да киңәшем шул: үзегезне кайгыртыгыз. Бер генә яшибез! Санаторийлар әллә кайда еракта түгел, үзебезнең Татарстанда гына да бар. Бигрәк тә хәзер – кыш көне, авылда ял сезоны булганда ял итеп калырга ашыгыгыз. Җәй көне тагын бакчага чыгып үзебезне аямыйча эшли башлаячакбыз бит…

Өстәмә сораулары булган яки шалтыратып, алдан язылырга теләгән кешеләр өчен телефон: (843) 571-59-51.

Горбунов исемендәге санаторийның адресы: Казан шәһәре, Годовиков урамы, 1 а йорты.

Гөлсем ХӘЙДӘРОВА.

Баулы районы.

Язма реклама хокукында бирелә.

Алдан табиб белән киңәшләшү кирәк!

Лицензия № ЛО-16-01-000675 от 10.09.2009

Комментарии