Алманы ничек сакларга?

Алманы ничек сакларга?

Быел алма уңышы мулдан булды. Көннәр салкынайту сәбәпле, барысын да җыеп, чиләкләргә тутырдык. Кемдер алманы яңа елга кадәр саклыйбыз, диләр. Моның өчен нишләргә?

Мәдинә апагыз,

Арча районы

Сезнең соравыгызга һәвәскәр бакчачы Фарсель ЗЫЯТДИНОВ җавап бирде:

– Алманың сортын белү мөһим. Барлык алма сортын да саклап булмый. Көзге һәм кышкы сортлар гына яхшы саклана. Әйтик, «Осеннее полосатое», «Первинка» декабрь башына кадәр бозылмый. «Московское позднее», «Свежесть», «Алсу әнис», «Антоновка», «Волжское», «Ренет татарский» дигәннәрен яз башына кадәр ашап була.

Саклауга дигән алмаларны сентябрь ахырыннан да калмыйча җыеп алырга кирәк. Бу вакытта ул тиешле форманы һәм төсне ала, йомшара һәм алмагачтан җиңел өзелә. Коелган алмалар артык өлгергән санала. Аларны саклауга куюдан мәгънә юк. Иртә җыелган алмалар сакланган вакытта бөрешеп киләләр. Саклауга уртача зурлыктагы алмаларны гына куярга тырышыгыз. Алар бәрелмәгән-сугылмаган, корткычлар тарафыннан зарарланмаган булырга тиеш. Алмаларны агачтан салдырганда кабыгына зарар китерсәң, аның аша инфекция үтеп керә. Алмагачтан өзеп алынган алмаларны кояшта тотарга ярамый.

Алманы агач әрҗәләрдә саклыйлар. Иң элек аларны дезинфекцияләү һәм киптерү мөһим. Һәр алманы аерым кәгазьгә төрәләр. Саклауга куясыларын тартмага пычкы чүбе белән аралаштырып тезәләр. Сакланасы урынга куярга 10-15 көн кала, салкын көннәрдә өстен ачык тотыгыз. Черү билгесе булган җиләк-җимешне шундук алып атыгыз.

Алманы башка яшелчәләр һәм бәрәңге белән бергә сакларга ярамый. Аңа –1…+4 градуслы аерым урын кирәк.

Алма саклана торган урындагы һава дымлылыгы 90-95 процент чамасы булырга тиеш. Дымлылык күләме төшсә, чиләк белән су куярга киңәш ителә. Әлеге катлаулы булмаган кагыйдәләрне үтәгәндә, алманы Яңа елга гына түгел, язга кадәр дә сакларга була.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии