Кечкенә генә төен бөтен организмны какшата

Кечкенә генә төен бөтен организмны какшата

«Кечкенә дә төш кенә» дигән гыйбарә халык теленә юктан гына кермәгән инде. Менә кеше организмындагы калкансыман биз дә шушы билгеләмәгә туры килә – 25 граммлы гына ул. Ә аңа нинди дә булса зыян килсә, бөтен организмның эшчәнлеге какшый.

Калкансыман биз биологик актив матдәләр – гормоннар – бүлеп чыгара. Алар исә матдәләр алмашын көйләп тота, физик активлыкны арттыра, баш мие, йөрәк һәм башка эчке органнарның дөрес эшчәнлеген тәэмин итә. Биз белән бәйле авырулар үзен көтмәгәндә сиздерергә мөмкин. Әйтик, үзеңне яхшы хис итеп йөрисең, сәламәтлегең дә борчымый һәм көннәрдән бер көнне, медосмотр үтү өчен генә, поликлиникага барасың. Менә сиңа кирәк булса – биздә төен барлыгы ачыклана.

Калкансыман бизнең эшчәнлеге бозылуны нинди билгеләрдән белеп була соң? Хәлсезлек, йоклый алмау, чамадан тыш тирләү, кәефнең «уйнавы», авырлыкның артуы яисә, киресенчә, көтмәгәндә кимүе һ.б. Бу билгеләр зур шәһәрдә яшәүче һәркемдә дә (аеруча кышын) күзәтелергә мөмкин, әлбәттә. Тик алар даимигә әйләнсә, эндокринологка күренергә вакыт дигән сүз. Биздәге төен үзен сиздерми генә үсә, шуңа күрә без аны башлангыч чорында белмибез дә. Тора-бара биздәге төеннәрнең кистага яки яман шешкә әйләнү ихтималлыгы зур.

Гомумән, калкансыман биз чирләре иң киң таралганнар рәтендә – эндокрин системасы авырулары арасында, шикәр диабетыннан гына калышып, икенче урынны били. Бу төр чирләрнең киң таралыш алуы беренче чиратта начар экологиягә бәйле. Ризыкта һәм суда йод җитешмәү, радиация шулай ук калкансыман бизгә зыян сала ала.

Киста барлыкка килүнең сәбәпләре дигәндә, белгечләр зоб, калкансыман бизнең ялкынсынуы, төрле инфекцияләр, мәсәлән, тонзиллит, фарингит һ.б.ны атый. 1 см.дан артмаган киста дәвалау сорамый, даими рәвештә табибка гына күренеп торырга кирәк. Ә шуннан артса, дарулар билгеләнә, алар да булышмаганда операция ясала.

Биздәге төеннең яман шеш булуы ачыкланса, кичекмәстән операция ясала. Ә куркынычсыз төенне ничек дәвалау аның күләменә карый. Әйтик, ул трахеяны һәм үңәчне баса башлый, сулаганда һәм йотканда кыенлык тудыра икән, хирург ярдәменнән яки радиоактив йод белән дәвалаудан башка чара юк. Яңа гына барлыкка килгән зур булмаган төеннәрне, гадәттә, дәваларга кирәкми дә. Вакыт-вакыт эндокринологка күренеп, ультратавыш ярдәмендә тикшертеп тору да җитә.

Изображение удалено.

«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә калкансыман бизне тикшертү һәм дәвалауның бөтен ысуллары да кулланыла. Тулырак мәгълүматны клиникага шалтыратып белешергә була: (843) 2-101-106.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии