- 18.08.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №33 (19 август)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Табигатьтә аномаль күренешләр еш очрый бүген, тик Теләчедә мондый хәлнең күзәтелгәне юк иде әле… Теләче авылында яшәүче Гүзәлия һәм Хаҗинур Нигъмәтҗановларның бакчасында үсүче алмагач, җырдагыча, “майның унбишләрендә” түгел, тирә-юньдәге алмагачлар гөрләтеп җимеш биреп утырган вакытта, июль ахырында шау чәчәккә төренде.
“Табигатькә тәэсир итә торган көчләр – химия, радиация, температура режимы. Ә алар Теләчедә юк. Белемем буенча агроном булсам да, бу күренешне берни белән дә аңлата алмыйм. Гаиләбез белән могҗиза дип сөенеп карыйбыз”, – ди йорт хуҗасы Хаҗинур абый.
Уңган Нигъмәтҗановларның йорт яны бакчасы елмаеп тора, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең теләгәнен сайлап алырга гына кирәк! Ямьле бакчаларын җәй ахырында ап-ак чәчәк атып балкыткан яшь алмагачның, Алла боерса, җимешләрен дә татып карау насыйп булыр әле аларга…
Агачның болай саташуы табигать уенымы, әллә могҗизамы?! Монысы бик мөһим түгел, табигать ялгышы хәерлегә генә булсын!
Рәфилә САЛИХОВА
Тышы ялтырый, эче калтырый
Республикада гүзәл шәһәребезне “ак кала” буларак беләләр. Ак төсенең ни катнашы бар, һаман аңламыйм. Тора-бара Яр Чаллының “яшел кала”га әверелүенә шигем юк. Урамнан үткән саен шәһәребез табигатенә сокланам. Агач-куак, чәчәк түтәлләре, табигый материалдан ясалган сыннар, республика күләмендә үткәрелүче Чәчәкләр бәйрәме могҗизалы дөньяга алып кергәндәй була. Әмма бер әйбер күңелгә шом сала. Тынычлык һәм Яр Чаллы проспектларының кара-каршы юл уртасында матур булып агач-куаклар утыра, арасында алмагачлар да бар. Җаның кайсы сортын тели, барысы да бар кебек. Коелган алма капчыкларга тутырылып, өемнәр ясала. Өем шул килеш калса, әйбәт булыр иде. Әмма җәйге вакытта бакчаларында үстерелгән җиләк-җимешне сатучылар арасында юлдагы алманы акчага тәкъдим итүчеләр дә юк түгел. Кайчак шешенгән йөзле, иске-москы кием кигән хатын-кыз, ирләрнең алма сатып утыруын күрәм. Зарарлы химик матдәләр сеңгән алманы ашау организмга зур зыян китерә дип уйлыйм. Черегән алма белән “газлы” алма арасында аерма юк кебек: тышы ялтырый, әмма эче калтырый. Андый әйбер сатучыларны тиз арада “лицензия”ләреннән мәхрүм итү зарур.
Шәһәребездә өлкәннәрнең ару-талуны белмичә эшләп, яшелчә, җиләк-җимеш сатулары бик сөендерә. Пенсиягә чыккач та кул кушырып утырмыйлар. Әмма нинди сыйфаттагы әйбер тәкъдим итүләре беренче урында кала. Андыйларны контрольдә тотучы бернинди санитар оешма да юкмыни?! Табыш артыннан куып, кеше сәламәтлеге турында да онытырга ярамый бит.
Бездә “суга батучының суга батуы – үз эше” принцибы яши. Шуңа да үзебезгә сакланырга туры килә инде. Белмәгән кешедән әйбер сатып алмаска тырышырга кирәк. Арзанлыга кызыгып, бәлале булып куюың бар. Төскә-биткә яман кыяфәттәгеләрнең, сукбайларның арзанга гына сатып торган җиләк-җимешләре, тәгаен, юньле җирдән җыелмагандыр… Моны гына аңлавы кыен түгел.
Ленар ЗАКИРОВ.
Яр Чаллы шәһәре.
Сөлек дәвалый
Сөлекләр сатыла торган даруханәләр адресын газета битләрендә язып чыга алмассызмы икән? Бер сөлек ничә сум тора? Шуны да беләсе килгән иде. Алдан ук зур рәхмәт.
Рәсүлә КАМАЛОВА
Сөлек күп аптекаларда сатыла. Үзегезгә якынрак урнашканын Казандагы 003 белешмәләр телефоныннан ачыкларга мөмкин. Анда сөлекне кайдан алып буласын әйтәләр. Без исә Бондаренко 5 (тел. 518–42–64) һәм Восстания 6 (тел. 510-40-40) адреслары буенча урнашкан аптекаларда сатылуын әйтә алабыз. Сөлекләрнең бәясе – 40-60 сум. Алдан телефон аша хакын да белешүегез отышлы булыр. Шунысын истән чыгармагыз: сөлекнең безнең сулыкларда яши торганнары дәва өчен яраксыз. Медицина өчен махсус үрчетелгәннәрен генә аптекалардан сатып алыгыз. Кулдан ала күрмәгез!
Түбәндә сөлек белән кайчан, ничек дәваланырга мөмкин булуын да аңлатабыз.
УЛ НИ?
Сөлек төче суда яши. Аның башында кечкенә тешчекләр белән тулы авызы бар. Менә шул тешләре ярдәмендә ул кешене тешли һәм канын суыра башлый. Бер үк вакытта сөлек гирудин дип аталган матдә бүлеп чыгара. Шуның белән ул канны сыегайта. Кан басымы югары булганда, инсульт куркынычы туганда, кан тамыры авырулары – тромбофлебит, варикоз киңәюләр булганда һәм бавыр авырганда сөлек салуның файдасы тия. Ләкин азканлылык, канның куеруы начар булганда, тире авырулары, аллергия күзәтелгәндә сөлек салдырырга ярамый. Кыскасы, сөлек белән дәваланырга уйлаганда, бары тик табиб белән киңәшләшеп, белгеч ярдәменә генә таянырга кирәк. Югыйсә файда ясыйм дип, зыян салуың ихтимал.
НИЧЕК САКЛАРГА?
Сөлекләр киң авызлы пыяла банкаларда елга суы яисә краннан агызылган бүлмә температурасындагы суда саклана. Хлорлы су аларны үтерергә мөмкин, шуңа күрә краннан агызгач, бер көн ачык тоту кирәк. Суны көн саен алыштыралар. Дәвалау өчен бары тик хәрәкәтчән, кагылганда җыерылучы сөлекләр генә ярый. Әгәр сөлекнең тәнендә ниндидер таплар, төеннәр, шулай ук кытыршы урыннар бар икән, яки киресенчә, артык йомшак һәм лайла белән капланган булса, бу сөлек файдалануга яраксыз, аны юк итәргә кирәк.
НИЧЕК КУЛЛАНЫРГА?
Сөлекне тәнгә куяр алдыннан стерильләнгән савыт, пинцет булдырырга, водород перекисе, тозлы су, глюкоза катнашмасы, пробирка, мензурка, стериль тампон, салфетка, бәйләү материаллары әзерләп куярга кирәк. Сөлек куяр урынны кирәк булса кыралар, яхшылап юалар, кайнар суга манчылган мамык белән сөртәләр, корыталар. Процедура вакытында авыру ятып торырга тиеш. Сөлекләр баллы су сөртелгән кайнар тәнгә яратып ябыша. Тәнне исле сабын, эфир яисә йод белән юарга, сөртергә киңәш ителми, югыйсә сөлек анда ябышмас. Гомуми банкадан аерым савытка кирәк булганнан күбрәк сөлек аерып алу уңайлырак.
АНЫ НИЧЕК КУЯЛАР?
Сөлекне пробиркага яисә мензуркага койрык ягы белән салалар да тәнгә ябышырга тиешле урынга пинцет белән юнәлеш бирәләр. Сөлек тирегә ябышканнан соң, аның алгы өлешендә дулкынсыман хәрәкәт башлана. Аннан пробирканы алып сөлекнең арткы өлеше дә тирегә ябышмасын өчен, астына марля яисә мамык кисәге куялар. Югыйсә суыру активлыгы кимиячәк. Сөлек, гадәттә, 30-60 минут тора һәм үзе төшә. “Йоклаган” сөлекне активлаштыру өчен аның тәне буенча җылы суга манчылган мамык белән үтәргә мөмкин. Һәр сөлек 2-10 мл кан суыра. Аннан соң ул тешләгән урыннан 6-24 сәгать дәвамында 10-40 мл кан ага. Егылып төшкән сөлекләрне формалин яисә нашатырь спирты эремәсендә юк итәргә кирәк. Сөлекне тартып алырга ярамый, ул чагында тәнне җәрәхәтләргә һәм кан агуны көчәйтергә мөмкин.
Әгәр сөлек канны суыру өчен түгел, бары тик тешләгәннән соң гирудин бүлеп чыгарыр өчен генә кулланылса, ул ябышканнан соң спиртка яисә йодка манчылган мамык белән аның тәненә кагылалар. Сөлекләр уч төбенә һәм аяк табанына ябышмый, чөнки анда тире бик калын. Шулай ук веналар һәм артерияләр якын булган җиргә, аеруча сизгер урыннарга аны ябыштырырга ярамый. Тешләнгән урынны бәйлиләр, кирәк чакта калын мамык белән басып торучы япма куялар. Аны бер тәүлектән соң алыштырырга. Яра 2-3 көннән төзәлә.
ТӨРЛЕ АВЫРУГА ТӨРЛЕЧӘ
Стенокардия һәм миокард инфаркты вакытында сөлекләрне йөрәк турысына күкрәк читлегеннән сул якка 6-12 данәдә куялар. Тромбофлебиттан – тромбалы веналар буйлап шахмат тәртибендә, уңнан да, сулдан да берәр сантиметр ара калдырып, 6-12 данәдә тезәләр. Гипертоник авырулар һәм баш мие тамырлары тромблары вакытында колак яфрагыннан бер сантиметр читтәрәк 4-6 данәдә, күз авыруларында чигәгә күз ачыклыгы турысында 1-2 данәдә, гемморойда койрык сөяге һәм арт юл тирәсенә 6-8 данәдә, бавыр авырганда уң кабырга астына кабырганың аскы ягы буйлап 8-12 данәдә урнаштыралар.
НӘРСӘГӘ ИГЪТИБАР ИТӘРГӘ?
Әйткәнебезчә, сөлекне хәзерлекле белгеч кенә куярга тиеш. Шәфкать туташы процедура вакытында авыруның хәлен һәрчак күзәтеп тора. Сөлек куйган урыннан күчмәсен. Тагын бер психологик факт: процедура алдыннан сөлекләрне авыруга күрсәтмәвең хәерлерәк. Чөнки аларның кыяфәте күбесенчә начар тәэсир итә. Процедура вакытында пульс һәм кан басымын гел үлчәп торырга кирәк. Авыру әле сөлек алынгач та, ул тешләгән урында кабык барлыкка килгәнче күзәтелергә тиеш.
НӘРСӘДӘН САКЛАНЫРГА?
Процедурадан соң авыруларда кычытыну һәм яралар пычранганда үлекләү барлыкка килергә мөмкин. Әгәр дөрес урынга урнаштырылмаса, ул кан тамырын тешләп, кан агу көчле булуы ихтимал. Әгәр ике-өч көн үтеп тә сөлек салынган урын яра булып, кан саркып торса, аны калий перманганаты кристаллары белән яндырырга мөмкин.
Комментарии