Эсселек – кан басымының дошманы

Эсселек – кан басымының дошманы

Безгә ярап булмый инде: салкын булса, кайчан җылыта инде, дип уфтанабыз, әзрәк кояш карый башласа, эссегә зарланабыз. Холык күрсәтеп көйсезләнү генә түгел бу – күпләр, чыннан да, һава торышының кисәк үзгәрүен авыр кичерә. Ә 27 градустан эссерәк һава гипертониклар өчен бөтенләй мәхшәргә тиң.

Кан басымы югары булудан интегүчеләр дигәндә, күз алдына өлкән яшьтәге кешеләр килеп баса. Тик белгечләр хәзер алар рәтенә яшьләрне дә кертә: гипертония аларны да читләтеп үтми. Һава җылыткан саен йөрәк тибеше ешая, сулышны да ешрак ала башлыйбыз. Шул сәбәпле кеше борчыла һәм, үзе дә сизмәстән, хәле начараюын көтә башлый. Эссе һава аркасында йөрәк тибешенең ешаюы һәм дулкынлану гипертония өянәге башлануга сәбәп була да инде.

Хәзер һава торышы бигрәк тотрыксыз: ике көн коточкыч эссе булса, өченче көнгә кисәк суыта, аннан соң термометр кабат югары градус күрсәтә башлый. Шундый шартларда кешенең кан басымы уйнавы гаҗәп тә түгел. Әгәр сезгә гипертония диагнозы куелмаган, ләкин үзегез авыру бар дип шикләнәсез икән, күзәтү ясап карагыз. Баш авырту һәм әйләнү, косасы килү, хәлсезлек, аңны югалтып егылу, сулыш алу кыенлашу, йөрәк тибеше ритмы бозылу кебек билгеләр күзәтелсә, сездә гипертония булуы ихтимал. Кичекмәстән табибка күренеп, төгәл диагноз куйдырыгыз һәм дәвалану чарасын күрә башлагыз.

Гипертониядән интегүчеләр үз сәламәтлегенә игътибарлы булсын иде. Һава торышын күзәтеп барыгыз һәм 27 градустан да эссерәк булганда урамга чыкмаска тырышыгыз. Бигрәк тә өйлә вакытында, кояш нәкъ баш очында торганда өйдә утыру хәерле. Бүлмәдә дә тынчу булмасын, даими рәвештә җилләтеп торыгыз. Көн бик эссе булса да, төрле сәбәпләр аркасында урамга чыгарга туры килсә, кан басымын көйли торган дару эчеп чыгарга онытмагыз. Дару һәм шешә белән суны һәрвакыт үзегез белән йөртегез. Кояш астында озак торырга тырышмагыз, күләгәле урынга басыгыз, баш киеме булса, бигрәк тә яхшы. Эсседә физик эш белән шөгыльләнмәгез, ризыкта тоз күләмен киметегез. Ә менә чиста суны күбрәк эчәргә тырышыгыз – аның зыяны юк. Иркен һәм уңайлы киемгә игътибар бирергә тырышыгыз, кысып торган уңайсыз кием канга дөрес йөрергә комачаулый.

Изображение удалено.

Әлеге киңәшләр булышмаса, «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгенә мөрәҗәгать итегез. Үзәктә тәҗрибәле кардиолог кабул итә, ул кан басымыгызның ни өчен уйнавын ачыклап, аны көйләргә ярдәм итәчәк. Белешмәләр өчен телефон: (843) 2-101-106.

Сөмбел СӘЙФИ әзерләде.

Реклама хокукында

Комментарии