- 18.06.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №24 (13 июнь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Җәй җитү белән бар халык табигать кочагына ашыга. Бәйрәмнәрдә бигрәк тә. Ә алда Сабантуйлар. Хәзер бер генә пикник та шашлыксыз үтми диярлек. Мангал пикникның ямен бозмасын дисәң, аны дөрес итеп сайлый белергә дә кирәк.
Мангал сайлаганда, аның нинди материалдан һәм ничек эшләнгән булуына, үлчәменә игътибар итәргә кирәк. Боларны белү мангалның куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәвен ачыкларга һәм кулланылыш вакытын озайтырга ярдәм итәчәк.
Чуен мангал. Күпләр бу төр мангалны артык гади дип санасалар да, ул сыйфатлы булуы белән җәлеп итә. Чуен мангал тиз җылына, җылылыкны саклый. Кулланылыш вакыты да озак – 100 елга кадәр. Җитешсезлеге: мондый мангалның үлчәме зур була, бәясе дә шактый.
Кирпечтән ясалган мангал. Аны төзеп куйгач, урыныннан күчереп йөртеп булмый, өстәвенә, урынны да күп алып тора. Өстенлегенә килгәндә, кирпеч мангал җылылыкны саклый, төрле һава шартларына түземле, бәясе чагыштырмача арзанга чыга, мангалны ясау да зур осталык таләп итми.
Тутыкмас корыч. Күпләр мондый төр мангалны арзан булганга ошата. Хәер, бу аның бердәнбер өстенлегедер, мөгаен. Юка материал тиз туза. Мондый мангалда учак та ягып булмый, күмер генә кулланасы. Шулай да арзан һәм уңайлы булу сәбәпле, мондый төр мангаллар иң күп сатып алына торган мангаллар рәтенә кертә.
Мангалның үлчәменә дә игътибар итәргә кирәк. Биеклеге 13-14 сантиметр булса яхшы. 18-20 сантиметр булса, күмерне күп салырга туры киләчәк, шашлыкның да чиле-пешле калу ихтималы зур.
Ярый, мангал сайланды һәм алынды, ди. Ләкин сатып алынгач кына кимчелекләр (озак җылыну, җылылыкны сакламау һ.б.) ачыкланса, мангалны алыштырырга мөмкинме соң?
Бу сорауга Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан идарәсе эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Марсель Тәлгать улы ШАҺИДУЛЛИН җавап бирде:
– Товарны сатып алганда сатучы бу җитешсезлекләрне әйтмәгән булса, «Кулланучылар хокукын яклау турында»гы Законның 18нче маддәсе буенча, кулланучы менә нәрсәгә хокуклы:
– охшаш товарга, яисә артып киткән бәяне үзе түләү шарты белән, бүтән төр товарга алыштыруны таләп итәргә;
– товарның бәясен төшертергә;
– товарның җитешсезлекләрен тиз арада төзәтүне сорарга яисә, үзе төзәткән очракта, ремонт өчен киткән акчаны кайтаруны таләп итәргә;
– товар өчен түләнгән бәяне кире кайтартырга.
Әгәр сатучы бу пунктларның берәрсен үтәүдән баш тартса, сатып алучы аңа карата 2 нөсхәдә дәгъва кәгазе язарга хокуклы. Ул дәгъвада хәлне аңлатып бирегез. Бер дәгъва оешмага тапшырыла, икенчесенә сатучы имзасын һәм датаны куеп, сезгә тапшырырга тиеш.
Комментарии