«Каен суы файдалы, тик зыяны да бар»

«Каен суы файдалы, тик зыяны да бар»

 

Җир кардан ачылдымы, кеше каенлыкка сукмак сала башлый. Нәрсәгә дип аптырамагыз – каен суына. Быел инде әлеге суны татып караучылар бар. Каен суы сатабыз дигән игъланнар да шактый. Әйтик, «Авито» игъланнар сайтында 5 литр каен суын – 500, ә бер стаканын 70 сумга саталар. Ә каен суын һәркемгә дә эчәргә ярыймы? Аның файдасы гына түгел, зыяны да бармы? Бу хакта үләннәр белән дәвалаучы Фирая апа Захарова белән сөйләштек.

– Фирая апа, халык каен суы җыя башлады. Аны кайчанга кадәр җыярга ярый?

– Җир кардан ачылгач, каен суына йөри башлый халык. Кайберәүләр кар эрегәнен дә көтеп тормый. Март ахыры, апрель азагы – каен суы җыяр өчен менә дигән вакыт. Язның ничек килүенә карап, каен суын агачлар бөре чыгарганчы җыярга була. Соңрак җыйсаң, суның тәмсезләнгәнен сизәрсез.

– Каен суы җыюның тәртибе бармы?

– Иң мөһиме – агачны яраламау. Тишкән урынны ямап китү, чиста кайрылы агачны эзләү – гади кагыйдәләре шул. Экология начар булган урында үскән агачның согы организмга начар тәэсир итәргә мөмкин. Шуңа күрә юл кырыенда, җитештерү зонасында үскән агачтан сок җыярга киңәш ителми. Әмма каенлыкта үскән һәр агачтан да су алырга ярамый. Бары тик тамыр системасы нык булган, кәүсәсенең диаметры 30-40 сантиметрдан ким булмаганыннан гына алырга киңәш ителә. Бер агачтан 3 литрдан артык сок алырга ярамый, юкса агачның коруы ихтимал.

– Каен суы файдалы, дибез. Аның файдасы нәрсәдә?

– Элек-электән халык дәвалану өчен каен суын файдаланган. Каен суы матдәләр алмашуын яхшырта, ашказаны эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Каен суы организм өчен кирәкле шикәрләр, органик кислоталар, ферментлар, кальций, магний, тимер тозлары, микроэлементларга бай. Аны авитаминоз, кан авырулары, буыннар, тире авырулары, шулай ук ангина, бронхит, үпкә ялкынсынуы һәм башка тын юллары авырулары вакытында кулланырга киңәш итәләр. Каен суы белән чәч чайкыйлар, бит юсаң да файдалы.

– Кемнәргә каен суы эчәргә ярамый?

– Аны йөкле, имезүче хатын-кызларга, кечкенә балаларга, аллергияле кешеләргә, ашказанында җәрәхәт булганнарга саклык белән кулланырга кирәк. Каен суын күп эчсәң, бәвел юлларындагы ташлар кузгалып тыгылырга, өянәк күзәтелергә мөмкин. Шуңа күрә әз-әзләп, көненә 1 аш кашыгы судан башларга кирәк. Әкренләп су күләмен 1 стаканга кадәр җиткерергә мөмкин. Гомумән алганда, көненә 2 литр каен суы эчәргә рөхсәт ителә. Каен суын җылытып эчү яхшырак.

– Каен суы тиз бозыла түгелме?

– Гадәттә, каен суын 2-3 тәүлек сакларга мөмкин. Аны озак саклавы авыр да. Ә суыткычта ул файдалы үзлекләрен тиз югалта. Шуңа күрә каен суын күп итеп җыймау хәерлерәк. Кайберәүләр каен суын лимон кислотасы, шикәр комы кушып, консервлап куя. Ничек кенә файдалы булмасын, каен суы эчеп дәвалана башлаганчы, табиб белән киңәшләшеп алу зарур.

ТАБИБ ФИКЕРЕ

Мәскәү сәламәтлек саклау департаментының баш диетологы Антонина Стародубова «РИА Новости»га биргән шәрехләмәсендә

фәкать яңа җыелган каен суын гына эчәргә киңәш итә. «Яңа җыелган каен суын эчемлек буларак кулланырга мөмкин, ул баллы һәм хуш исле, әмма суны юл читләрендә һәм шәһәрдә үсә торган агачлардан җыярга ярамый. Каен суы дөрес сакланылган очракта, олы кешегә көненә 1-2 стакан су эчү җитә. Каен суын саклап булмый, ул суыткычта сакланса да, икенче көнгә үк әчи башлый. Каен суын күп эчкән кешенең эче күбәргә, эчендә газ җыелырга мөмкин. Шуңа өстәп, каен суы аллергия дә китереп чыгара ала. Бу аеруча балаларда һәм аллергия авырулары булган кешеләрдә еш күзәтелә», – дигән белгеч.

КАГЫЙДӘСЕ БАР

РФ Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы боерыгы белән каен суы җыю кагыйдәләре расланган. Ул 2027нче елның 1нче гыйнварына кадәр гамәлдә. Бу кагыйдәләр күпләп җитештерүчеләр өчен эшләнгән булса да, андагы аерым пунктларны белү үзе өчен каен суы җыючыларга да файдалы булыр.

Каен суын өлгергән урманнан, агачларны кисәргә 5 ел кала яисә киселәчәк 50 яшьлек агачлардан җыярга ярый. Кәүсә диаметры кешенең күкрәк биеклегендә 20 сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Су агызу өчен канал агачның тамыр муентыгыннан 20-35 сантиметр биеклектә һәм 2-3 сантиметр тирәнлектә тишелә.

Суны кемдер медицина системасы ярдәмендә агыза, кемдер озын кадак белән тишә, кемдер үткен пычак белән кисенте ясый. Ботак кисеп, савытларын шунда элеп куючылар да бар. Агачка зыян салу тыела, агач кәүсәсенә балта белән чабу – җинаять. Өстәвенә, махсус сакланылышлы территорияләрдә, парк-скверларда агачларга пычак, балта белән тигән өчен гади халыкка – 3-4 мең сум, вазыйфаи затларга – 15-20 мең сум, юридик затларга – 300-500 мең сум күләмендә штраф салынырга мөмкин.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

 

Комментарии