- 18.04.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №15 (13 апрель)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Авырту билгеләре сизелмәсә дә, елына берничә тапкыр гинекологка күренүне гадәткә кертергә кирәк – табиблар шулай дип кабатлап тора. Хатын-кызлар үзләре дә белә моның кирәклеген, тик тикшеренергә генә атлыгып тормыйлар.
Югыйсә, профилактика рәвешендә гинекологка күренү репродуктив системадагы авыруларны башлангыч чорында ачыкларга һәм кичекмәстән дәвалый башларга мөмкинлек бирә. Репродуктив системаның эшчәнлеге бозылу җенси мөнәсәбәт вакытында уңайсызлык тудырудан алып, бала таба алмау проблемасына кадәр китереп җиткерә ала. Сидек куу системасы авырулары (трихомониаз, гонорея, кандидоз, туберкулез, микоплазмоз, хламидиоз һ.б.); аналык, күкәйлек һәм тышкы җенес органнарындагы яман шеш тә гинеколог тикшерүе барышында ачыклана.
Күпчелек чирләр башлангыч чорында үзе турында сиздерми. Ә авырту билгеләре беленә башлаганда, эш инде зурга киткән була. Шуңа күрә профилактика чарасы буларак, гинекологка күренүне гадәткә кертергә кирәк. «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә тәҗрибәле белгечләр кабул итә. Биредә план буенча тикшеренү узарга килгән хатын-кыз, гадәти анализлар тапшыру белән беррәттән, кече таз органнарына УЗИ ясату мөмкинлеге дә ала. Тулырак мәгълүматны клиникага шалтыратып белергә була. Телефоны: (843) 2-101-106.
Сөмбел СӘЙФИ әзерләде
Реклама хокукында

Комментарии