Галимнәр коронавирусның нинди продуктларда озаграк яшәве турында сөйләде

Галимнәр коронавирусның нинди продуктларда озаграк яшәве турында сөйләде

Гонконгта урнашкан South China Morning Post басмасы хәбәр итүенчә, Кытай тикшерүчеләре төркеме, COVID-19 китереп чыгарган коронавирусның суытылган сөләйман балыгы өстендә бер атнадан артык яши алуын ачыклаган, шул рәвешле ул җиде көннән артык йогышлы була ала. Кытай тикшерүчеләре әйтүенчә, балык COVID-19ның халыкара таралу чыганагы булырга мөмкин. Тикшеренү күрсәткәнчә, вирус 4 градус җылылыкта сакланганнан соң сигез көн дәвамында йогышлы булып калган.

Тагын шунысы: Sars-CoV-2 вирусы сөләйман балыгында 25 градус температурада ике көн дәвамында йогышлы булып кала, тикшерүчеләр аны «гадәти бүлмә температурасы» дип атый.

Галимнәр коронавирусның кешеләргә азык аша йогу мөмкинлеген шик астына алдылар

Сөләйман балыгы, базарларда, рестораннарда һәм транспортта ташыганда, гадәттә, 4 градус җылыда саклана, бу вирусның гомер озынлыгын алты көнгә арттыра икән. Сыйфатлы балыкны берничә көн эчендә бер илдән икенчесенә илтеп була. Мәсәлән, узган ел Чили Балыкчылык оешмасы хәбәр иткәнчә, сөләйман балыгы Шанхайга ике ярым көн эчендә барып җитә ала икән.

«Бу шартларда зарарланган балыкны бер атна эчендә башка илгә җиңел генә китереп җиткерергә мөмкин, бу пандемиянең халыкара таралу юлының берсе», – диде доктор Дай Манман җитәкчелегендәге тикшеренүдә катнашкан Кытай галимнәре.

Тикшерүчеләр Гуанчжоу кибетеннән балык сатып алган, итне кечкенә кисәкләргә бүлеп, аларны төрле температурада саклар алдыннан вируслы эремәдә эшкәрткәннәр. Вирусның гадәти күзәнәкләргә зарар китерә алуын тикшерү өчен көн саен үрнәк алганнар.

Белгечләр шуны ачыклаган: температура салкынрак булса, вирус та озаграк яши ала, ләкин бу ризыклар ашаганда йогышлы булып кала дигән сүз түгел, һәрхәлдә моңа мәгълүматлар юк. Сөләйман балыгы белән үткәрелгән эксперимент моның шулай булуын күрсәтә.

Кытайда коронавирус таралуның ике очрагы да диңгез продуктлары сатучы базарлар белән бәйләнгән: беренчесе Уханьда һәм икенче пандемия июнь аенда Пекинда таралды.

Беренче SARS-CoV-2 штаммы узган ел ахырында Ухань диңгез продуктлары базарында табылган иде. Күпсанлы халыкара тикшеренүләр күрсәткәнчә, вирус Уханьнан читтә дә булгандыр, дип уйлыйлар.

Комментарии