Кышка әзерләнер чак

Кышка әзерләнер чак

Инде бәрәңге алынды, күп кенә яшелчәләр җыелды, хәзер авыл халкы мәш килеп кышка әзерләнә. Берсен-берсе уздырып, салкын кышта авыз итәргә салат ясый, яшелчәләр тозлый. Без дә интернет киңлекләреннән алынган һәм иң тәмле дип саналган рецептларны тупладык. Сезгә дә тәкъдим итәбез.

Җырчы Зөлфирә ШӘЙДУЛЛИНА-МИРЗАЯНОВАДАН «ЛЕЧО» рецепты

Кирәк була: 7-8 суган, 1 стакан үсемлек мае, 3,5 кг помидор, 1/3 стакан аш серкәсе, 4 аш кашыгы тоз, 2 стакан шикәр комы, 3 кг татлы борыч.

Эш барышы: суганны турап, үсемлек маенда 10 минут кыздырырга. Помидорны турарга һәм суган янына кушып, аш серкәсе, тоз, шикәр комы салып болгатырга һәм 15 минут кайнатырга. Баллы борыч салып, янә 15 минут утта тотарга. Соңыннан 4 тырнак сарымсак, петрушка, яшел укроп (бик вак итеп турарга) салып, тагын 3 минут кайнатырга. 

«Стерильләштерелгән банкаларга салырга. Бу ингредиентлардан ярты литрлы 12-13 банкада төрле төстәге матур салат килеп чыга. Яңа пешкән бәрәңге белән бигрәк тәмле булачак!» – дип язган Зөлфирә социаль челтәрдә.

Данир САБИРОВНЫҢ хатыны МИЛӘҮШӘДӘН ТӘМЛЕ КЕТЧУП рецепты

Кетчуп өчен: 1 кг суган, 4 кг помидор, 4-5 татлы борыч, 1-2 әче борыч, 0,5 кг алма, 1 сарымсак, 4-5 дәфнә яфрагы, 2 аш кашыгы тоз, 10 канәфер, 200-350 грамм шикәр комы, 1 стакан аш серкәсе, 6 түгәрәк кара борыч, 6 хуш исле борыч, 1 бал кашыгы дарчин (корица).

Эш барышы: Яшелчәләрнең барысын да бик вакламыйча турарга һәм болгатып 2 сәгать уртача утта пешерергә кирәк. Аннары иләк аша үткәрергә, әлеге массаны кайнатып чыгарырга һәм банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябарга. «Кетчупны балалар да ашаса, ачы борыч салмагыз», – дигән киңәш тә бирә Миләүшә Сабирова.

Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрының әдәби бүлек мөдире, язучы, шагыйрә, драматург Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВАДАН БОРЩ рецепты

Кирәк була: кыргычтан эре итеп уылган 1,5 кг чөгендер, нәкъ шундый ук 1 кг кишер, ярым боҗра итеп туралган 1 кг суган, иттарткычтан чыгарылган 2 кг помидор, озынча итеп туралган 1 кг татлы борыч, 50-100 г сарымсак, 2 бәйләм яшел укроп, 300 г үсемлек мае, 1,5-2 аш кашыгы тоз, 10-12 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы аш серкәсе.

Эш барышы: суганны майда кыздырабыз, бераздан кишер өстибез. Массага помидор һәм борыч салып, кайнатып чыгарабыз. Чөгендер кушабыз һәм 100-120 минут пешерәбез. Пешеп җитәрәк укроп, сарымсак салабыз. Сүндерер алдыннан аш серкәсе салып болгатабыз. Кайнар килеш банкаларга тутырабыз.

ЯШЕЛ ПОМИДОРДАН ТӘМЛЕ САЛАТ

Кирәк була: 1,5 кг яшел помидор, ике кишер, 5 тырнак сарымсак, яшел петрушка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 0,5 аш кашыгы борыч, әче борычның яртысы, 30 мл 9 процентлы аш серкәсе, 100 мл үсемлек мае.

Эш барышы: Помидорны түгәрәкләп кисәбез, кишерне угычта уабыз, сарымсакны ваклыйбыз, петрушканы турыйбыз. Яшелчәләрне бергә кушып, шикәр комы, тоз, борыч, аш серкәсе, үсемлек мае өстибез. Барысын да болгатып, 4 сәгатькә калдырабыз. Чиста банкаларга тутырабыз. Су салынган һәм төбенә тастымал җәелгән кәстрүлгә банкаларны урнаштырабыз һәм 15 минут стерильләштерәбез. Капкач белән каплап куябыз. 

Аш-су остасы Мәрьям МИҢНЕГУЛОВАДАН АЛМА КАГЫ рецепты

Эш барышы: Алманың кабыгын әрчеп, зур булмаган кисәкләргә турыйбыз да, кәстрүлгә аз гына су салып 15-20 минут томалап пешерәбез. Шушы массаны иләктән чыгарып, алманың баллылыгына карап шикәр комы өстибез. Табаны аз гына майлап шушы катнашманы кайнар килеш юка гына итеп җәябез. Кояшта тотканнан соң газ мичендә 15 минут киптереп алабыз.

Мәрьям апа ЧӨГЕНДЕР КАТЫГЫ рецепты белән дә бүлешә

Эш барышы: Иң элек сөт кайнатасы савытны майлап сөт салабыз. Сөт кайнап чыккач, савыт төбенә тәлинкә ташлыйсы. Бу кайнаганда сөт ташып чыкмасын өчен кирәк. Аннары сөтнең күләменә карап, чамалап кына шикәр комы саласы. Куе сөт булганда, чама белән 40 минут тирәсе кайнатасы. Сөт никадәр күп кайный, катыгыгыз шул кадәр тәмле һәм куерак булачак.

Аннары сөтне уттан алып, бармак пешмәслек дәрәҗәгә җиткәнче суытасы. Инде оеткы саласы гына кала. Оеткы ул – әзер катык. Аны берәр литр чамасы алдан ук алып калдырырга кирәк. Суынган сөткә салыр алдыннан оеткыга тагын бер стакан чамасы сөт кушып болгатасы. Инде барысы да әзер булгач, савытны төреп, җылырак урынга куясы. Катык оеган арада, кызыл чөгендерне пешереп, аны вак итеп турап яки угычтан уып әзерләп куярга була. Оеган катыкка чөгендер кушып, яхшылап болгатасы гына кала.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА туплады

Комментарии