Тырнак уңайсызлык тудырмасын

Тырнак уңайсызлык тудырмасын

Аллаһы Тәгалә һәр нәрсәне үз урынында яралткан. Тиешле урыныннан тайпылса, бөтен әйбер дә файдага түгел, зыянга эшли башлый. Кеше организмын гына алыйк. Кечкенә генә тырнак күп чирдән саклый торган калкан ролен үтәргә дә, бик күп уңайсызлыклар китереп чыгарырга да мөмкин.

Тырнакның, формасын үзгәртеп, тире эченә кереп үсүе карап торышка да матур түгел, өстәвенә, сәламәтлеккә дә зарарлы. Аның нәтиҗәсендә бармак кызара, шешә, йөргәндә дә авырлыклар китереп чыгара. Үлекле ялкынсыну бармакның йомшак тукымаларына, хәтта сөяккә дә таралырга мөмкин. Гангрена, флегмона сәбәпле бармакны кисү – юктан гына килеп чыккан нәрсәләр түгел бит инде. Шикәр диабетыннан интегүчеләр өчен тирегә кереп үскән тырнак аеруча куркыныч, чөнки ул тере организмдагы тукыманың үлүенә (некрозга) китерә.

Тырнакның тирегә кереп үсүенең өч стадиясе бар.

1. Аяк бармаклары авырта башлый, кызара, шешенә.

2. Гадәти авыртуга инфекция кушыла. Ярадан үлек бүленеп чыга башлый.

3. Җәрәхәтле тырнак янында яңа тоташтыручы тукыма (грануляцион) үсә башлый. Бу очракта ялкынсынуны туктату бик кыен, ул сөяк тукымасына ук күчәргә мөмкин. Тырнак калыная, куба башлый.

Күпләр тирегә кереп үскән тырнакны өй шартларында гына дәваламакчы була: почмакларын кисә, Вишневский мазе сылап куя. Тик бу рәвешле җәрәхәтне тагын да катлауландырырга мөмкин. Шуңа күрә кичекмәстән табибика күренергә кирәк.

«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә тирегә кереп үскән тырнакны лазер ярдәмендә дәвалыйлар. Операция 5-10 минут кына дәвам итә, бер куркынычы да юк. Операциядән соң тырнак астына инфекция керү куркынычы да калмый. Чир бик азынмаган булса, тырнакны тулысынча алырга да кирәкми, зарарланган җирен генә дәвалыйлар.

Изображение удалено.

Тулырак мәгълүмат алу өчен, клиниканың телефон номеры: (843) 2-101-106. Адресы: Казан шәһәре, Лушников урамы, 10нчы йорт. kazan-clinic.ru сайтында табибка тәүлек дәвамында язылырга була.

Сөмбел СӘЙФИ әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии