Үпкә чиреннән котылыйм дисәң…

Үпкә чиреннән котылыйм дисәң…

Бронх һәм үпкә тормыш өчен иң кирәкле әгъзалар исемлегенә керә. Тик бар кеше дә бронх-үпкә системасы авыруларының үлемгә китереп җиткерә торган сәбәп икәнлеген белеп бетерми. Ул гына да түгел, 2020нче елга сулыш органнары авырулары, бигрәк тә хроник үпкә чире, үпкә рагы һәм туберкулездан вафат булучылар саны кискен артачак, дип фаразланыла. 2020нче елда 68 млн үлемнең 11,9 млн очрагы сулыш органнары зарарлануы сәбәпле килеп чыгачак (4,7 млн – хроник үпкә чире, 2,5 млн – үпкә ялкынсынуы (пневмония), 2,4 млн – туберкулез һәм 2,3 млн – үпкә рагы). Гомумән, таралу һәм көрәшү өчен тотылган чыгымнар ягыннан сулыш юллары белән бәйле чирләр, йөрәк-кан тамыры авыруларыннан гына калышып, икенче урынга күтәреләчәк. Кайбер илләрдә, әйтик, Бөекбританиядә, үпкә чирләре бүген үк төп авыру-үтерүче исемен йөртә инде.

Хроник үпкә чире һәм рак барлыкка килүнең сәбәбе, гадәттә, тәмәке тарту белән бәйле була. Тик бар очракта да тәмәке генә гаепле түгел, генетика, туклану, әйләнә-тирә мохит, хәерчелек кебек башка факторларны да санарга мөмкин. Өстәвенә, сулыш юллары төрле инфекция чыганакларына да җиңел бирешә. Соңгы елларда гына барлыкка килгән көчле респиратор синдромы (ТОРС) да шуны дәлилли. Шуңа күрә һәр үпкә чирен, аның барлыкка килү сәбәбен ачыклап, дөрес дәваларга кирәк.

Үпкә ялкынсынуын бактерияләр, вируслар, гөмбәчекләр һәм башка микроорганизмнар китереп чыгара. Шулар йогынтысында үпкә тукымасы ялкынсына һәм альвеоль капчыклар сыекча белән тула. Күп очракта кешеләр, салкын тиде яки грипп эләктердем, дип, табибка мөрәҗәгать итә һәм үпкә ялкынсынуы әлеге авырулар артында качып кала. Вакытында тиешенчә дәвалана башламау исә башка әгъзаларга зыян килүгә яисә, гомумән, үлемгә үк китерергә мөмкин.

Хроник үпкә авыруы (бронхит һәм эмфизема) астма яки үпкә рагы кебек үк билгеле булырга тиеш, чөнки бу – иң киң таралган үпкә чирләренең берсе. Авыру барлыкка килү 90 процент очракта тәмәке тарту белән бәйле. Пассив тарту шулай ук респиратор билгеләре китереп чыгара, мәктәп яшендәге балаларда үпкәнең эшчәнлеген киметә. Соңрак бу хроник үпкә чире китереп чыгарырга мөмкин. Әлеге чирдән котылуның билгеле бер ысулы юк, һәр авыру өчен индивидуаль дәвалану курсы кирәк. Терапия сулыш юллары зарарлануын һәм чир билгеләрен киметүгә юнәлдерелә. Еш кына беренчел дәвалану чарасы буларак, ялкынсынуга каршы һәм бронхларны киңәйтә торган ингаляция препаратлары файдаланыла.

Үпкә рагы ракның калган төрләренә караганда күбрәк үлемгә китереп җиткерә. Рактан вафат булу очракларының 20%ы үпкә рагына туры килә дә инде (28 % – ирләр һәм 10 % – хатын-кызлар). Бронхиаль астма – бронхларның ялкынсынуы һәм тараюы белән бәйле киң таралган хроник чир. Әлеге авыруны дәвалау өчен шулай ук индивидуаль курс булдырырга кирәк, аңа бронхларны киңәйтә торган һәм ялкынсынуга каршы препаратлар куллануны да кертергә киңәш ителә.

Изображение удалено.

Беренчел диагностиканы һәм әлеге чирләр белән дөрес итеп көрәшүне зур тәҗрибәсе булган белгечләргә ышанып тапшыру зарур. Бүген күпчелек сырхауханәләрдә пульмонолог, аллерголог-иммунолог кебек табиблар юк, авырулар кемгә мөрәҗәгать итәргә белми. «Казанская клиника» диагностика-дәвалану үзәгендә тулы тикшеренү узарга, төрле бронх-үпкә чирләреннән дәвалану өчен пульмонологка язылырга мөмкин. Бу үзәктә пульмонолог, КДМАның фтизиатрия һәм пульмонология кафедрасы мөдире, Русиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, профессор Равил Шамил улы Вәлиев кабул итә.

(Реклама хокукында)

Үпкә чиреннән котылыйм дисәң..., 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии