Чәчүлек орлыгың әзерме?

Чәчүлек орлыгың әзерме?

Бакчачы дусларым, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрдән арынып, бераз хәл җыярга өлгердегезме инде? Җиде кат тир түгеп, үзебез үстергән хәләл нигъмәтләр белән сыйланып ятуы начар түгел, әлбәттә. Тик орлык сайларга вакыт җитүен онытып җибәрмәдегезме соң? Борынгы бабайлар: «Ни чәчсәң, шуны урырсың», – дип бик дөрес әйткән. Сыйфатлы орлык – мул уңышның нигезе бит ул. Ай календаре буенча, 2016нчы елгы чәчү чоры безнең төбәктә февральнең унөчендә башлана. Бары тик пепиноны гына декабрьдә чәчеп калдырабыз. Үсеш-өлгереш чоры озынга сузылган, соң өлгерешле помидорлар, борыч белән баклажан, хуш исле укроп (фенхель), сельдерей, порей суганы, санберри, авыр тишелешле чәчәк орлыкларын нәкъ менә февральнең икенче ункөнлеге башында тартмаларга чәчү отышлы. Мартның егермеләрендә эшкә керешсәк тә өлгерербез, дияргә ашыкмагыз. Дөрес, иртә өлгерешле томатларны быел 21-23нче мартта чәчәрбез. Әмма һәр культураның үз агротехник таләбен төгәл үтәмәсәк, мул уңышка исәп тотып булмый.

ВАКЫТ ҖИТТЕ ИНДЕ

«Кая шулчаклы ашыктырасың?» – дип тә әйтергә ашыкмагыз. Бакчачылык үзәкләренә, зур кибетләргә, күмәртәләп сату нокталарына хәзердән үк барып, киштәләр янында этешмичә-төртешмичә, кассаларда чират тормыйча, җаның теләгән орлыкларны иркенләп сайлауга ни җитә? Кризис чорында болай да кысып тоткан акчаны беркадәр янга калдыру үзе ни тора! Беренчедән, Яңа ел ташламаларыннан файдаланып калырга була, «Сам хозяин» гәҗитенә язылучыларга (үз кибетендә) товар бәяләре 15 процентка чаклы киметелә. Сәүдә нокталарында пенсионерларга ташламалар булгалап куя. Орлыкларны күмәртәләп сату ноктасында бәяләр бермә-бер арзан, сайлау мөмкинлеге зур, ашыктырып җанга тимиләр. Пакетларны берәмләп түгел, бишәрләп-унарлап бирәләр, дип борчыласы юк: тирә-күрше, туган-тумача, дус-иш белән бүлешергә була ич. Орлыкларны вак киосклардан, кыш көне урам чатларында, ачык базарларда сатып торучылардан алмаска киңәш итәр идем, чөнки төнлә җылыда, көндез каты суыкта озаклап тотылган орлыкларның сыйфаты начарлана. Алар тишелмәскә, шытым бирсә дә, үсентеләрнең чирләшкә булуы мөмкин. Өр-яңа сортларны, гибридларны үстереп карарга теләгегез булса, аларны Русиянең яисә Голландия, Германия кебек чит илләрнең орлык үстереп сатуга махсуслашкан фирмаларына (сәүдә вәкиллекләре безнең илдә!) заказ юллап, почта аша кайтартырга була. Шәһәрләрдә яшәүчеләргә «Интернет-кибет» системасы хезмәтеннән файдалану җайлы, товарны өеңә үк китереп бирәләр. Минемчә, орлыкларның җылы якта үскәннәренә караганда, үзебезнең климатта өлгергәннәренә өстенлек бирү отышлырак. Мәскәү янында бик әйбәт орлыкчылык фирмасы бар, Санкт-Петербург тирәсендәгесе, «төньяк селекция» үзәге булып саналса да, аларның яшелчә орлыклары безнең тотрыксыз шартларга ярыйсы әйбәт җайлаша, үсентеләр кырауларга, салкын җилләргә артык бирешми. Орлыкны сатып алдың да ай календаренда күрсәтелгән көндә чәчтең дигән сүз түгел бит әле. Вакытны юкка сарыф итмәү һәм булачак уңыш күләмен киметмәү өчен, орлыкларны утыртканчы чыныктыру, айва, камырлык кебек каты төшлеләренең кабыгын махсус тырнау-ергычлау, эремәләргә салып йомшарту сорала. Язын утыртыласы виноград чыбыкчаларын тамырландыру өчен, сабакларның аскы өлешендәге юка кайрысын ергычлап, төп ягын алты атна дәвамында җылы, дымлы пычкы чүбендә, ә очын бүлмә температурасында тоту зарури. Үзең әзерләгән яки срогы чыгар алдыннан сатып алынган орлыкларны алдан тишелдереп карамыйча булмый. Сынау өчен чәчкән орлыкның яртысы шытым бирсә, аны чәчәргә ярый, тик чәчүлек материал икеләтә күп кирәк булачак. Кыяр, томат, борыч, баклажан орлыкларын, шулай ук чәчәкләрнекен дә, аларны җитештергән махсуслашкан фирмаларда төрле эремәләрдә зарарсызландырып, ашламалы катламга катырылганын, кишер орлыгының кәгазь тасмага тезеп ябыштырылганын чәчү җайлы һәм ышанычлы. Тишелдерү өчен суны күбрәк сибәргә кирәк.

АЛДАНМАГЫЗ!

Яңа сезон башланыр алдыннан, кибет хуҗалары үз товарларына ревизия ясап, орлыкларның куллану вакыты чыгу алдында торганнарын – ярты бәясенә, ә срогы чыкканнарын юк бәягә сата. Арзанлыгына кызыгып, төп башында утырып калмас өчен, түбәндәге мәгълүматны белеп тору файдалы булыр. Әгәр үзегез җитештергән һәм сатып алынган яшелчә орлыкларының кайсы ничә ел дәвамында тишелеш бирү сәләтен югалтмавын төгәл белсәгез, оттырмассыз, дип уйлыйм. Әйтик, суган, кәбестә, тамыразык орлыклары ничаклы яңарак булса (иң әйбәте – узган җәйнеке), тишелеше шулчаклы шәбрәк, үсентеләре көчлерәк, уңышы сыйфатлырак һәм мулрак булачак. Петрушка, суган, пастернак, кукуруз орлыкларын ике елдан озаграк саклаудан мәгънә юк. Кишер, кәбестә, редис, чөгендер, сельдерей, салат, борыч, шалкан орлыкларын биш елга чаклы кулланып була. Гәрчич, кыяр, томат, кабак, патиссон, цуккени, кабакчык орлыклары үзләренең тишелеш халәтен алты-җиде елгача, хәтта аннан да озаграк югалтмый. Шуның өстенә, кыяр белән кабакларның «карт»рак орлыкларында «ана» чәчәкләр күбрәк, димәк, уңыш та зуррак була. Әлеге уңайдан иң озын гомерлеләр – фасоль, ногыт борчагы кебек кузаклы культуралар, 10-12 еллыгы да тишелеп чыга, күпмедер уңыш бирә ала.

Кибет киштәләренә, каталогларга күз салсаң, орлыкларның күплегенә, төрлелегенә хәйран калырлык! Орлыклар сайлаганда, барыннан да бигрәк, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк соң? Беренче чиратта, бездәге тотрыксыз табигый шартларга яраклыларын. Безнең төбәктә язгы кыраулар 10нчы июньнән соң гына төшми, август ахырында төннәр суына, фитофтороз кебек чирләр һөҗүм итә, сентябрьдә кыраулар күзәтелә. Шуларны исәпкә алган хәлдә, минемчә, сортларның иртә һәм уртача өлгерешлесенә өстенлек бирергә кирәк, соң өлгерешле томатлар, баклажан, борычлар, кавын, карбызлар безнең шартлар өчен отышлы түгел. Томатларның буе 2-2,5 метрга җитә торганнарын теплицада үстерү кулай, помидорлары эре, уңышы мулдан, әмма ян сабакчыклары бик күп була, аларны даими сындырып торырга туры килә. Аларның орлык кабынаиндетерменантлар дип язылган була. Ә детерменантлар кыска буйлы, азрак тармаклы, сабакчыкларын сындырасы юк, ачык грунтта да үсә, суыкларга чыдамрак, җимешләре чуклы һәм ваграк була. Болар гадәттә иртә өлгерешле төньяк селекциясе яшелчәләре. Аларның уңышы азрак, әмма, садә ризык буларак, өстәлебезне иң беренче баетуы ягыннан кадерле. Безне беркайчан да уңышсыз калдырмаучы томатлар: «Бычье сердце», «Де Барао» (кызылы да, карасы да), «Золотая пуля», «Санька», «Крупный красный», «Хурма», «Воловье сердце», «Крупный розовый», «Дамские пальчики» сортлары күбебезгә таныш. Яңараклардан «Розовый мед», «Королевская мантия», «Мажор F1», «Кардинал», «Богатырь», «Батяня» узган җәйдә бик әйбәт уңыш бирде. Баклажанның «Алмаз» (иртә өлгерешле), «Вера», «Бибо» (ак төстәге, йомшак), «Черный опал», «Пятачок», «Синенький», ә татлы борычның «Екатерина», «Арарат», «Викинг», «Калифорнейское чудо», «Красное чудо» сортларын һәм гибридларын яратып үстерәм. Тамыр сельдерейның «Силач», кыярның «Маша», «Герман», «Хасбулат», «Муравейник», «Кураж» сортлары һәм гибридлары мул уңышлы. Сүз уңаеннан, «Сортлар чәчәргәме әллә гибридлармы?» дигән сорауга җавап бирик. Гадәттә, сортларының яшелчәсе тәмлерәк, ә гибридлар, әлеге җәһәттән бераз калышса да, үсемлекләре суыкка, чирләргә, корткычларга каршы тору ягыннан чыдамлырак, уңышлары бермә-бер югары. Сорттан киләсе ел өчен үзең орлык әзерләп булса, гибридныкын җыеп алып, кабаттан чәчүдән мәгънә юк. Әгәр дә яшелчәләрегезне җәен ачык һавада үстерсәгез, орлык сайлаганда игътибарны безнең климатка яраклаштырылганнарына бирү әйбәтрәк. Әмма заманча, поликарбонат ябылган теплицаларда кадерләп үстергәндә, «чебен тимәс чер итәр иркә затлар» – «көньяк селекция» үсемлекләре дә сынатмый.

Шәхсән үзем, кибеткә юнәлгәнче, яздан калган запасларымны бер кат күздән кичереп, булганнарының исемлеген бакча көндәлегемә язып куям. «Моя прекрасная дача», «Сам хозяин», «Удачная жизнь» вакытлы басмаларыннан, Октябрина һәм Александр Ганичкиннарның «Все о саде и огороде», «Сад и огород в вопросах и ответах», «Энциклопедия садовода и огородника», Фарсель Зыятдиновның «Ямь һәм тәм – безнең бакча», «Ямь һәм тәм – яшелчә бакчасы», Франс Хәлиловның «Бакчачы – синең өчен» кебек китапларын, төрле гәҗит-журналлардагы бу темага язылган мәкаләләрне күздән кичереп, интернеттан видеодәресләр карап, дискуссия форумнарында казынып, төрле файдалы материаллар укып, мәгълүмат яңартам. Узган еллардагы хаталарымны кабатламау, бакчабызда кайсы сортларның күпме уңыш биргәнлеген алдан ук белеп тору өчен, берничә ел дәвамында алып барылган «Бакча көндәлегем»не актарам. Шуннан соң, су буедай озын исемлек төзеп, махсуслашкан кибетнең иң зурысына юл тотабыз. Гадәттә, һәр елда берничә яңа сорт, гибрид, яисә безнең якта киң таралмаган экзотик культураны үстереп сынап карыйм һәм кулланылышка кертеп җибәрәм. Таныш-белешләрем, бакча күршеләрем, туган-тумача, миннән күрмәкче, бүгенге көндә санберри, топинамбур, сельдерей, физалис, порей суганы, фенхель һ.б. үстерә башлады. Үземдәге орлык һәм үсенте, чыбыкчаларны алар белән бик теләп бүлештем. Һәр эшне күңел биреп башкарсаң, авырлыгын тоймыйсың. Күзгә күренер-күренмәс вак кына орлыктан шытым алып, нәзберек үсентене сабый бала баккан кебек өф-өф итеп карап-тәрбияләп үстерә торгач, нәтиҗәдә тәмле-татлы җиләк-җимешләр, сәламәтлеккә файдалы бер дигән яшелчәләр муллык булып өстәлгә куела. Дуслар, туганнар белән табын янында чөкердәшеп сыйланып утырганда, узган җәйдә чүп утаганда, су сипкәндә авырткан арка-билләрең дә, затлы һәм кыйммәтле орлык, ашлама, корткычлардан саклау чаралары сатып алуга тотылган чыгымнарың да онтыла, күңелне бары тик сөенеч һәм горурлык хисләре генә биләп ала.

Мул уңышның нигезе, иң беренче чиратта, сыйфатлы орлыкка бәйле икәнлеген онытмыйча, тиз арада сәүдә нокталарына юл тотыйк, дускайларым.

Хәмидә ГАРИПОВА.

Казан шәһәре.

Комментарии