Рейно синдромы салкынны яратмый

Рейно синдромы салкынны яратмый

Кыш, кар, салкын. Кем өчендер гадәти булган бу сүзләр кайберәүләрне борчуга сала. Кыш аларга кул һәм аяклар катып калу, авырту, шешү, бармакларның төсе үзгәрү кебек билгеләр белән таныш. Бу кешеләр – Рейно синдромыннан интегүчеләр.

Рейно синдромы ул – салкыннан яки эмоциональ стресс аркасында дигиталь артерияләрнең, артериолаларның һәм турыдан-туры тоташкан артерия белән кан тамырларының тараюы (спазм), шул рәвешле аяк һәм кул бармакларында вакытлыча ишемия билгеләре барлыкка килү. Бу бик киң таралган синдром. Әле аның беренчел һәм икенчел төрләрен аерып карыйлар. Рейно синдромы ешрак хатын-кызларда очрый. Беренчел төре – 14-40 яшьлекләрдә (40 яшьтән соң сирәгрәк), ә икенчел төре 30 яшьтән узганнарда күзәтелә.

Рейно синдромының клиник билгеләре:

– кул бармаклары төсен үзгәртә;

– үзгәреш бер бармактан башлана һәм тора-бара башка бармакларга да күчә, ике кулныкы да бер төрле үзгәрә;

– күпчелек очракта баш бармак үзгәрешсез кала, калганнары үзгәрә;

– тәннең башка өлешләре дә төсен үзгәртергә мөмкин: колак эче, борын очы, бит, тез өсте;

– Рейно синдромы көчәйгәндә, кул һәм аяклар кара янган төскә керергә мөмкин. Ул эз тоташ түгел, челтәрсыман була. Спазм беткәннән соң, ул эзләр дә бетә;

– сирәгрәк булса да тел дә зыян күрә: ойый, шул рәвешле сөйләм бозыла, аңлашылмый башлый.

Өянәк, гадәттә, 15-20 минут дәвам итә. Аннан соң кан йөреше рәтләнә, тән тиресе алсу төскә керә. Мондый өянәкләр төрле ешлык белән кабатланырга мөмкин.

Рейно синдромы белән авыручыларга туңмаска, тәмәке тартмаска, химик препаратлар кулланудан һәм башка чаралардан ераграк торырга киңәш ителә. Стресстан, һава температурасының кисәк алышынуыннан качарга тырышырга кирәк. Тәннең, бигрәк тә аяк-кулларның җылысын саклагыз, җылы киенеп йөрегез: җылылыкны саклый торган махсус эчке кием (термобелье), башлык, перчатка урынына бияләй киеп йөрегез.

Рейно синдромына бармак аша гына карарга ярамый. Аның фонында тоташтыручы тукымада башка чирләр дә барлыкка килүе ихтимал. Шуңа күрә вакытында табибка күренергә кирәк.

Изображение удалено.«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә тәҗрибәле ревматолог Гөлназ Фәрит кызы Мингалиева кабул итә.Белешмәләр өчен телефоны: (843) 2-101-106.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Реклама хокукында

Комментарии