25 граммлы биз генә димәгез…

25 граммлы биз генә димәгез…

Калкансыман биз чирләре иң киң таралганнар рәтендә – эндокрин системасы авырулары арасында, шикәр диабетыннан гына калышып, икенче урынны алып торалар. Төрле мәгълүматлар буенча, Русиянең кайбер төбәкләрендә яшәүчеләрнең 95 процентында калкансыман биз авырулары бар. Мондый чирләрнең артуында кемдер начар экологияне гаепли, кемдер дөрес тукланмауга, даими рәвештә стресс кичерүгә сылтый. Сәбәбен төгәл генә әйтеп тә булмый, ләкин калкансыман биз авыруыннан зарланучы кешеләрнең артуы – факт.

Калкансыман биз белән бәйле чир үзен көтмәгәндә белгертә. Әйтик, үзеңне яхшы хис итеп йөрисең, сәламәтлегең дә борчымый һәм көннәрдән бер көнне диспансеризация үтү өчен генә поликлиникага барасың һәм бизеңдә төен барлыгы ачыклана. Вакытында дәваламасаң, ул төеннең кистага, хәтта онкологик шешкә әйләнүе дә ихтимал.

– Организмның гомуми халәтенә игътибарлы булырга кирәк. Хәлсезлек, даими рәвештә йокы килү, чәч коелу, тырнаклар сыну, эч кату, гәүдә авырлыгы арту кебек билгеләр калкансыман бизнең эшчәнлеге начараю турында сөйли. Ә бу исә ашкайнату тракты, йөрәк һәм кан тамырлары системасы эшчәнлегенә дә зыян сала, хатын-кызның балага узу ихтималлыгын киметә, – дип аңлата «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге эндокринологы Зифа Минһаҗева. Якынча 25 грамм авырлыктагы калкансыман биз организмның күпме системасына йогынты ясый!

Тамакка төер тыгылган сыман булса, ризык йотканда авырлык туса, муен авыртса яки шешсә, кичекмәстән эндокринологка күренергә кирәк. Болар, гадәттә, калкансыман биздә төен барлыкка килүне күрсәтә дә инде.

Бу төен зыянсыз да булырга мөмкин. Ләкин аның яман шеш түгелме икәнлеген ачыклау өчен, эндокринологка күренергә кирәк. Беренче тапкыр күренгәндә табиб бизне һәм муендагы лимфа төеннәрен тотып карый. Шундый гадәти генә тикшерү вакытында да калкансыман бизнең күләме үзгәргәнме-юкмы икәнлеген әйтергә була. Төеннең диаметры 1,5 сантиметрдан артып китсә, пункцион биопсия уздыралар. Тикшерү барышында төеннең зыянсыз икәнлеге ачыкланса, табиб дарулар билгели. Ә инде яман шеш рәвешен алган булса, операция ясыйлар, гормональ терапия билгелиләр. Аннан соң кеше гадәти тормышка кайта. Шуңа күрә вакытында табибка күренергә генә кирәк.

Изображение удалено.Эндокринолог Зифа Минһаҗева «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә кабул итә. Белешмәләр өчен телефон: (843) 2-101-106.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Реклама хокукында

Комментарии