«Шелтә» кәнфит түгел

Октябрь аеның шундый матур җылы көне. «Чүриле» станциясендә электричкадан төшеп, бакчага бара торган сукмакка борылгач та, көзнең бөтен матурлыгы күз алдында пәйда була. Еракта Казансу елгасы буенда үсеп утырган агачлар төрле төскә буялганнар, елганың аръягындагы таулар да төрле төстәге бизәкләргә күмелгән. Барам шулай берүзем сукаланган кыр буйлап як-ягыма каранып, сызгыргалап та алам, җырлап та җибәрәм. Атна уртасы булгангадыр инде, бакчага баручылар юк. Шунда тау башына менеп җиткәч, кесә телефоным шалтырады. Хатын: «Телефоның тота икән әле, шалтыратуымның сәбәбе шул: «Безнең гәҗит» килде, сиңа каты «шелтә» биргәннәр теге «Хәерче» котлетың өчен», – ди. Ни кызганыч, шул чак элемтә өзелде. Күпме генә тырышсам да, элемтәгә керә алмадым. Бу вакытта инде мин тау астына төшеп җиткән идем. Безнең телефоннар тау астында, уйсу җирдә, бакчабызда тотмый. Кире борылып, тау башына менеп тормадым, тизрәк бакчага барып җитеп эшлисе дә бар бит әле. Үзем бакчада эшлим, ә башта һаман да төрле уйлар. Шелтә бирерлек нинди ярамаган сүзләр яздым икән. «Хәерче» сүзе инде, мин әйтәм, алай ук ярамаган сүз түгел. Аны телевизорның һәрбер каналыннан көн саен диярлек Русия халкының күбесе «за чертой прожиточного минимума живут» дип әйтеп торалар. Татарчасы шул «хәерчелек»тә яшиләр дигән сүз түгелме соң инде дип тә уйлыйм.

Өйгә кайтып керсәм, хатын елмаеп каршы алды. Тәмле исләр таралган, башка нәрсә сорау юк, «Кая бир әле «Безнең гәҗит»не, нинди «шелтә» ул?» – дим. «Бер дә борчылма, анда яманлап түгел, бик кызык итеп кенә язганнар. Фәниядән язып алган «Хәерче» котлетының рецептын бакчадан алып кайт, дип кенә әйтмәкче идем, элемтә өзелде», – ди. Язманы укыгач («Безнең гәҗит», № 42, 21нче октябрь, 2015) табын янына утырыштык. Анда хуш исләрен чыгарып торган аш-су янында үзебезнең бакчабызда үскән яшелчәләрне пешереп ясаган бик тә файдалы винегреты да бар. Газета укучыларыбыз аны ничек әзерләргә кирәк икәнен беләләрдер дә, ләкин тагын бер тапкыр «шелтә» алмас өчен, үзем белгәннәр белән бүлешми булмас. Моның өчен гадәти зурлыктагы ике бәрәңге, шулай ук ике кишер, бер чөгендер (кечерәк булса ике), зур булмаган өч тозлы кыяр (кыярның суын саркытып салсаң, яхшырак була), уртача башлы суган, яшел борчак (борчакны винегретның күләменә карап салабыз), тозлаган кәбестә булса, ике-өч аш кашыгы кушарга була (аның да суын саркытырга кирәк), үсемлек мае, әз генә тоз кирәк. Винегретны әзерләү өчен әйтелгән яшелчәләрне һәрбер кеше үзенә нинди күләмдә кирәк, шул дәрәҗәдә арттырып та пешерә ала.

Хәзер бакча күршебез Фәния язып биргән «Хәерче» котлеты рецептын да укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәм.

1. Җиде кисәк чөгендер яфрагы (кызыл чөгендер).

2.Уртача зурлыктагы кишер (вак угычтан уыла).

3. Ике йомырка.

4. Вак итеп туралган укроп (укропны күп салырга кирәкми, тәме үзгәрә).

5. Ике зур булмаган башлы суган (боҗралап турала).

6. Ике аш кашыгы он.

7. Әз генә тоз, борыч.

8. Барысы да яхшылап болгатыла һәм газ плитәсе өстендә 20 минут таба өстен каплап пешерергә.

«Безнең гәҗит» белән бергә бердәм булып, файдалы ризыклар гына ашап, сау-сәламәт гомер итәргә язсын.

Вакыйф КЫЯМОВ.

Казан шәһәре.

P.S. Вакыйф абыйны шулай бимазалаганым өчен гафу үтенәм. Минем шулай «шуткам» «квадартный». Бу рецепт, кызганыч, соңга калды. Киләсе елга пешерәм. Әйе, пешерәм. Мин Казанда пешермим, ә менә авылга кайткач, әниемнең дәү миченә ягып, ниләр генә әзерләмим. Дөрес, бәлешләргә җитәргә миңа ераграк… Тик бер кайтканда, якыннарымны, кайчан да бер булса, шаккаттырырмын әле. Камырын изәргә өйрәнсәм, билгеле…

Вакыйф абыйның кәтлите сәламәт ризык булганга мине кызыктырды. Әйдәгез, хөрмәтле укучыларыбыз, бергәләп сәламәт табын әзерлик әле. Иң сәламәт ризык өчен бүләген дә жәлләмәбез. Тик бу юлы иң сәламәт табын иясен, ягъни сәламәт ризык авторын бергәләп эзлибез. Пешереп яисә әзерләп карап бәялибез дә аңа тавыш бирәбез. Ә тавышлар хат яисә интернет-хат аша гына кабул ителә.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии