Ни өчен урологка күренергә кирәк?

Ни өчен урологка күренергә кирәк?

Һәр кешегә (бигрәк тә ир-атларга) елына бер тапкыр булса да урологка күренүне гадәткә кертергә кирәк. Ә яше 45тән узганнар, табибка барыйммы-юкмы икән, дип икеләнүне бөтенләй онытырга тиеш – онкологик чирләрне кисәтү өчен организмны вакытында тикшертү мәслихәт.

Кайбер чирләр үзен сиздерми, яшерен рәвештә генә организмны эчтән ашый бирә. Менә шундый авыруларны алдан күрү һәм кисәтү өчен урологка барырга кирәк тә инде.

Урология чирләренең беренчел билгеләре нинди соң? Бәвел бүленеп чыгуның кыенлашуы һәм ешаюы; сидек куыгының тулысынча бушанып бетмәве; билдә, эчнең аскы өлешендә һәм җенес органында авырту, кызышу; сидек бүлеп чыгару каналыннан лайлалы, үлекле һәм канлы катнашма бүленеп чыгу; мәни суының (сперма) һәм бәвелнең төсе һәм исе үзгәрү; хәлсезлек; тән температурасы күтәрелү; аппетит начараю; эрекция белән проблема; җенси активлыкның кимүе һ.б.

Организмны тикшертү зарурлыгы алдында калган кеше тагын бер мәсьәләне хәл итәргә тиеш: яхшы медицина үзәген һәм квалификацияле белгечне кайдан табарга, сыйфатлымы-юкмы икәнен ничек аерырга? Шунысына игътибар итегез: авыруга ярдәм итү теләгеннән тыш урологның кул астында махсус техник җиһазларның да булуы кирәк. Гади күз карашы һәм кул белән капшап карап кына бөтен җитешсезлекләрне дә ачыклап булмый. Бик тирәндә яшеренеп яткан чирне дә күрү өчен табиб заманча диагностика җайланмаларыннан файдалана.

Изображение удалено.

«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге бу таләпләрнең барысына да җавап бирә. Үзәктә табиб уролог Мәүлет Заһир улы Тимергәрәев кабул итә. Ул заманча аппаратлар белән коралланып эшли, шунлыктан куйган диагнозының төгәллеге шик тудырмый. Тулырак белешмә өчен клиниканың телефоны: (843) 210-11-06.

Сөмбел СӘЙФИ әзерләде.

Реклама хокукында.

Комментарии