«Кибеттән сыр алганым юк»

«Кибеттән сыр алганым юк»

Аның кулы астында өч әйбер булса, тиздән көт тә тор: тәмле йорт сыры да әзер булачак. Түземлек һәм үз шөгылен ярату сыйфаты турында да әйтеп китсәк, Казанда яшәүче Диләрә Салиховадан да тәмлерәк сыр ясаучы табылмас. Ул ясаган сырларны татып караучылар әнә шулай ди.

Диләрә – сөекле хатын һәм назлы ана гына түгел, төннәрен аш-су бүлмәсендә үткәрүче хуҗабикә дә. Үзе миграция мәсьәләләре идарәсендә эшли һәм шуңа да шөгыленә тәүлекнең төнге вакытын сарыф итә. Киләчәккә башка планнары бар, әмма барысы да чиратка салынган.

– Сыр кайнату авыр түгел. Теләк һәм сабырлык кына кирәк. Кечкенә генә бер кисәк сыр әзерләү өчен дә биш сәгать вакыт сарыф ителә. Кул астыңда кәстрүл, сөт һәм оеткы булса, шуңа бераз сабырлык та өстәсәң, сыр әзер була, – ди көлеп Диләрә.

Героем – өч бала әнисе. Декрет ялында кул кушырып утырганчы дип, зефир ясарга өйрәнгән ул. Гади бер мастер-класска барып, бу баллы ризыкны ясауның бөтен серләренә төшенеп кайткан. Бераз соңрак сыр белән дә дуслашып киткән. 2016нчы елдан бүгенгәчә Салиховлар гаиләсе фәкать йорт сыры гына ашый.

– Кибеттән сыр сатып алганым юк. Балаларым да, ирем дә яратып ашыйбыз. Кибеттә тәмле һәм натураль сырны табу кыен, ә үзең ясаганның составында нәрсә икәнен беләсең. Башта ясарга өйрәндем, дус-туганнарга, күршеләргә күчтәнәчкә өләштем. Аннары заказлар килә башлады. Ә алар җитәрлек, Аллаһка шөкер, – ди сыр остасы.

Сыр кайнатуның төп үзенчәлеге булып үз шөгылеңне ярату тора. Җир йөзендә сырның 2000нән артык төре бар, шуларның 12сен Диләрә дә үзләштергән, әмма бу санда гына тукталып каласы килми аның. Сырлар төрле булса да, аларны кайнатканда истә тотарга кирәкле әйбер берәү генә. Ул да булса – җаваплылык. Әйтик, нәрсәдер килеп чыкмаса, сөтне яңадан кайнатып булмый. Аны ташларга, мөмкин булса, эремчек әзерләргә кирәк булачак.

Сыр ясаганда кирәкле төп продукт – сөт, ә ул – тере. Рецептка карап кына эш итеп булмый, чөнки сөтнең үзен ничек «тотачагы» билгеле түгел. Әйтик, Диләрәгә бер тапкыр 15 литр сөтне сөт заводына илтеп тапшырырга туры килгән.

– Сөтнең куелыгы өч проценттан да ким булмаса яхшы. Хәзер миңа аны Балык Бистәсе районыннан алып киләләр. Үзем Теләче ягыннан һәм бер юлы сөтне авылдан алып килгән идем. Үч иткәндәй, күп итеп, 15 литр итеп алдым. Кайнатырга салдым, оеткы куштым. Берничә минуттан соң моннан яхшы сыр килеп чыкмаячагын аңладым. Авыл халкы куелыгын каян белсен инде. Ярый әле ирем сөт заводында эшли, аннан эремчек ясадылар, әрәм булмады, – дип дәвам итте Диләрә.

Сыр әзерләүнең барлык процесслары бер-бер артлы бара һәм останың шәхси катнашуын таләп итә. Өстәвенә, ювелир төгәллек тә кирәк. Кайнар әле дип, плитә өстендә сөт белән оеткыны калдырып чыгып китеп булмый. Русиядә сырларны төрлечә һәм күптән пешерәләр. Сыр ясаучылар Татарстанда да җитәрлек. Күпләр инде үзләренең сыр кайнату цехларын да ачып өлгергән.

– Хыялда бар, әмма алга таба күз күрер. Казанда да сыр ясаучылар шактый, әмма һәркем өчен дә заказ табыла. Аны ничек тәкъдим итүеңнән дә торадыр. Әйтик, мин сыр шарчыклары да ясыйм. Кайчак бәйрәмнәргә сыр букетына заказ бирәләр. Кабатланмаска һәм оригиналь булырга кирәк. Сыер сөтеннән генә ясыйм, чөнки күпләр кәҗә сөтен яратып бетерми. Аннан бигрәк, сырларым хәләл, – ди ул.

Киләчәктә эшне калдырып, фәкать сыр кайнату белән генә шөгыльләнү теләге бар Диләрәнең. Якын киләчәктә бу хыялын чынга ашырыр да. Теләк һәм шөгыленә карата мәхәббәте зур бит.

Сыр ясау түземлек таләп итә

ИҢ ГАДИ СЫР РЕЦЕПТЫ

1 литр сөт, 1 кг эремчек, 1 бал кашыгы аш содасы, 1 бал кашыгы тоз, 100 грамм атланмай, 2 йомырка кирәк була.

1 литр сөт кайнап чыккач, эремчек салып тагын кайнатып чыгарырга, аннары тагын 30 минут сүрән утта кайнатырга. Бу массаны сөзәргә, суы саркып беткәч, сода салып болгатырга, катнашма күзгә күренеп күперә. Аннары тоз, атланмай, йомырка салып яхшылап төерләре калмаслык итеп болгатырга яки блендер белән изәргә. Аннары сүрән утка куеп болгаткалап торырга, куера башлагач уттан алырга. Сырны савытка салырга, салкын урынга куярга. Укроп, кинза, әстерхан чикләвеге, зәйтүн җимеше, паприка кушарга була.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии