«Дельта», ни ул?

Татарстанда аерым зур төркем категория халкына вакцинация мәҗбүри итеп куелды. Күп җәмәгать урыннарына прививка ясалганлык турында махсус белешмә белән генә кертәләр. Әлеге кискен чаралар күрелүнең сәбәбе короновирус гаять зур тизлек белән тарала. Кызганычка каршы, үлүчеләр дә арта бара. Ләкин халыкта прививкага да, статистикага да ышаныч дәрәҗәсе түбән. Кызганыч моның сәбәпләре дә бар. Бүген ышандырырлык итеп аңлатучы юк. Прививка ни ул, аның тискәре йогынтысы булу ихтималы турында бөтенләй аңлатма юк. Халык арасында имеш-мимешләр генә йөри. Интернет кем икәнлекләре дә мәгълүм булмаган «галим»нәр һәм аларның сафсатасы белән тулган. Кеше, рәсми мәгълүматлар ышандырмагач, әнә шундый имеш-мимешләргә колак сала да инде. «Безнең гәҗит» соңгы 2 елда тормышыбызның астын өскә китергән зәхмәт белән көрәшү, проблемалар турында даими язып тора. Профилактик чаралар буенча да киңәшләр бирелә. Бүген сүзебез короновирусны, мутация аркасында тагын да куркыныч иткән Дельта штаммы турында. Бу мәгълүмат файдалы булыр дип уйлыйм. Ул «Роспотребнадзор»ның рәсми сәхифәсе ярдәмендә әзерләнде.

НИ УЛ ДЕЛЬТА? СОРАУЛАР...

1. Дельта штаммы белән COVID-19ның беренче формалары арасында нинди аерма бар?

Дельта беренче тапкыр 2020нче елның декабрендә Һиндстанда ачыкланды һәм шуннан дөньяның йөздән артык иленә таралды.

Ул гадәти «Ухан» вариантыннан S-аксым генында мутацияләнү белән аерылып тора. Мөгаен, нәкъ менә шушы мутация аңа коронавирус инфекциясен кичергән кешеләрдә булган антитәнчекләр йогынтысыннан да «качарга» мөмкинлек бирә.

2. Хәзерге вакытта «дельта» варианты ни дәрәҗәдә киң таралган?

Бүгенге көндә барлык инфекцияләрнең 70%ка кадәре коронавирус штаммы белән бәйле. Русиядә коронавирус очракларының якынча 68% бу генетик вариант белән исәпләнә, һәм зур мегаполисларда аның таралуы тагын да югарырак.

3. Бу вариант зарарлыракмы?

Фәнни мәгълүматлар буенча, «дельта» вариантының таралу индексы (ягъни инфекцияләү сәләте) 2-2,5 тапкырга югары. Элекеге штаммлы инфекция йөртүчедә авыруны ачыклаганчы ул 1-2 кешене зарарлый алса, хәзер бу сан 5-6га җитә.

4. Дельта вариантының инкубация вакыты кыска булуы дөресме?

Авыруның инкубация чоры (ягъни инфекция булганнан алып симптомнар башланган вакытка кадәр) кыскарганы мәгълум, чөнки вирусның йогышлылыгы арткан, ләкин инкубация чорының максималь вакыты элеккечә калган – 14 көн. Шуңа күрә барлык анти-эпидемия чаралары шушы вакыт аралыгы белән билгеләнә. Икенче төрле әйткәндә кеше контактта булганнан соң 2 атна дәвамында күзәтелергә тиеш.

5. «Дельта» штаммы йоктыручының катырак һәм озаграк авыруы дөресме?

Коронавирус инфекциясенең дельта варианты бик тиз катлауланулар барлыкка килү ихтималлыгы зур булу белән характерлана. Шуңа күрә авыруның хәлен контрольдә тоту һәм вакытында медицина ярдәменә мөрәҗәгать итү мөһим.

6. Дельта варианты инфекциясенең нинди билгеләре бар? Симптомсыз үткәрүче авыруларның проценты үзгәрдеме?

Башлыча дельта вариантын йоктырганнарның авыру симптомнары COVID-19 өчен типик булып кала: бу туңу, йөткерү, ис һәм тәм тоюны югалту. Ләкин, табиблар шулай ук ​​кискен сулыш вируслы инфекцияләренә һәм эчәк инфекцияләренә хас булган симптомнарны да күзәтәләр: болар тому төшү, борыннан су агу, баш авырту, тамак авырту, шулай ук ​​ашказаны-эчәк тракты симптомнары – эч китү, сирәгрәк күңел болгану һәм косу.

7. Дельта күбрәк яшьләргә йогамы?

Галимнәр әйтүенчә, «дельта» коронавирус штаммы чыннан да «яшәрде». Шул ук вакытта, бүгенге көндә барлык пациентларның яртысы диярлек туганнары яки дуслары аша зарарлана. Иң зәгыйфь категория – 14 яшьтән 29 яшькә кадәр булган яшьләр. Бу – иң күп аралашулы актив кешеләр, алар еш кына җәмәгать транспортыннан файдалана, эшкә бара, эштән соң күмәкләшеп ял итәләр.

8. Кешенең нәкъ менә шушы штамм белән зарарланганын белү мөмкинме?

Тышкы билгеләренә генә карап кешенең нәрсә белән зарарланганын ачыклау мөмкин түгел. Моны бары тик лабораториядә генә ачыклап була.

9. Стандарт ПЦР-тест аша Дельта штаммы аркасында килеп чыккан авыруны ачыклап буламы? Дельта штаммына диагноз нинди?

Стандарт ПЦР-тест тиешенчә һәм вакытында башкарылса коронавирус авыруын, хәтта «дельта» вариантын ачыклаячак. Ләкин онытмаска тиешбез, ПЦР-тест кешедә COVID-19 китереп чыгаручы SARS-CoV2 вирусының булуын яки юклыгын ачыклый, ләкин вирусның нинди варианты / штаммы икәнен ачыкламый.

Хәзерге вакытта аерым мутацияләрне аныклаучы һәм штаммны ачыклый алырлык катлаулы тестлар бар. Алар практик яктан битәррәк фән күзлегеннән әһәмиятлерәк, шуңа күрә коммерция диагностик лабораторияләрендә аңа ихтыяҗ юк.

10. Коронавирус инфекциясенең бу варианты булган пациентлар өчен махсус дәвалау терапеясы бармы?

Белгечләр әйтүенчә, коронавирус инфекциясенең яңа варианты булган пациентларны дәвалау өчен клиник күрсәтмәләр хәзерге вакытта төптән үзгәрмәгән. Димәк, шул ук программа.

11. Нинди профилактик чаралар бар? Вакциналар эшләячәкме?

Галимнәр әйтүенчә, «дельта» штаммына охшаган мутация куркынычы күп факторларга, беренче чиратта, прививкаланган халык һәм зарарланган кешеләрнең санына бәйле.

Халыкның ким дигәндә 60%ы прививкалы булуы гына инфекцияләнү чылбырын өзәргә һәм инфекциянең яңа вариантлары барлыкка килүне булдырмаска ярдәм итәчәк. Моннан тыш, иң мөһим профилактик санитар чаралар – социаль дистанция һәм битлек режимын үтәү булып кала. Бу вакцинациядән соң да үтәлергә тиеш.

Хәзерге тикшеренүләр һәм күзәтүләр шуны күрсәтә: COVID-19 вакциналарының дельта вариантына каршы саклагыч эффекты кими ала. Шуңа күрә яңа штаммнардан гарантияле саклану өчен алты ай саен ревакцинация ясарга кирәк. Ләкин хәзерге вакытта гамәлдә кулланылучы вакциналар бу штаммнан да, шулай ук ​​коронавирус авыруларының авырак формаларыннан да саклау үзенчәлекләренә ия.

Прививкадан соңгы тормыш... Бу хактагы язма киләсе санда.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ әзерләде

Комментарии