- 16.10.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №41 (15 октябрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Бер акыл иясе: «Көз төшенкелеккә бирелү чоры түгел, үз-үзеңә игътибарны арттыру вакыты», – дигән. Бу сүзләрен ул беренче чиратта хатын-кызларга атап әйткәндер, мөгаен. Әлеге киңәшне истә тотып, бүген матурлык турында сөйләшербез. Бит тиресенең сәламәт төсен кайтару, яшәртү, үле күзәнәкләрдән һәм җыерчыклардан котылуның нинди ысуллары бар икән – шуларны барларбыз.
ПИЛИНГ
Пилинг ысулына җәрәхәт эзләреннән, тиредәге кытыршы урыннардан, ялкынсынулы бетчәнең бер төре саналган акнедан һәм шуның ише башка эстетик проблемалардан котылу өчен мөрәҗәгать итәләр. Тире катламына никадәр үтеп керүенә карап, пилингны берничә төргә аералар.
Тире катламының өске өлешенә генә ясала торган пилинг иң куркынычсызы санала. Аны тирене үле күзәнәкләрдән чистарту, шулай ук тиредәге пигментлардан, вак җыерчыклардан котылу, бит тиресен тарттыру өчен дә кулланалар.
Пилингның икенче бер төре тиренең өске катламы белән генә чикләнми, бераз тире эченә дә керә, шул рәвешле тагын да яхшырак нәтиҗәләргә китерә. Ул тиренең вакытсыз картаюыннан, бетчәдән соң калган эзләрдән котылырга булыша.
Пилингның тире катламының урта өлешенә кадәр үтеп керә торган төре дә бар. Монысы инде иң нәтиҗәлесе санала. Тире яшәрә, вак җыерчыклар бетә, төрле җәрәхәт һәм бетчәләрдән калган эзләр чагыштырмача тигезләшә. Пилингның мондый төрен целлюлиттан котылу өчен дә кулланалар.
Пилингны тиренең өске катламы җәрәхәтләнгәндә, инфекцияле авыру булганда, А төркеме витаминнарын кабул иткәндә, йөклелек һәм бала имезү чорында, тән температурасы югары чакта һ.б. очракларда кулланырга киңәш итмиләр.
МЕЗОТЕРАПИЯ
Кояшта күп булу, дөрес тукланмау, начар гадәтләр, экология – болар барысы да тән тиресенең тиз картаюына, табигый сыйфатларын югалтуына китерә. Бу проблемалар белән көрәштә мезотерапия ысулы киң таралган.
Мезотерапия тән тиресенең проблемалы өлешенә билгеле составтагы препарат кертүне күздә тота. Тирегә кертелгән препарат күзәнәкләрнең яңаруын тәэмин итә. Бу ысулны шулай ук купероз (тиренең озак вакыт ялкынсынып торуы), майлы бит тиресе, целлюлит, җәрәхәттән соң калган җөйләр, чәч коелу, химик һәм механик пилингка әзерләнү вакытында кулланырга киңәш итәләр. Гадәттә, мезотерапия курсы 6-10 процедурадан тора, аны атнага бер тапкыр эшлиләр. Ирешелгән нәтиҗәне саклау өчен елга кимендә бер тапкыр косметологка күренү зарур.
КОНТУРЛЫ ПЛАСТИКА
Тиренең бозылуына, картаюына тире составындагы гиалурон кислотасының кимүе сәбәпче. Әлеге кислота тирене дымландырып тора, ә ул кими башласа, аңлашыла ки, тире корылана, яргалана, җыерчыклар хасил була. Менә шул кислота белән тәэмин итү өчен контурлы пластика, ягъни тирене операциясез генә яшәртү ысулы кулланыла да инде. Бүген контурлы пластикада файдаланыла торган иң нәтиҗәле препаратлар булып Restylane һәм Ювидерм санала. Дөрес, алар теләсә нинди кибеттә сатылмый. Менә тәҗрибәле косметологлар шул препаратлардан файдалана.
БОТУЛИНОТЕРАПИЯ
Мимик җыерчыкларның барлыкка килүен контрольдә тотып булмый. Бит мускулларының еш хәрәкәтләнүе, хисләрнең алышынып торуы, кыскасы, кешенең мимикасы яхшы эшләвенең тискәре нәтиҗәсе бу. Андый җыерчыклардан котылу да җиңел түгел. Шулай да мөмкин. Моның өчен ботулотоксин кулланыла. Яшь вакытта, мимик җыерчыклар әле күренә генә башлаганда, ботулотоксин инъекциясе ярдәмендә дә бит тиресен яшәртергә була, тик яшь барган саен, җыерчыклар белән көрәшү авырлаша.
Ботулинотерапияне гипергидроздан, ягъни кирәгеннән артык тир бүленеп чыгудан котылу өчен дә кулланалар. Мускул системасы авырулары булганда, организм инъекция составындагы компонентларны кабул итмәгәндә, йөклелек һәм бала имезү чорында, кан начар оешканда, аспирин кабул иткәннең икенче көнендә, онкологта күзәтүдә торганда бу төр терапиядән тыелырга кушалар.
БИОРЕВИТАЛИЗАЦИЯ
Тирегә актив матдәләр кертү, шуның нәтиҗәсендә күзәнәкләрнең яңаруыннан гыйбарәт булган бу ысулның мезотерапия белән охшашлыгы бар. Тик биоревитализация тиешле нәтиҗәгә тизрәк ирешергә мөмкинлек бирә. Мезотерапия кебек үк бу ысул да тирене дымландыра, күзәнәкләрне яңарта, җыерчыкларны бетерә, пигментлы тапларга каршы көрәшә. Бу алымны пластик операциядән соң да кулланырга киңәш итәләр, шулай эшләгәндә тире тизрәк төзәлә. Биоревитализация – бернинди авыртусыз башкарыла торган процедура. Кемнәргә бу ысулдан читтәрәк торырга дигәндә, косметологлар тире авырулары, хроник чирләре, препарат составындагы компонентларга аллергиясе булган кешеләрне, йөкле һәм күкрәк сөте имезүче хатын-кызларны атый.
Бу ысуллар турында укыгач, һәркем үзенә кирәклесен тапкандыр. Шулай да белгеч фикеренә колак салырга онытмагыз. «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә табиб-косметолог Ирина Сергеевна Ершова кабул итә. Тулырак белешмәне «Казан клиникасы»нда табарга мөмкин. Тел. (843)518-44-44, 518-18-64.
Сөмбел СӘЙФИ әзерләде.
Язма реклама хокукында бирелә.

Комментарии