Сатып алынган даруны аптекага кире тапшырып буламы?

Сатып алынган даруны аптекага кире тапшырып буламы?

– Туганым соравы буенча аптекадан кыйммәтле дару сатып алган идем. Акчамны түләп, даруны сумкама салырга дип кулыма алуга, телефон шалтырады. Туганым шалтыратып: «Апа, дару кирәкми, ирем алып кайткан», – дип әйтте. Даруны кире тапшырмакчы булган идем, аптекада эшләүче кыз кабул итмәде. Югыйсә, минем әле генә дару алганымны, телефоннан сөйләшүемне күреп-ишетеп торды инде. Кулымдагы чек та ярдәм итмәде – даруны барыбер алмадылар, акчамны кайтармадылар. Суммасы да кечкенә түгел бит аның. Башланмаган даруны аптекага кире тапшырып, акчамны кайтарып алу өчен нәрсә эшләргә, кая мөрәҗәгать итәргә икән?

РЕЗЕДА,

Казан шәһәре

Укучыбызның соравына Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан идарәсе эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Марсель Тәлгать улы ШАҺИДУЛЛИН җавап бирә:

– Русия Федерациясенең 1998нче елның 19нчы гыйнварында кабул ителгән 55нче Карарында әйтелгәнчә, дарулар азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә керә һәм аларны аптекага кире кайтарып яки алыштырып булмый. Хәтта сез ул даруны бер тапкыр да кулланмаган, савытын да ачмаган булсагыз да. Хәтта аптекадан чыкканчы ук, дөрес дару алмаганыгызны аңлап алып, аны кире тапшырырга теләсәгез дә. Чек бастырылганнан соң даруны кире тапшырып һәм акчагызны кайтарып алып булмый инде.

Шулай да кайбер очракларда даруны да кире тапшырып яки алыштырып була. Менә нинди очраклар ул: сезгә кулланылыш вакыты чыккан дару саткан булсалар; дару савытында кулланылыш вакыты, сериясе күренмәсә яки тышкы савытта бер, ә даруда икенче кулланылыш вакыты күрсәтелгән булса; даруны куллану турында инструкциясе булмаса; дару инструкциядә язылган билгеләмәләргә туры килмәсә; дару савытында (шешәсендә) кителгән, сыдырылган урыннар булса, шешәле даруның капкачы ябылып бетмәсә. Санап кителгән хилафлыклар ачыкланса, аптекага барып, даруны алыштыруларын, бәясен киметүне сорый яисә, гомумән, даруны алудан баш тартып, акчагызны кайтарып бирүләрен таләп итә аласыз.

Комментарии