- 16.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №32 (15 август)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
МӘКТӘПКӘ БАРАСЫ БАР…
Уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Кемнәрдер 1 сентябрьне түземсезлек белән көтеп алса, икенчеләр җәйге ялларның шулай тиз үтеп баруына уфтана. Ничек кенә булмасын, «тәртә артына» керергә әзерләнә башларга вакыт җитте. Бигрәк тә беренче сыйныфка барырга җыенучы укучылар өчен җаваплы вакыт бу. Әти-әниләрнең максаты – балага өс-баш, уку кирәк-яраклары алу белән беррәттән аларны мәктәптә килеп туачак төрле ситуацияләргә әзерләү.
БЕРГӘЛӘП ЭШЛИБЕЗ
Кайбер 1нче сыйныф укучылары парта артына кереп утыргач, укытучының үз янына килеп әйтүен, күрсәтеп бирүен, кулыннан тотып яздыруын көтә. Бигрәк тә балалар бакчасына йөрмәгән укучыларда күзәтелә бу. Алар укытучының: «Марат, карандаш ал да түгәрәк сыз», – дип әйткәнен көтеп тора. Ә сыйныфта укытучы биремне балаларның барысына да бертигез итеп бирәчәк. Шунлыктан баланы ишетергә һәм үтәргә өйрәтегез. Күрше балаларны да чакырыгыз. Аларга төркем белән эшләрдәй биремнәр биреп карагыз. Өй эшләрен башкарганда да бергәләп эшләгез. Иң мөһиме – бирем баланың үзенә генә түгел, ә бар кешегә берьюлы бирелсен. Соңыннан һәр кешенең эшенә бәя бирергә дә онытмагыз.
УКЫТУЧЫ ХАКЫНДА
Беренче укытучыгыз нинди генә таләпчән булмасын, хәтта бик үк гадел булмаса да, ул балагыз өчен «иң-иң» кеше булачак. Укытучы биргән биремнәргә үз фикерегезне әйтеп, сез балагызның хәлен авырайтачаксыз гына. Нидер таләп итә башласагыз, балагыз: «Ә укытучы алай эшләмәскә кушты», – диячәк. Укытучы – беренче сыйныф укучысы өчен иң дәрәҗәле кеше, хәтта балагыз аның фикерен сезнекеннән дә өстенрәк итеп куярга мөмкин. Моның белән килешегез. Укытучыны бала алдында тәнкыйтьләмәгез, тикшермәгез.
Әгәр укытучы алып килергә кушкан уку кирәк-ярагын, берәр сәбәп чыгып, әзерләп куймагансыз икән, балагызның ярсып китүенә, хәтта елавына гаҗәпләнмәгез. Башкалар рәсем ясаганда, карандашы булмау яки хезмәт дәресенә әзерлексез килү – бала өчен зур стресс.
ҮЗЕМ ЭШЛИМ
Хәтта беренче сыйныф укучыларына да дәрес хәзерләргә туры киләчәк. Беренче көннәрдән үк аңа иң гади биремнәрне мөстәкыйль эшләргә мөмкинлек бирегез. Аны тикшереп, янында тормагыз. Ул эшләп бетергәч, сезгә тикшерергә алып килсен. Ә сез тикшерүне мактаудан башлагыз. «Менә бу таякчыкларны бигрәк матур сызгансың. Ә менә боларын, тырышсаң, тагын да яхшырак сыза ала идең», – кебек бәя баланы кимсетмәс.
ИГЪТИБАРЛЫ БУЛЫРГА ӨЙРӘНӘБЕЗ
Беренче сыйныф укучысына фикерен туплау, игътибарлы булу җиңел түгел. Аның белән даими рәвештә хәзер үк шөгыльләнә башлагыз. Балага төрле сораулар бирегез. Аларны өйдә, урамда уйлап чыгарырга мөмкин.
Безнең ничә тәрәзәбез бар? Урындыкларыбыз ничәү? Мин башта тузан сөртәмме әллә идән юаммы! Кичә көндезге ашка нәрсә ашадык?
Балагыз белән игътибарны арттыра торган төрле өстәл уеннары уйнарга вакытыгызны кызганмагыз.
БЕР УРЫНДА УТЫРАСЫ КИЛМИ
Дәрес буе утыру бала өчен бик авыр. Шуңа күрә булачак беренче сыйныф укучысын хәзердән үк моңа әзерләргә кирәк. Балага 20-30 минут буе утырып эшли торган биремнәр бирегез: язсын, рәсем ясасын, ярма чүпләсен, аппликация ясасын, конструктор җыйсын. Иң мөһиме – ул утырып эшләргә өйрәнсен.
ТӨЙМӘ ГЕНӘ ДИМӘГЕЗ
Инде балагызга мәктәп өчен кирәкле әйберләрне ала башлагансыздыр. Һәр алган әйберне балагыз үзе кулланып карасын. Рюкзакны, пеналны ничек ачарга, карандашны ничек очларга. Ә иң мөһиме – яңа киемдәге төймәләр, молнияләр. Бала физкультура дәресенә барганда киемен алыштыра башласа, яңа киемдәге төймәләр аңа уңайсызлык тудырырга мөмкин. Бигрәк тә чалбардагы төймәләрне кат-кат төймәләтеп карагыз. Бала бәдрәфкә барганда авыр хәлдә калмасын.
ЙОКЛАРГА ВАКЫТ
Балагызны акрынлап мәктәп режимына күчерә башларга вакыт. Аны вакытында яткырыгыз, уятыгыз. «Соңгы көннәрен йоклап калсын», дип уйлаучы әти-әниләр бик нык ялгыша. Балалар ял вакытында телевизор, компьютер артында кирәгеннән артык утырды. Моның белән һәркем килешәдер. Ә хәзер аларны бу урыннан куарга вакыт. Урамда уйнагыз, походларга барыгыз, кыскасы, хәрәкәттә булыгыз.
ТИКШЕРЕП КАРАГЫЗ
(Беренче сыйныфка баручы укучы түбәндәге сорауларга җавап бирә алырга тиеш.)
1. Исемеңне, фамилияне, әтиеңнең исемен әйт.
2. Әти-әниеңнең фамилияләрен, әтиләренең исемнәрен ата.
3. Син үскәч кем буласың? Апамы әллә абыймы?
4. Синең абыең яки апаң бармы? Кем өлкәнрәк?
5. Сиңа ничә яшь? Бер елдан ничә яшь була? Ике елдан?
6. Хәзер көннең нинди вакыты?
7. Иртәнге, көндезге, кичке ашны кайчан ашыйсың?
8. Син кайда яшисең? Өй адресыңны әйт.
9. Әти-әниең кайда эшли?
10. Хәзер елның кайсы фасылы – кышмы, язмы, җәйме, көзме? Ни өчен алай дип уйлыйсың?
11. Чаңгыда кайчан шуалар?
12. Ни өчен кар кыш көне була, ә җәй көне түгел?
14. Укытучы, табиб, төзүче нәрсә эшли?
15. Мәктәптә кыңгырау (звонок) ни өчен кирәк?
16. Уң колагыңны, сул күзеңне күрсәт. Алар ни өчен кирәк?
17. Сыер зурракмы, әллә кәҗәме? Кошмы, әллә бал кортымы?
18. 8 зурракмы, әллә 7 ме? 3тән 9га кадәр сана.
19. Син нинди кошларны беләсең?
20. Нәрсәнең аяклары күбрәк: әтәчнекеме, этнекеме?
МӘКТӘПТӘН МӘЗӘК КАЙТА
Беренче сыйныф укучысы бик күңелсез генә мәктәптән кайта. Әнисе:
– Улым, теләгән урыныңа утыртмадылармы әллә? – дип сорый әнисе.
– Утырттылар. 11 елга. Ә нәрсә өчен? – дип елап җибәрә малай.
* * *
– Мәктәптә хәлләрең ничек?
– Начар. Укытучы гел сорый да сорый. Мөгаен, ул берни дә белмидер…
* * *
– Уң як чалбар кесәңдә – 5 сум, ә сул ягында 3 сум акча бар ди. Синең ничә сум акчаң була инде?
– Димәк, мин кеше чалбары кигән булып чыгам.
* * *
– Улым, сиңа мәктәптә ошыймы?
– Әйе, тик менә тәнәфесләр арасындагы вакыт та булмаса…
* * *
Беренче сыйныф укучысы мәктәптән кайта.
– Мин башка мәктәпкә бармыйм, – ди ул әнисенә.
– Нигә, улым?
– Яза белмим, укый белмим, ә сөйләшергә ярамый…
* * *
– Марат, синең 5 сум акчаң бар. Абыең сиңа тагын 5 сум бирде ди. Синең акчаң ничә сум була инде?
– 5 сум.
– Марат, син математиканы бөтенләй белмисең.
– Юк, сез минем абыйны белмисез…
УЙНАП АЛАБЫЗМЫ?
(Бу уеннарны ешрак уйнасагыз, балагызның хәтере яхшырыр, игътибарлырак булыр.)
1 УЕН
Балага кәгазь, төсле карандашлар бирегез һәм бер рәткә 10 өчпочмак ясарга кушыгыз. Рәсем ясалып беткәч, игътибарлы булуын сорагыз һәм түбәндәге биремне бирегез.
«Өченче, җиденче һәм тугызынчы өчпочмакларны кызылга буя». Әгәр дөрес үти икән, катлаулырак бирем өстендә эшләсен.
2 УЕН
Бүлмәне игътибар белән кара һәм түгәрәк, әйләнә булган әйберләрне әйт. Бала саный – сәгать, тәлинкә һ.б.
3 УЕН
Бу уенны берничә кеше уйнарга мөмкин. Өлкәннәрдән берәү башлый: «Мин капчыкка алма салдым. Икенче уйнаучы: «Мин капчыкка алма, банан салдым». Өченче уйнаучы: «Мин капчыкка алма, банан, чия салдым… Уен шулай дәвам итә.
4 УЕН
«Моны ничек кулланырга?»
Балага бер сүз әйтәсез. Мәсәлән, карандаш. Бала аны ничек кулланырга мөмкин булуын саный, язарга, рәсем ясарга, курчакка градусник, кармак сабы итеп кулланырга һ.б.
«БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»ЛЕЛӘР ДӘ УКУЧЫ БУЛГАН
Бүгенге сәхифәдә журналистларыбыз башлангыч сыйныфта укыганда булган истәлекле мизгелләр белән уртаклашыр.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ:
– Укуда бик тиз алдырып киттем. Хәрефләрне кушып укырга сыйныфта иң беренче мин өйрәндем. Моңа мин әтиемә рәхмәтле.
Ул 1 ел буе урын өстендә авырып ятты. Әнием сөйләве буенча, ишектән күзен алмаган, мине көткән. Аннан әтием мине укырга өйрәтә, дәрес хәзерләтә… Шул укуыма ярдәм иткәндер. Урыс теле, соңрак керә башлаган немец теле буенча да иң йөгерек укучылардан идем. Гәрчә, ни укыганымны бөтенләй аңламасам да…
1нче сыйныфта, гыйнварның салкын бер төнендә, гадәттәгечә төртеп уятмадылар, матрацны тартып алдылар. Мин шыңшымакчы идем дә, кемдер төртеп алды. Куркып калдым, әтием яткан карават янына тезелешкән башкалар янына барып бастым. Әтиемнең бу дөньяда соңгы минутлары иде бу. Әнием канат белән авызын майлады. Кечкенә абыем Радик (инде ул да мәрхүм, урыны җәннәттә булсын) мышкылдарга тотынды. Кемдер аны куып җибәрде. Ул мич артына кереп еларга кереште. Мин дә иярдем, аңа карап еламакчы булам. Әмма барып чыкмады… Ни булганын әле аңламаган шул сабый. Иртәнге 7 тулгач, барын да аптыратып, мәктәпкә җыена башладым, янәсе барам да яңалык әйтәм… Өйдәгене урамга, мәктәпкә ташучы «сертотмас үрдәк» чагыбыз бит…
Әтине юган вакытта гына ни булганын аңлаганмындырмы, хәтеремдә, мине бик озак тынычландыра алмадылар. Исемдә, әниемнең кочагына алып, елый-елый юатканы: «Хәзер улым, икәү йокларбыз инде», – ди. Чөнки мин әни янында ятып торырга кызыга идем. Әти ятканчы ятып торам, тик аңарчы, әтидән рөхсәт сорыйм. Ә әти, гәҗит укып утырган җиреннән күзлеген салмый гына каш астыннан: «Акчаң бармы соң?» дип сорый да, елмаеп «рөхсәт» итә…
Беренче укытучым Равилә апа, Аллага шөкер, әле дә исән-сау. Рәхмәт аңа барысы өчен дә. Ул искә ала. Бер дәрестә өйдәге әти-әни, туганнар исемнәрен язу биреме булган. Шунда сорап куйганмын: «Рәшид абыйны әти дип язарга ярыймы?» Равилә апа (ул күршебездә үскән, күрше мәрхүм Рәшид абыйның апасы) күз яшьләрен тыеп, ярый, дип кенә әйтә алган. Ул чакта ук бик җаваплы булганмындыр, сорау бирелгән икән, димәк анда җавап булырга тиеш. Ә юк, үлде дип әйтәсе килмәгәндер. Менә дәреслекләрне төзүчеләрнең тактсызлыгы инде бу.
Бик әйбәт кешеләр иде күршеләр, үз балалары булмады, без аларга булышып, аларда үстек. Рәшид абыйның гына гомере кыска булды.
Ятимлекне беркемгә бирә күрмәсен Аллаһы. Шуңа күрә мин балачагымны сагынып искә алмыйм. Анда бәйрәмнәр, никтер, истә калмаган.
Искәндәр СИРАҖИ
– Башлангыч сыйныфларда мин бик тәртипле, акыллы бала булдым. Математиканы гына бер дә аңламый идем. «Тигез була» дигән әйберне бер ел буе аңламадым, укытучым Сәлим абый да бик озак аңлата алмый тилмерде. Әбием аңлаткач кына аңладым. Ул укытучының башка указка белән биргәләп алганын да беләм. Шулай да мин аны бик яхшы кеше дип истә калдырдым. Тик бер вакыйгага кадәр. Беренче укытучым сугыш ветераны, коммунист иде. Бик күп еллар узгач кына аның турында бер әйбер белдем. Әби 60нчы елларда сөргеннән кайткач, уфалла арбасы тартып, пычрак ерып урамнан кайтып килә икән. Шуннан Сәлим кычкыра моңа: «Кайттыңмы кулак кисәге, Хрущевка рәхмәт әйт кайтарганга», – дигән. Әби бик усал телле иде безнең. Минем тел шуңа охшап шундый булган. «Хрущевың да корышсын шунда», дип җавап биргән. Икенче көнне килеп әбине алып киткәннәр. Берничә көн ул рәшәткә артында утырган. Бәхеткә, Хрущев алышынган. Менә шундый яхшы кеше иде безнең Сәлим абый.
Эльвира ФАТЫЙХОВА:
– Укытучы әби янында үсү үзенекен иткән: бик «яшьли» укый-яза белә идем. Шуңа күрә, 1 сентябрьдә 6 яшь тулу белән, мәктәпкә укырга бирделәр. Беренче сентябрь көнне мәктәп линейкасында Пушкинның «У лукоморья дуб зеленый» китабын һәм чәчәк бәйләме бүләк иткәннәр иде. Гомумән, Белем бәйрәмендә мәктәптән чәчәк алып кайту 11 ел буе дәвам итте. Туган көнем булуын белмәгән олырак сыйныф укучылары: «Чәчәгеңне сыерыңа алып кайтасыңмы?» – дип миннән көлә иде.
Беренче сыйныф азагында, уку тизлеген тикшерү өчен, Салам Торхан әкиятен укыттылар. Шунда минутына 119 сүз укып укытучыларны шаккаттыруым – иң беренче зур уңышым булып истә калган. Бер кыз шунда 12 сүз укыган иде. Безнең сыйныфтагы бер әләкче кызның әнисен дә мәңге онытасым юк: ике көннең берендә мәктәпкә килеп тавыш чыгарып, бөтенебезнең теңкәсенә тиде.
Лилия ЛОКМАНОВА:
– 1нче сыйныфны тәмамлыйбыз, «Соңгы кыңгырау» бәйрәме иде. Инде соңгы репетицияне ясадык, тиздән тантаналы линейка башланырга тиеш. Сыйныф җитәкчебез, кайсыбыз кайсы чыгарылыш сыйныф укучысына чәчәк бирәчәген «бүлә». Безнең сыйныфтагылар инде өйләреннән килгәндә үк чәчәген кемгә бүләк итәргә икәнен хәл итеп килгән. Безнең сыйныфта да 10 укучы, чыгарылыш сыйныф укучылары да бер дистә. Математик яктан карасак, бермә-бер булырга тиеш бит инде. Тик кайсыбыздыр, укытучы апа кушкан кешегә чәчәк бирмим дип киреләнергә тотынды бит. Башка башлангыч укытучылары килеп тә тегене үгетләп карыйлар, юк, сыйныфташым барыбер үзенекен тукый! Линейка тәмамланды, ә теге сыйныфташым тәки чәчәкне бирмәде, үзе теләгән кешегә бүләк итте.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ:
– Башлангыч сыйныфта беренче укытучым бик каты холыклы кебек иде. Күрше урамда гына торганга, гел очрашып, күрешеп торган кеше булгангамы, миннән гел беренче сорый иде. Бигрәк тә рус теленнән. Сабада булган руслар да татарча сөйләшә, без рус телен мәктәптә генә ишетә башладык. Рус сүзләрен ятлый-ятлый җаным чыга иде. Аннан соң тагын бер хәл истә. Мин уколдан курка идем. Мәктәп табибы кулга прививка ясарга дип класска керде. Әле дә хәтерлим, табиб белән укытучы мине сыйныф буйлап куып йөргән иде. Көлеп искә ала торган шундый хәтирәләр сакланган, вәт.
Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА туплады

Комментарии