- 16.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №31 (11 август)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Түбән Новгородның бер кечкенә авылында яшәүче Иван Евангулов авырлык белән генә урман хуҗалыгы бинасы каршындагы эскәмиядә утыра. Әлеге урманда кайчандыр күп булып нарат һәм каеннар үскән.
– Утның киңлеге 2-4 чакрымга сузыла һәм өскә таба 35-40 метрга сикерә. Шуны күз алдына китерә аласызмы? Аны берничек тә туктатып булмый. Янгын сүндерү машиналары борылды да китү ягын карады, – ди 1940 елның уртасыннан башлап 20 ел урманчылыкта эшләгән Евангулов.
Евангулов кебек ул чакта урманны саклау белән меңнән артык кеше шөгыльләнгән. Чөнки совет заманында бу эш төптән көйләнгән булган. Дәүләт урман хуҗалыгы һәм җәлеп ителгән өстәмә көчләр беренче чиратта янгынга каршы тору белән шөгыльләнгән. Ләкин урман хуҗалыгы өлкәсе кануннарына кертелгән үзгәрешләр бу тармакны бөтенләй диярлек саклаучысыз калдырды. Шуның нәтиҗәсе буларак, ничә атна рәттән Русиядә урманнар яна. Меңнәрчә гектар агач юк булды. Урманнардан ут авылларга да күчте, йортлар янды, 50дән артык кеше үлде.
Хәзерге вакытта Русиядә 170 мең гектарда 500дән артык урман һәм торф яну дәвам итә. Бу коточкыч хәл белән көрәшкә бик күпләр – армия солдатлары да, чит илләр дә, аерым алганда, Болгарстан һәм Франция, кулларына көрәк тоткан гади кешеләр дә чыкты.
Янгыннар арткан саен, җәмәгатьчелек тә канәгатьсезлеген күбрәк сиздерә. Халык янгынга каршы көрәш чараларын киметкән һәм урман хуҗалыгы идарәсе канунына яңа үзгәрешләр керткән хөкүмәтне гаепли. Чөнки советлар заманында уңышлы гына эшләп килгән дәүләт урман хуҗалыгы хезмәте 90нчы еллар башында кыскартыла. Ә 2007 елны кабул ителгән урман кодексы урманнарны күзәтүне дәүләт карамагыннан җирле хакимияткә төшерә.
Гринписның урман хуҗалыгы белгече Алексей Ярошенко сүзләренчә, әлеге кодекс совет заманында булдырылган системаны бер көндә юк итте, урман саклаучыларның 75%ы кыскартылды һәм бу вазифа бүлмәдә утырып эшләүчеләргә йөкләнде.
– Урманчылар хәзер юк. Әлбәттә, бу эш белән шөгыльләнүче офиста утыручылар бар, алар кәгазь тутыра, бюрократия белән шөгыльләнә, – ди ул.
Янгыннар арткан саен, урман кодексы темасын кузгатучылар күбәя. Заманында бу канун өлгесе экологлар һәм төбәк хакимияте вәкилләре арасында канәгатьсезлек тудырды. Ул чакта ук янгыннар саны арту мөмкинлеге фаразланды.
Соңгы көннәрдә телевидение еш кына Русия премьер-министры Владимир Путинның янгын нәтиҗәсендә йортсыз калган халыкка дәүләт ярдәмен вәгъдә итүен һәм җирле җитәкчеләрне сүгүен күрсәтә.
“Moscow Times” басмасының сәяси күзәтүчесе Юлия Латынина исә: “Чынлыкта, моңа җаваплы бер генә бюрократ бар һәм ул – Путин. Ахыр чиктә нәкъ Путин 2007 елны урман кодексын имзалады”, – дип язды.
– Инде дистә еллар дәвамында Русиядә торф һәм урман янгыннары кабатлануы беркемгә дә сер түгел. Бары шунысы гына сорау булып кала. Алдан ук эссе җәй көтеләсе әйтелгәч, ни өчен янгынга каршы көрәш чараларына әзерлек күрелмәгән”, – ди Heritage Foundation нан күзәтүче Евгений Волк.
Урман янында урнашкан авылларда яшәүчеләр һәр таңны курку белән каршы ала. Шәһәрләр, авыллар төтен эчендә утыра. Халык битлек киеп йөрсә дә, белгечләр инде бу гына булышмый, берничә катлы юеш битлек кирәк булуын әйтә.
Эсселек һәм торфлы газ сәбәпле, Мәскәүдә көн саен 700ләп кеше үлә. Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Андрей Сельцовский сүзләренчә, элек бу сан, күп дигәндә, 380 кеше булган. Ашыгыч ярдәм чакыртучылар да кинәт арткан. Башына кызу суккан өлкәннәр хастаханәләргә аеруча күп мөрәҗәгать итә. Әмма “Ашыгыч ярдәм” машиналары да барысын да алып китәргә ашыкмый, бары хәлләре бик авыр булганнарга гына өстенлек бирәләр.
“Ашыгыч ярдәм” машиналарында йөрүче табиблар кондиционер булмаудан зарлана. Көн дәвамында машинада температура 50 градуска кадәр күтәрелә. Хәтта хәле авырайган кешеләргә эчерү өчен суны да аларның үзләренә сатып алырга туры килә.
Ландыш ХАРРАСОВА
azatliq.org
Сәяси уеннар башланды
“Җинаять һәм канун бозуга каршы” хәрәкәтен җитәкләүче Дмитрий Бердников Казан Думасына сайлаулар вакытында бәйсез кандидатлар блогын булдырырга җыена. Ул Мөхәммәт Сабиров, Александр Штанин, Александр Салий, Михаил Щеглов, профессорлар Александр Салагаев, Рафаил Хәкимов, Дамир Исхаков, Мидхәт Фарукшин депутатлыкка дәгъва итәргә тиеш дип белдерде.
Казан Думасына депутатлар сайлау октябрь аенда узачак. 50 депутатның 25е бер мандатлы бүлекләрдән сайланса, калган икенче өлешен сәяси партияләр исемлек белән тәкъдим итә. Бердников бер мандатлы округларда зыялы кешеләр сайланырга тиеш дип саный. Аның фикеренчә, Казан шәһәрен, беренче чиратта, сәяси фиркаләр түгел, билгеле кешеләр күрсәтә.
Дмитрий Бердников үзе Казан Думасында депутат булмаса да, утырышлар вакытында депутатлар алдында чыгыш ясарга җай таба. Әмма депутатларның ул күтәргән экология һәм башка проблемаларга битараф калуын искәртә.
– Депутатлар үз фикерен әйтә белергә тиеш. Алга киткән илләрдә депутатларның һәрберсе үз эшен эшли: алар яза, экология мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Әмма Казан Думасы депутатлары моны эшләми, – ди ул.
Моңарчы Казан мэрын халык сайлап куйган булса, хәзер аны Шәһәр Думасына үткән депутатлар билгели. Бу турыда Дума депутатлары мэр сайлау турындагы уставка үзгәрешләр кертте. “Җинаять һәм канун бозуга каршы” хәрәкәт җитәкчесе, бу гамәл канунга каршы килә, ватандашларның хокукы бозыла дип саный. Бердников бу карарны Вахитов район судына биргән.
Дмитрий Бердников, Татарстанның элекке Президенты Минтимер Шәймиев Казан Думасына депутат булып сайланып, Думаны җитәкли ала, дип фаразлый. Шәймиевнең хуҗалык эшләрен яхшы белүе Казанга ярдәм итәргә тиеш.
– Илсур Метшинны Казан мэры итеп Шәймиев теләге белән куйдылар. Әмма соңгы вакытта аның эше күпләрдә ризасызлык уята. Метшин артында торган кеше аның өчен җаваплы булырга тиеш, – ди ул.
Дмитрий Бердников үзе хәзерге Казан мэры Илсур Метшинга теләсә кайсы сайлау округында көндәш булырга тәкъдим итә. Шул ук вакытта Бердников Казанга яңадан Камил Исхаковны кайтару яклы.
Күзәтүчеләр киләсе сайлауда Исхаков һәм Метшин командасы арасында зур сәяси уен буласын фаразлый. Метшин шактый көчле фигура булса да, Президент Рөстәм Миңнеханов уенны үзенчә дә хәл итәргә мөмкин. Ә Метшин белән Миңнеханов аралары җылы булмавы беркемгә дә сер түгел.
Дмитрий Бердников әгәр ул тәкъдим иткән кешеләр, Шәһәр Думасына үтмәсә, аксакаллар шурасы кебек оешма төзиячәген әйтә. “Чөнки алар сәяси, мәдәни яктан Казанга зур файда китерә ала, үзенчәлекле шәхесләр”, – ди ул.
Саша ДОЛГОВ
Суверенитетка 20 ел: сукмаклар аерылды
Моннан 20 ел элек Татарстанның бәйсезлек декларациясен кабул итүдә турыдан-туры катнашкан, ул вакытта республиканың Югары Советында депутат булган, бер үк вакытта төрле милли оешмаларда да эшләгән шәхесләрнең күпчелеге әле дә исән-сау. Әмма бүген аларның бик азы гына хакимият тирәсендә, күпчелеге депутат итеп сайланмады.
90нчы еллар уртасына кадәр хакимият тә, милләтчеләр дә бер юнәлештә – Татарстанга күбрәк мөстәкыйльлек яулау, аннан аны яклау юлында иде. Шулай да 1994 елда Русия белән Татарстан арасында шартнамә төзелгәч, республиканың элекке Президенты Минтимер Шәймиев милли хәрәкәтне сәяси кырның читенә чыгару вәзгыятен башлады: 1995 елда Татар иҗтимагый үзәге үз бинасыннан куып чыгарыла, милләтчеләр депутатлыкка үтә алмый.
Шәймиевнең ул вакыттагы сәясәтен аңлап була. Президент Мәскәү-Казан арасындагы мөнәсәбәтләр киләчәктә ике башкаладагы элиталар арасында шартнамәләр төзегәч, ал да гөл барыр дип уйлый. Әмма бу федераль хакимияткә Владимир Путин килүгә үзгәрә башлый.
Берничә ел эчендә Татарстан янә Русиянең гадәти бер төбәгенә әйләнде. Моны Татарстан түрәләре үзләре дә халыкка бик тырышып сеңдерергә тырыша. Хәер, Шәймиев үзе дә 1994 елда ук суверенитетның милли төсмере булмавын белдерә. Дөрес, сүздә Татарстанны үзенчәлекле юлдан баручы республика итеп күрсәтергә тырыштылар. Бүген исә бу “үзенчәлекле юл” да тарихта гына калыр дип уйлаучылар бар.
90нчы еллар уртасында Мәскәү – Казан аралары ал да гөл булыр, хәзер милләтчеләр басымы кирәк түгел дип уйлаган Шәймиев, берничә ел үтүгә, үзенең шушы сәяси ялгышын таныган дип сөйлиләр. Әмма ул вакытта халыкның мөстәкыйльлек рухы сүнгән булуы аңлашыла.
Шәймиев хакимияткә Владимир Путин килгәч кенә, Мәскәүдән шикләнә башлый. Ул аның Борис Ельцинның капма-каршысы, каты куллы кеше булуын аңлый. Ә 1995 елда Дәүләт Шурасына икенче чакырылыш депутатлар сайлаганда, Минтимер Шәймиевкә милләтчеләр кирәк булмый әле. Шул рәвешле Татар иҗтимагый үзәге башлыгы Марат Мөлеков, язучы Фәүзия Бәйрәмова, режиссер Дамир Сираҗиев һәм бик күпләр 1995 елда депутатлыкка узмый.
Мондый шәхесләрнең исемлеге зур. 90нчы еллар башында Казан-Мәскәү юлын күп таптаган тарихчы Индус Таһиров та 2002 елда Татар конгрессы башлыгы итеп сайланмый, 2004 елда депутатлыктан да китә. Тора-бара җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, язучы Ринат Мөхәммәдиев тә хакимият тирәсеннән читләштерелә.
Хәзер Дәүләт Шурасында милли проблемалар турында сүз әйтүче ике депутат – Разил Вәлиев белән Туфан Миңнуллин гына калды. Алары да “Бердәм Русия” фиркасенә керү аркасында. Элекке депутат Фәндәс Сафиуллин сүзләре белән әйткәндә, аларны да депутатлыктан төшереп калдырсалар, Шура тулысынча “чистарачак”, Татарстанда “татар проблемасы бетәчәк”.
– Без хакимиятнең милли проблемага битараф булуын соңгы елларда гына аңладык. Алар безне үзләре рәхәтләнеп баю өчен читләштерделәр. Бу кешеләрнең исем-фамилиясеннән киләчәк буыннар оялыр дип ышанам, – ди Сафиуллин.
Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова 1990 елда Югары Советка депутат булып Саба районы хуҗасын җиңеп сайлана. Татарстан бәйсезлеге декларациясен кабул итүдә катнаша. Аның сүзләренчә, декларациядә дәүләт теле итеп татар теле генә кабул ителергә тиеш була.
– Без моңа хәтта русларны ризалаштырдык. Ул вакытта СССР җимерелергә торган вакыт, аларның котлары чыккан иде. Руслар татар теленең генә дәүләт теле буласына ризалашты. Әмма Шәймиев декларация кабул иткәндә: ике тел дә дәүләт теле булырга тиеш дип әйтте”, – ди Бәйрәмова.
Фәүзия Бәйрәмова милләтчеләрне хакимияттән читләштерү сәясәте 1993 елның җәеннән үк башланды дип саный. Ул моны 1993 елда Ельцинның Мәскәүдәге парламент йортын бомбага тотуы белән аңлата.
– Шул вакытта безнең җитәкчеләр бу хәл Татарстанга да килер дип бик каты куркып, тегеләр сорамаган килеш, килешү юлларын эзләргә тотынды. 1994 елның февралендә ике арадагы шартнамәгә кул куелды, шуннан соң ахыргача чигенү башланды.
Мин Декларациянең 20 еллыгын хөкем ителгән җинаятьче булып каршылыйм. Минем өчен нәтиҗәсе шул. Шуның өчен җитәкчеләргә дога кылыйммы? Минем кебекләр бер мин генә түгел.
Хакимияттәгеләргә котырып баерга кирәк иде. Ә без моны аларның күзләренә карап әйтә идек. Хәзер менә халыкның фатирына түләсә, акчасы ашарга калмый. Алар татарны урыс, урысны татар белән куркыттылар. Янәсе, без булмасак хакимияткә милләтчеләр килә. Бу карта егерме ел уйнады. Хәзер менә карта да, Шәймиев тә юк, милләт тә юк дәрәҗәсендә, – ди Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова.
Милләтчеләр ничек кенә сүкмәсен, Татарстан суверенлыгы йөзе булып алар түгел, ә нәкъ менә Шәймиев тора. Әмма ул да Декларациянең 20 еллыгын Президент буларак түгел, башка дәрәҗәдә каршы ала. 2013 елда Казанда Универсиаданы Президент буларак үткәрергә уйлаган, быел ТАССРның 90 еллыгында Дәүләт Шурасында Русиядә федерализм турында нотык укырга җыенган Минтимер Шәймиев, чыннан да, кинәт кенә үз теләге белән Президентлыктан китәргә булды. Әмма аның хакимияттән үзе теләп китмәвен әйтүчеләр дә бар. Шәймиев өчен сәяси уен көтмәгәндә тәмамланды. Мәскәүгә артык ышанып, бөтенесеннән коры калган татар, нугай морзалары кебек.
Саша ДОЛГОВ
“Татарны бүлмәгез!”
М.Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге Русиядә үтәчәк җанисәп алдыннан татарларга булган мөнәсәбәткә ризасызлык белдерә. Шул уңайдан 10 августта Казанның Ирек мәйданында пикет оештырылды.
– Мәскәүдә Тишков әфәнде татар милләтен 100гә бүлгән. Ә русны бүлми. Кубань, Ставрополь, Дон казаклары, “памор”лар, “вятич”лар бөтенесе рус дип санала. Мәскәү бер татарны гына яратмады. Башкортстанда да Рәхимов 250 мең татарны башкорт дип яздырды. Бу мәсьәләләргә нәфрәт белдереп, бүген пикетка чыктык, – ди Татар иҗтимагый үзәгенең президиум әгъзасы Ринат Йосыф.
Пикетчылар милләтләр исемлегенең кеше көлкесе итеп төзелүенә шакката. Анда татарлар “татар-руслар”, “татар-башкортлар”, “Идел-Кама болгарлары”, “Идел-Кама булгарлары”, “Идел болгарлары”, “Кама болгарлары”… тагын әллә кемнәр.
– Әйтәсе сүз әйтелде, аны кат-кат кабатлаудан мәгънә юк. Бу мәсьәләгә галимнәр, милләтпәрвәрләр мөнәсәбәте билгеле, әмма җитәкчелекнеке юк. Дәүләт Советы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, парламентта мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев фикерен ишетәсе иде. Бу проблеманың сәяси ягы бар. Әмма аны беркем дә әйтми, – ди тарихчы Дамир Исхаков.
– Без татарлар санын һәрвакыттагыча алдап түгел, ә гадел юл белән тикшереп язуларын таләп итәбез. Бу мөрәҗәгать белән Дмитрий Медведевка, Владимир Путинга хат яздык, – ди М.Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге президиумы рәисе Нуриәхмәт Галишан.
Гадел ГАЛӘМЕТДИН
azatliq.org
Район хакиме хөкем ителде
Моны БашкортстанныңКушнаренко район халкы тарихи вакыйга буларак кабул итте. Чөнки Сергей Касаткинга каршы 4 ел буе көрәш алып барган иде алар. Төрле башбаштаклыкка юл куйган, күп кеше канын бозган хакимият башлыгына карата башланган суд утырышлары гына да 4 ай дәвам итте. Нәтиҗәдә, элекке хаким 3 елга шартлы рәвештә хөкем ителде һәм аңа алдагы бер ярым елда җитәкче вазифалар тәкъдим ителмәскә тиеш, дип әйтелде.
Шулай итеп, райондагы гаделлек юллаучылар үз морадына иреште кебек.
– Сергей Касаткин район милкен таратып бетерде, эшләргә һәм яшәргә һичбер шартлар калмады. Аның башбаштаклыгы аркасында йөзләрчә кеше бер сәбәпсезгә эш урыныннан алынды. Халык куркыту һәм басым астында яшәргә мәҗбүр булды, – дип белдерде аңа каршы чыгучылар.
Кушнаренко районындагы каршылык чараларын оештыручыларның берсе Илфир Гәрәев гаделлек юллаучыларның моның белән генә тынычланмаячагын, ә Касаткинны төрмәгә утыртуга ирешәчәкләрен әйтә. Аның әйтүенчә, Кушнаренко районының элекке хакименә карата ачылган җинаять эшен тикшерү бик авыр барган:
– Суд С.Касаткинны төрлечә якларга тырышты, ләкин җәмәгатьчелек басымы астында без теләгәнрәк карар чыгарырга мәҗбүр булды. Моңа Башкортстанда Президент һәм премьер-министр алмашыну да йогынты ясамый калмады, билгеле, – ди Илфир Гәрәев.
Шулай итеп, заманалар үзгәрә. Җөмһүрияттәге оппозиция вәкилләре фикеренчә, яңа Президент хәзер икенче адым итеп район һәм шәһәрләр хакимнәре арасында да “чистарту” эшләрен башларга тиеш.
Фәнис ФӘТХИ
Аракы җитештерүчеләр башлыгы яңарды
“Татспиртпром” ширкәте, “Татнефть”тән кала, республиканың икенче эре салым түләүчесе. 20 июльдә үткән җыелышта хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков “Татспиртпром”ның эшенә канәгатьсезлек белдерде.
Рәсми мәгълүматларга караганда, ширкәтнең Татарстаннан читтә товар сату күләме нык кимегән. Әлеге җыелышта шулай ук Татарстандагы төп аракы җитештерүче ширкәтнең заводларында эш белән тәэмин итү уртача 38 процент булуы, 4 заводның ябылуы да искә алына.
Озак та үтмәде, 5 августта “Татспиртпром”га яңа җитәкче итеп Минзәлә район башлыгы булып эшләгән Георгий Куприянов куелды.
“Бизнес Online” газетасы язуынча, Рөстәм Миңнеханов 2000 ел башларында хөкүмәтне җитәкләгәндә, “Татспиртпром” башлыгы белән киеренке хәл туган. “Безнең гәҗит”тә соңгы санында, республикадагы кадрлар сәясәтенә мөнәсәбәттә, Миңнеханов үз кешеләрен куя, дигәнрәк фикер белдергән иде: “Татспиртпром” башлыгы Рәшит Шәйхетдиновны Миңнеханов күптән өнәп бетерми, дигән сүзләр йөри. Ул президентлык постында раслангач та, “Татспиртпром” милкендәге Казан ипподромына прокуратурадан тикшерүчеләр килеп төште”, дип язды “БГ”.
Рәшит Шәйхетдинов вазифасын калдырган вакытта хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков аңа президентның “Рәхмәт хаты”н тапшырды. Русиядә китеп баручыларны мактап озату гадәти хәл.
Рөстәм ИСХАКЫЙ
Фермерлар проблемага батты
Елдагыча фермерларның күбесе дәүләттән зур-зур кредитлар алып, мул уңыш җыеп, акча эшләргә ниятләгән иде. Корылык планнарны челпәрәмә китерде. Хөкүмәт ярдәме һәр фермерга да барып җитмәячәк.
Корылык булу сәбәпле, көтелгән 5 миллион тонна игеннең 1 миллионы да җыелмаячак. Нәтиҗәдә, табыш юк, әмма һавага очкан акчаны да кире кайтарасы бар. Мал-туарны кышлата алу да шик астында.
– Әлегә бу тармакта Татарстаннан гына финанс ярдәме күрсәтелә. Федераль үзәктән ярдәм көтелә, дисәләр дә, барыбер фермерлар хәле былтыргы кебек булмаячак. Бу бары тик авыл хуҗалыгын яшәтү чарасы гына. Татарстанда малга азык әзерләү мөмкинлеге юк. Шуңа күрә башка төбәкләргә чыгып, азык тупларга мәҗбүрләр. Шулай ук икенче ел чәчүенә әзерлектә дә авырлыклар бар, – ди Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында тармакларны үстерү бүлеге җитәкчесе Илдус Вәлиев.
Авыл хуҗалыгы тармагына Татарстан бюджетыннан башта 300 миллион, соңрак 500 миллион сум бирелде. Президент Рөстәм Миңнеханов эре һәм вак ширкәтләргә тагын 1 миллиард сум вәгъдә итте. Татарстан Федераль үзәктән 5,8 миллиард сум ярдәм сорый. Әлегә республика бу акчаны күрмәде”, – ди Вәлиев.
Соңгы арада Татарстанның фермерлар ассоциациясенә ризасызлык белдереп мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. Кайбер фермерлар ярдәмгә дип каралган акчаның эре авыл хуҗалыгы ширкәтләренә генә җибәрелүен, ә зур булмаган фермер хуҗалыкларына барып җитмәвен әйтә.
Илдус Вәлиев исә бу фикерне инкарь итә. “Акча ала алмауда фермерлар үзләре гаепле. Кече фермерчылыклар рәсми теркәлми, үз эшенә хисап ясамый, салым түләми. Документлар буенча алар юк, әмма чынлыкта бар. Мондый фермерлар нинди генә кыенлык кичерсә дә, без аларга ярдәм итә алмыйбыз”, – ди ул.
Гадел ГАЛӘМЕТДИН
azatliq.org
Чуашстанда сусызлык шаукымнары
Русиядә урнашкан корылык һәм янгыннар Чуашстанны да читләтеп узмады. Җөмһүриятнең күп кенә районнарында гадәттән тыш хәл игълан ителде.
Алатыр һәм Кирә урманнарында янгыннар “кечкенә” статусыннан “зур”га күчте. Өстәвенә, Чуашстан урманнарына Мари якларыннан янгын кереп бара.
Әлбәттә, әлеге гадәттән тыш корылыктан бар халык иза чигә. Әмма иң зур зыян күрүчеләр – авыл халкы. Быел җир эшчәннәре уңыш алудан өметен өзде. Әмма бәла ялгыз йөрми диләр бит: корылык авыл халкын сусыз да калдыра башлады.
Чуашстанның Шыгырдан авылы мисалында бу бик ачык күренә. Авыл уртасыннан ага торган кечкенә елга инде кипте. Авылдагы коеларда су бетә.
– Безнең йортта ике кое. Икесендә дә су юк, – дип сөйли шыгырданлы Фәрит Глухов. – Урамдагы башка коеларда да бетте. Суы мул булган бер-ике кое бар авылда, халык шунда килә. Без дә чират торып шуннан алабыз. Күрше авыллар да бирегә килә. Су җыела бара, шуны көтеп торабыз. Артыгы юк. Хайваннарга, кирәк-яракка, яшелчәләргә сибәргә суны сатып алабыз. Хәзер халык елга тирәләрендә чишмәләрне эзләргә тотынды.
Шушы челләдә Дамир Хөсәенов тимер мичләр ясый. Дамир белән сөйләшәбез:
– Көненә биш-алты литр су эчелә. Минем коеда, Аллаһыга шөкер, су бар. Әмма бакчаларда алмагачлар корый башлады, бәрәңгеләр дә шулай ук. Әле бер-ике атна элек яшел иде, хәзер саргайдылар. Бәрәңгесе бар, әмма бик вак.
Төрле шешәдә, төрле атамада булган су авыл кибетләренә машиналап кайта.
“Суларны тартмалар белән сатып алалар. Туңдырма да яхшы китә. Бәяләрен күтәрмәдек”, – дип сөйли Шыгырдандагы күпсанлы кибетләрнең берсендә эшләүче Айгөл.
Ләкин су хәзер кибетләрдә генә сатылмый. Шыгырданда маллар да күп, төзелеш тә бара. Кирпечтән яңа йортлар даими төзелеп тора. Боларга да су кирәк. Шыгырдан халкын бу мәсьәләдә Марс коткара. Ул суны тонналап ташый. Бушка түгел, әмма бәясе дә трактор чыгымнарын гына капларлык:
– Берьюлы өч тонна су алып кайта алабыз. Авыл янында Ташбуа дигән урын бар, шуннан алып киләбез. Сораучылар күп. Авылда мин генә түгел, күп кеше су ташу җайланмалары булдырды. Өч тонна су биш йөз тәңкә тора.
Шыгырданда коеларны чистартып, бер-ике метрга тирәнәйтеп карыйлар, әмма анда да су юк.
– Авылда коелар 9-10 метр тирәнлектә. Хәзер 30ар метрлы тирән скважиналар казыта башладылар. Су чыга. Ләкин бер-ике көннән саргая диләр. Тимер күп, ди, суда. Скважина казыган өчен, бер метрына 2,5-3 мең сорыйлар. 30 метр казытсаң, 70-80 меңнәргә төшә, – ди Дамир Хөсәенов.
Пошаманга калганнан авылда төрле сүзләр йөри башлаган: фәлән ура
Комментарии