«Ирләрегез балыкка барса, ачуланмагыз!»

«Ирләрегез балыкка барса, ачуланмагыз!»

Читтән карап торганда, балык тоту әллә ни авыр эш түгел кебек. Кармакны суга саласың да көтеп кенә утырасың. Тик менә һәвәскәр балыкчылар башкача фикер йөртә: балык тотуның да үз җае һәм серләре бар. Биектау районының Татар Урматы авылында яшәүче Рамил Гыйльманов белән шул хакта сөйләштек.

Беренче мәртәбә елга буена кармак салырга дип, 7 яшендә төшә ул. Ошап китә бит бу эш. Кайберәүләр кебек, айга бер генә барып кайтмый, чын һәвәскәр балыкчыга әйләнгән Рамил. Үзе әйтүенчә, күңеленә рәхәтлек, тынычлык алып, ял итеп кайта ул су буеннан. Көненә 10шар сәгать балык тотып утыра икән.

Балыкка күбрәк иртәнге якта йөрим. Көн яктыра башлаганчы ук. Бу сәгать төнге 2ләр тирәсе була, мондый вакытта яр тирәсендә зуррак балыклар йөри. Баргач та, шундук кармагыңны саплап, суга ыргыттың түгел, башта җим сибеп, балыкларны ашатырга кирәк. Хәзер сатуда нинди генә җимнәр юк: рәхәтләнеп сип. Тик мин кибет җименең бер файдасын да күрмим. Аны акча эшләү өчен генә ясалган дип саныйм. Җимнәрне күбрәк үзем ясарга тырышам. Арпа, тары ярмалары пешерәм. Пешерәм дип, аны ботка булганчы пешермисең инде. Суга салып кайнатасың да, кайнап чыккач, 15-20 минут тотасың. Шуны су өстенә сипкәч, бераздан балыклар ризык исен сизеп киләчәк. «Менә ашаттым инде, ашаганнардыр инде болар, нишләп эләкми соң?» – дип каударлану файдасыз. Сабыр булырга кирәк, көтә белергә. 100 процент ышаныч белән әйтәм: елга буена төшкәч, җим сибәсең икән, балык сиңа эләгәчәк. Аннан соң су өстендә йөргән балыкка алданмагыз. Кармакка, гадәттә, төптә йөри торган балык эләгә. Өстә генә йөзгәне яки тук, яки ялкау балык була, тотыла торган балык су төбендә, эзләнеп йөри ул.

Җим турында сүз киткәч, Рамил үзенең белгәннәре белән тагын да тирәнрәк уртаклашты. Бөтенебез дә беләбез: балык күп очракта суалчанга тотыла. Тик менә аны казып алу белән елга буена чабарга кирәкми икән. Әгәр балык күп капсын дисәң, суалчаннарны берничә көн мүк салынган банкада тотарга кирәк. Шул вакытта ул балыкны ныграк җәлеп итәчәк. Суалчаннарны кояш астында да калдырырга ярамый, дип аңлата әңгәмәдәшем. Алар тиз кибәчәкләр. Саклау өчен калай банкалар кулланмау яхшырак икән. Калай савытларда ни сәбәпледер суалчаннар тизрәк үлә, дип аңлата Рамил Гыйльманов.

Аннан соң суалчанны ешрак алмаштырып торырга кирәк, чәйнәлеп беткәненә эрерәк балыклар якын да килмәячәк. Ә инде хәтта тук балыкның да «аппетитын ачу» өчен, бер тамчы бал белән табада кыздырып алган кечкенә генә ипи кисәген кулланырга ярый. Монысы четереклерәк вариант. Ә менә үзем еш кына манный камырын кулланам. Бу камырны үзең ясыйсың. Бер рюмкага манный саласың, шуңа әз-әзләп салкын су өсти-өсти болгатасың. Манный суга чыланып, бер биш минут тирәсе торгач, суны үзенә сеңдереп бетерә һәм камыр кебек куера.

Балык күбрәк нинди урыннарда эләгә?

Камышлырак урын кирәк инде. Балык күбесенчә камышка якын килә. Аннан соң, суның төсенә игътибар итәргә кирәк. Күп итеп тотыйм дисәң, чиста, үтә күренмәлерәк сулы урынны сайларга кирәк. Әгәр су артык болганчык булса, яшел әйберләр үсеп утырса, артык күпкә өмет итмә. Артык болганчык суда балык аз хәрәкәтләнүчән була. Ә менә уртача гына болганчык булса, чиста сулы урындагыга караганда да уңышың күбрәк булуы бар, чөнки мондый суларда балык нык хәрәкәтләнүчән була.

Рамил әйтүенчә, балыкның ничек эләгәчәге һава торышына да бик бәйле. Шуңа күрә, сулык буена барганчы, иң беренче чиратта интернеттан һава торышын кереп карап чыга икән. Әгәр һава торышы кинәт үзгәреп торса, (әйтик, быелгы җәйдәге кебек: бер көн салкын, икенче көнне җылы), бөтенләй берни дә эләктерә алмый кайтуың бар. Һәм бу «балыксызлык» берничә көнгә кадәр сузыла икән. Температураның бер түбәнәеп, бер күтәрелүе яхшы уңыш юрамый. Җилле көнне дә кармакны читкә алып куеп торсаң әйбәтрәк булыр, дип аңлата егет. Иң яхшысы: суны аз гына дулкынландырып, акрын гына искән җилле көн.

Кояш күзгә туры карап торган эсседә дә балык аз эләгә. Мин бит инде тик торганнан гына таң белән бергә торып балыкка ашыкмыйм: артык кояш булганда балык начар эләгә. Кызу вакытларда ул төптә, салкында булырга ярата, шуңа күрә җим эзлим дип кенә су өстенә күтәрелүе икеле. Нигездә, күләгәлерәк урынга, су өстеннән асылынып торган таллар арасына, биек яр янынарак – шул урыннарга кача. Ә инде кичке якта, кояш сүлпәнәйгәч, су буена төшсәң – монысы әйбәт. Балык инде төптә ятмый. Аннан соң, балык атмосфера басымын бик сизүчән. Әгәр ул кисәк күтәрелә икән, елга буена барудан файда юк – эләкми. Басым 750 булганда – ул стабиль була. Мондый вакытта балык яхшы эләгә. Әгәр басым шушыннан түбәнрәк икән, балык үзен авыррак йөртә аның хәрәкәтләнергә дә теләге юк.

Рамил, балык тавыш яратмый диләр бит, дөрес сүзме ул?

Дөрес, әлбәттә. Су янына килгәндә артык тавышланырга ярамый, балыкларның ишетү сәләте бик көчле, ул тавыш чыганагының кайда икәнен шундук сизә. Шуңа күрә акрын гына басып, кычкырып сөйләшми генә килергә кирәк. Аннан соң өстеңә кигән киемеңне дә чамалыйсың инде: артык кычкырып торган төсләрдәгесен кимәвең яхшырак: балык күрергә дә мөмкин аны. Балыкның исне сизү сәләте дә көчле. Китапларда да шул хакта язылган. Ул искә хәтта кешегә караганда да, сизгеррәк икән. Тәмәке тарткач, кулыңны юмый гына балык сапласаң, ул мондый җимгә бик сирәк килә.

Менә шундый, беренче карашка гадәти генә тоелган эш тә, үз нечкәлекләренә шактый бай булып чыкты. Шуңа да карамастан, Рамил балыкка бик теләп һәм ашкынып бара, төннәрен йоклый алмыйча, «уяна алсам ярый, иртәгә балыкка барасы бар бит», дип ята икән хәтта. Аның үз сынамышы да бар: кармакка җим кигергәндә, җимгә ике тапкыр төкерергә кирәк, төкереп куйгач, яхшы эләгә, ди.

Балыкны тоттың да, эш бетте түгел бит әле. Аны ничек тә булса ашап та бетерергә кирәк. Рамил үзе, бер барганда 10шар кило балык тотам, дип сөйли. Шуңа күрә аны куллануның да үз җаен тапкан. Әйтик, чуртан балыгын майлырак ит кисәге белән чыгарасың икән, аннан менә дигән кәтлит ясап булачак. Тәме дә үзенчәлекле, йомшак та, сусыл да була, ди. Кечкенәрәк кәрәкә балыкларын да (карась) шушы ук алым белән эшкәртергә мөмкин. Тик аларны иттарткычтан ике мәртәбә уздыру кирәк: кылчыклары калмасын өчен. Шулай ук, балыкларын киптерә дә әле ул.

Башта тозга ышкып, 3 көн тотам. Аннан соң тоздан алам да, яхшылап юып, 4 сәгатькә салкын суга тыгам. Аның бөтен артык тозлары шунда чыгып бетә. Аннан соң кызурак, чебен булмаган бинага киптерергә эләм. Балыкның артык зурларын киптерергә кирәкми: авырдан кибә ул, кортларга да мөмкин. Һәм инде саңакларын алырга тырышыгыз. Балыкның саңагы калса, ул да кортлаячак. Инде әңгәмәбезне тәмамлап, хатын-кызларга мөрәҗәгать белән чыгар идем. Гүзәл затларыбыз! Ирләрегез балыкка барам ди икән, берүк каршы килмәгез. Безнең холык шундый инде: тумыштан аучы бит без. Вакытны бушка уздырып кайтасың дип, ачуланмагыз, ул анда ял итеп, тынычланып кайта. Беренчедән, гаиләгездә татулык хөкем сөрер, икенчедән, алып кайткан балыкларын барыбер бергә утырып ашыйсыз бит! – ди балыкчы Рамил.

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Биектау – Казан

Комментарии