Җиләк пешкән чак, кадерен белеп кал!

Җиләк пешкән чак, кадерен белеп кал!

Мин кечкенә чактан җир җиләге җыярга яратам. Икенче, өченче сыйныфларда укыганда ук күршеләргә ияреп җиләккә йөрдем. Миңа, нишләптер, әби өйдәге иң зур чиләкне тоттыра иде. Мин сер бирмәскә тырышып, шул 12 литрлы чиләкне тутырып кайтам. Әмма кечкенәдән кура җиләген җыярга курыктым. Безнең әбиләрдән урман ерак түгел, булса, 500метр бардыр. Җәен без бала-чага гел шул урман буенда ята идек. Урманда еш булсак та, гел еланнан куркам. Шуңа, кураны җыярга барганым юк та инде.

Безнең авылда Рәбига Закирова исемле апа бар. Ул ел саен җир җиләгеннән 60–70 банка кайнатма ясый. Билгеле инде, үзләре генә моның кадәр кайнатманы ашап бетерә алмыйлар. Туган-тумачаларына, балаларына күчтәнәчкә шуңа гел варенье тотып бара ул. Көз көне, алмалар өлгергәч, алма җыярга да йөри әле. Как (алманы пешереп, тишекле савыттан чыгаралар һәм шикәр белән болгатып, яссы формага китереп, киптереп ясыйлар), компотлар , алма кайнатмалары ясый. Җир җиләген җыярга, авылда иң беренче ул бара. Әле җиләкләр рәтләп пешеп тә җитмәгән була, ә Рәбига апа бөтен җиләкле урыннарны айкап, кайда җиләк бар, кайда уңмаган, кайда эре, кай урында вак, барысын да тикшереп, «разведка» ясап кайтырга да өлгерә. Үземнең дә аның белән җиләк җыярга да, алмага да барган бар. Җитмеш яшь миңа, дип тормый, теләсә кайсы яшь кешене дә уздырып җыя. Быел авырып киткән әле, шуңа авылдагыларның күбесе җиләкнең кайда күплеген дә, пешкәнме икәнлеген дә белми торалар.

Быелгы җәй узган елгыга караганда яңгырлырак булды. Сабантуйлардан соң күп кенә җиләклекләр ап-ак чәчәккә күмелгән иде. Яңгыр вакытында бал кортлары оча алмый, шуңа күрә, чәчәкләр дә серкәләнми. Әмма шуңа да карамастан, җир җиләге быел да шактый уңган. Авылда хәзер печән вакыты, авыл халкы печәнлектәге җиләкне генә җыярга өлгерә, анысы да ял вакытында гына әле. Ял көннәрендә шәһәрдән ялга кайткан халык та табигатьнең «күчтәнәчләрен» авыз итәргә ашыга. Әби-бабайлар да өйдә тик ятмый, атка, мотоциклларына утырып җиләк җыярга йөри. Кышкы салкын көннәрдә, кайнар чәйне үзең ясаган җиләк кайнатмасы белән эчүе үзе бер рәхәтлек! Әмма һәр рәхәтлек өчен түләргә дә кирәк икәнен онытмаска кирәктер. Җиләк-җимеш сезоны башланып өлгермәде, шикәр комының бәясен күтәреп тә куйдылар. Элек килограммын 29–30 сумга алып булса, хәзер исә шикәр 40 сум тора торган кибетләр дә бар. Виктория җиләге әле яңа гына сатыла башлаганда, якынча гына санап караган идем, өч литрлы җиләк кайнатмасы 900 сумга төшә икән. Хәзер инде викторияне базарның һәр почмагында очратырга була, бәясе дә бераз төште. Килограммын ике йөз сумга да, 160–180гә сатучылар да бар, җиләге нинди булуга карап инде. Вак булса, бәясе дә арзанрак. Тик әлеге дә баягы, җиләк чәчәк атканда явым-төшем күп булганлыктан, бакча җиләге быел баллы түгел, әчкелтем. Виктория суны күп яратса да, артык дымлылыкны да үз итми шул. Ә менә җир җиләгенә яңгыр килешкән, ул быел шактый эре булып үскән. Мәскәү базарында ярты литрлы җир җиләген якынча 50–70 сумга сатып алырга була, ә Үзәк базарда (Колхоз базарында) шундый ук савыттагы җиләкне 50 сумга сатып торалар. Базардагы җиләк сатучыларның күплегеннән чыгып фикер йөртсәң, каен җиләге дә шактый уңган дияргә була. Каен җиләге барлык җиләкләр арасында да иң хуш исле, иң тәмлеседер. Шуңадырмы аның бәясе дә шактый югары. Тулыр-тулмас майонез чиләгендәге каен җиләген Мәскәү базарындагы җиләкчеләр 250 сумга сата, ә пластик стакандагы каен җиләге сезгә 130–150 сумга төшәргә мөмкин. Инде кура җиләге белән сату итүчеләр дә күренгәли башлады. Шул ук базарда бер бабай бер литр кура җиләген 250 сумга тәкъдим итеп тора иде.

Һава шартларының шундый булуы, без, кешеләр өчен генә түгел, ә бөҗәкләр һәм еланнар өчен дә әйбәт булды. Быел еланнар аеруча да күп үрчегән, шуңа күрә, табиблар сак булырга һәм урманнарга, болынлыкларга ялгыз гына йөрмәскә киңәш итә. Еланнар кояш җылысын ярата, еш кына кояшка чыгып яталар. Шуңа үләннәр бик биек булмаган урыннарда йөргәндә дә игътибарлы булуыгыз сорала.

Лилия ХАРИС.

Комментарии