- 16.06.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №24 (13 июнь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Йөрәк турысы аз гына авыртып китсә дә, нәрсә булыр бу, дип хафага калабыз. Йөрәк бит ул! Аны сафтан чыгара торган чирләр бихисап. Шуларның берсе – йөрәкнең ишемик авыруы. Хәзерге заманда бу чир бигрәк тә киң таралган.
Йөрәк ишемик авыруы – йөрәк мускулларына тиешле күләмдә кан килеп җитмәү ул. Барлыкка килү сәбәпләре төрле булырга мөмкин, шулай да иң еш очрый торган сәбәп – йөрәк артерияләре атеросклерозы.
Йөрәк ишемик авыруы турында нинди билгеләр сөйли?
– йөрәк турысы чәнчеп тору;
– күкрәк читлеге авырту;
– куллар авырту;
– аскы теш казналыгы авырту;
– арка авырту;
– тын кысылу;
– укшыту;
– бик каты тирләү;
– йөрәк тибеше ритмы бозылу.
Бу чир дулкын сыман: йә ул озак вакыт үзен сиздерми, ә көннәрдән бер көнне китереп бәрә. Чир дистә еллар дәвамында борчымаска, тыныч кына үз эшен эшләп ятарга мөмкин.
Стенокардия дигән чир күпләргә таныш. Аны икенче төрле күкрәк бакасы диләр. Ул йөрәк ишемик авыруының бер формасы. Стенокардия булганда йөрәк кысып авырта, авырту сул кулга да күчә, ул ойый. Еш кына һава җитми, тын кысыла, кайвакыт эчнең өске өлеше дә авыртырга мөмкин. Стенокардия өянәге вакытында бөтен тән авырая, күкрәк читлеге яндырып алгандай авырта.
«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге терапевты, кардиолог Рима Корбан кызы Яруллина, йөрәк ишемик авыруына, беренче чиратта, кандагы холестеринның артуы, югары кан басымы, тәмәке тарту, шикәр диабеты, гиподинамия, симерү кебек сәбәпләрне күрсәтте.
Йөрәк белән шаярмыйлар, шуңа күрә авырту билгеләре барлыкка килүгә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә заманча технологияләр ярдәмендә дәвалыйлар. Йөрәкнең ишемик авыртуларын да дәвалап, кешегә тулы канлы яшәү рәвеше алып барырга мөмкинлек бирәләр.
Дәвалауның башка ысуллары хакында тулырак мәгълүматны «Казан клиникасы»на шалтыратып белешә аласыз. Телефоны: (843) 2-101-106.
Сөмбел СӘЙФИ әзерләде
Реклама хокукында

Комментарии