Конкурс тәкъдим итәм

Конкурс тәкъдим итәм

Хөрмәтле редакция! Мин газетада «Мәңге яшә, бәрәңге!» дигән конкурс үткәрергә тәкъдим итәм. Ни өчен дигәндә, беренчедән, бәрәңгедән әзерләнгән ризыклар күп һәм алар иң тәмле ризыклар. Аны әле икенче икмәк дип тә йөртәләр. Икенчедән, сугыш һәм аннан соңгы елларда (1941-1951) ул икенче икмәк тә, беренче икмәк тә булды, шул чор кешеләрне ачка үлүдән саклап калды. Ул чорда сөткә дә, иткә дә, йомыркага да, йонга да, тирегә дә салым салдылар. Ә менә бәрәңгегә – юк. Моны, бәлки, югарыдагы җитәкчеләр халыкны ачка үтермәс өчен шулай эшләгәннәрдер. Әгәр үлчәүгә салсаң, башка төр азык-төлек 5-10 проценттан артмагандыр. Шулай да алар, иш янына куш, дигәндәй, бик зур файда иттеләр. Ә төп ризык бәрәңге иде. Менә ни өчен дә хөрмәт зур ул бәрәңгегә, аеруча өлкән яшьтәге кешеләрдә. Әле хәзер дә аның кирәге чыгамы, юкмы, бәрәңге чүпләгәндә аның чикләвек кадәрлеләрен дә җирдә калдырмыйлар. Әгәр дә шундый конкурс игълан итсәгез, мин үземнең «Мәңге яшә, бәрәңге!» дигән җырымны җибәрәм. Бәрәңге яратучы берәр композитор бәлки аңа көй дә язар. Инде конкурста җиңүчегә бүләк мәсьәләсенә килгәндә, акчага ала торган бүләкләр кирәкми. Җиңүче бер 10 кешенең исемен зур хәрефләр белән газетага «Конкурста җиңүчеләр!» дип языгыз да, менә шул иң зур бүләк булыр.

Бәрәңгене нык яратучылар исеменнән

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,

Тукай районы, Иске Абдул авылы

«Мәңге яшә, бәрәңге!»

(җыр)

Син падишаһ һәр азыкка,

Баш иябез каршыңда.

Бәлеш, шәңгә һәм өчпочмак –

Катнашасың барсында.

Симез иткә, котлетларга

Гарнир өчен син кирәк.

Басуларда көлдә пешсәң,

Тәмле бит син бигрәк.

Базлар тулып, сөендереп,

Син керәсең һәр кышка.

Җиләк-җимеш синнән көнли,

Аның гомере кыска.

Күпме генә ашасаң да

Күңелне кайтармыйсың.

Икенче көз җиткәндә дә

Син әле картаймыйсың.

Бик ерактан ук тоябыз

Синең тәмле исеңне.

Тәмле ризыклар да бик күп,

Юк бәрәңге шикелле.

Сине ашап үскән ирләр

Була юан бәдәнле.

Һәр табынның күрке булып,

Мәңге яшә, бәрәңге!

РЕДАКЦИЯДӘН: даими авторыбыз бик кызыклы тәкъдим ясый. Рәхәтләнеп кабул итәбез. Һәм укучыларыбызны бәрәңге белән бәйле хатирәләре белән бүлешергә чакырабыз. Ул шигырьме, әллә кызыклы вакыйгамы, әллә гыйбрәтле хәлме – конкурс ирекле. Ә җиңүчеләрне газетабыздан истәлекле бүләкләр көтә. Язма авторлары телефоннарын да күрсәтсен иде.

Комментарии