- 15.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №49 (9 декабрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Калкансыман биз белән бәйле проблемалар үзен көтмәгәндә сиздерергә мөмкин. Әйтик, үзеңне яхшы хис итеп йөрисең, сәламәтлегең дә борчымый һәм көннәрдән бер көнне диспансеризация үтү өчен генә поликлиникага барасың. Һәм менә сиңа кирәк булса – биздә төен барлыгы ачыклана.
Гомумән, калкансыман биз чирләре иң киң таралганнар рәтендә – эндокрин системасы авырулары арасында, шикәр диабетыннан гына калышып, икенче урынны билиләр. Бу төрдәге чирләрнең киң таралыш алуы беренче чиратта начар экологиягә бәйле. Азыкта һәм суда йод җитешмәү, радиация шулай ук калкансыман биз белән проблема китереп чыгара. Шулар тора-бара биз төеннәренә һәм кистага әйләнә инде.
Калкансыман биз – зур булмаган орган (авырлыгы 25 грамм тирәсе генә). Ул биологик актив матдәләр – гормоннар – бүлеп чыгара. Алар исә матдәләр алмашын көйләп тота, физик активлыкны арттыра, баш мие, йөрәк һәм башка эчке органнарның дөрес эшчәнлеген тәэмин итә. Бу кечкенә генә органның организм өчен никадәр кирәклеген аңлагансыздыр инде.
Калкансыман бизнең эшчәнлеге бозылуны нинди билгеләрдән белеп була соң? Хәлсезлек, йоклый алмау, чамадан тыш тирләү, кәефнең «уйнавы», авырлыкның артуы яисә, киресенчә, көтмәгәндә кимүе һ.б. Бу симптомнар зур шәһәрдә яшәүче һәркемдә дә (аеруча кышын) күзәтелергә мөмкин. Тик алар даимигә әйләнсә, эндокринологка күренергә вакыт дигән сүз. Биздәге төен үзен сиздерми генә үсә ала, шуңа күрә без аны башлангыч чорында белмибез дә. Ә заманча медицина җайланмалары чирне барлыкка килүгә ачыклап, вакытында көрәш башларга мөмкинлек бирә.
Төеннең яман шеш булуы ачыкланса, кичекмәстән операция ясала. Ә куркынычсыз төенне ничек дәвалау аның күләменә карый. Әйтик, ул трахеяны һәм үңәчне баса башлый, сулаганда һәм йотканда кыенлык тудыра икән, хирург ярдәменнән яки радиоактив йод белән дәвалаудан башка чара юк. Яңа гына барлыкка килгән зур булмаган төеннәрне, гадәттә, дәваларга кирәкми дә. Вакыт-вакыт эндокринологка күренеп, ультратавыш тикшерүе ясатып тору да җитә.
Шунысын да белеп торыгыз: организмның энергиясен кирәгеннән артык тоту калкансыман бизгә начар тәэсир итә. Әйтик, зәмхәрир суыкта башлык кимичә һәм көзге-җәйге аяк киеменнән йөрисез, эт булып арган хәлдә дә, форманы саклыйм дип, спорт залына йөгерәсез икән, биз боларны «яратып бетермәскә» дә мөмкин.
Киста турында да әйтик. Ул сулы шештән гыйбарәт. Нәрсәдән барлыкка килә дигәндә, белгечләр зоб, калкансыман бизнең ялкынсынуы, төрле инфекцияләр, мәсәлән, тонзиллит, фарингит һ.б.ны атый. Күпчелек очракта киста организмга куркыныч тудырмый. Төеннәр кебек үк сиздерми генә үсәргә сәләтле, аларны табиб һәм ультратавыш кына ачыклый ала. 1 см.дан артмаган киста дәвалау сорамый, даими рәвештә табибка гына күренеп торырга кирәк. Ә шуннан артса, дару препаратлары кулланыла, алар да булышмаганда операция ясала.
«Казан клиникасы»ндә калкансыман бизне тикшертүгә ташлама каралган! Тикшерү үз эченә гормоннарга анализлар тапшыруны һәм табиб-эндокринолог консультациясен ала. Тулырак белешмәне (843) 2-101-106 номерына шалтыратып алырга була.
Сөмбел СӘЙФИ әзерләде.
Реклама хокукында.

Комментарии