Соң…

Тәрәзәдән бөркелеп кергән эссе кояш нуры урын өстендә ятучы авыру Җәмилә карчыкның күзенә төшә. Ул хәлсез куллары белән битен каплады. Тик болай күпме ятарга мөмкин? Күңеленнән янымда шушы пәрдә читен генә тартып куючы булса иде, дип уйлый. Әҗәлен көтеп ятучы ялгыз карчык янына хәл белергә көн дә ике генә кеше килә. Берсе – авыл җирлеге башлыгы Галимулла, икенчесе – алар тарафыннан караучы итеп билгеләнгән Фәтхия.

Ул да гаиләле кеше, өч баласы бар. Көнгә 3 мәртәбә ашханәдән кайнар ризык алып килеп ашата, идәннәрен югандай итә. Җәмилә барысын да күреп, күңеле белән тоеп ята. Фәтхия монда үз теләге белән килми. Бары тик авыл башлыгы кушканга гына йөри. Шулай булмаса, капкасының кайсы яктан ачылганын да белмәс иде. Әнә бит бүген иртән килүендә дә:

– Илһамның улы өйләнә, Фәһимгә дә, безгә дә туйга чакыру килде, – дип күңел җәрәхәтенә кагылып китте.

… Җәмилә үзенә картлык килгәнен сизмичә дә калды шикелле. Заманында, кем әйтмешли, юклы-барлы биш иргә торырдай хатын иде ул. Гомере буе эш араламады. Кайберәүләр: “Җене” бардыр аның”, – диләр иде. Ирләр кебек нык, таза беләкле, калын тавышлы, зур гәүдәле Җәмилә артыннан егетләр йөрмәде диярлек. Сазаган кыз булып калдым дигәндә, күңелендә тел белән аңлатып булмый торган чит тойгы уянды: кияүгә чыгып, ир кочагында назланасы килде… Илле йортлы авылда күңеленнән үзенә “лаеклы” кеше эзләде. Шактый баш ватты Җәмилә. Ниһаять, уйлары белән тау башындагы тегермәнче Габдрахманга тукталды. Ике ел элек хатыны үлгән иде аның. Мәктәп яшендәге ике улы белән тора. Хатыны Нурания өченче баласын тудырганнан соң чирләп калды һәм шуннан терелә алмады. Ул үлгәндә кызына бер яшь кенә иде. Баланы Нураниянең күрше авылда яшәүче әнисе алып китте. Туган йорты белән туганнарын онытмасын дип, әби кеше атна саен кызны җитәкләп кунакка алып килә.

Җәмилә ул елларда бригадир булып эшли иде. Тегермәнче белән көн саен очрашырга, сөйләшергә туры килә. Габдрахман – үз дәрәҗәсен белә торган кеше. Андыйлар күңеленә юл табу җиңел түгел. Әмма ул күңелендә Габдрахманга карата кузгалган хисен йөгәнли торган көч таба алмады. Кич ятса да, иртә торса да уе аңа барып тоташты. Ул аңа якынаю юлларын эзли башлады. Ниһаять, җае да чыкты. Төнлә белән әкрен генә тәрәзәгә кактылар. Берәрсе авырып киткәндер инде, ат сорый килгәннәрдер дип уйлады Җәмилә. Ишекне ачып җибәрсә, каршында Габдрахман басып тора.

– Соң борчуым өчен гафу ит, кечкенә улымның температурасы артканнан-арта. Шифаханәгә алып барырга атыңны биреп торчы, – ди кәефе бөтенләй төшкән ир.

– Бар, кайтып малаеңны киендерә тор, хәзер атны җигеп үзем киләм, – дигәч, Габдрахманның гаҗәпләнүе йөзенә чыккан иде.

– Син нәрсә, Җәмилә, атыңны гына бир, үзем җигәм бит мин, -дип, карышып маташкан булды.

…Карт кызның үз планнары бар иде шул. Ул шушы төнне атын да җикте, Габдрахман белән янәшә утырып, авыру бала хакына дип шифаханәгә дә китте. Малайга үз вакытында тиешле ярдәм күрсәтелгәч, хәле дә рәтләнә төште. Габдрахманның да йөзе яктырды.

Кайту юлында байтак гәп кордылар. Җәмилә дә иргә карата йомшак, ягымлы булырга тырышты. Бу үзгәрешкә Габдрахман да игътибар итте.

– Кара, Җәмилә, сиңа, чыннан да, йомшак күңелле булу килешә икән. Алайса, ирләр арасында кара-каршы сүгенеп сөйләшкәч, синең икәнлегеңне күптән оныткан идек, – диде уены-чынын бергә кушып.

Җәйге төннең караңгы пәрдәсе аша Җәмилә Габдрахманның йөзенә карарга тырыша, йөрәгенең аңа таба ашкынуын тоя. Һәм… үз-үзенә исәп-хисап ясап тормыйча, Габдрахманның кочагына ташлана. Бу хәлдән аптырап калган ир бары:

– Җә, Җәмилә, нишләвең бу? – дип кенә әйтә алды.

Ул арада бригадир кызның көчле куллары аның муенына сарылып, иреннәрен битендә йөртә башлады. Колагында Җәмиләнең пышылдап кына:

– Габдрахман, теләсә нишләт, синеке буласым килә, зинһар, мин юләрне гафу ит. Миңа син кирәк, – дип тагын да ныграк сарышты.

Көтелмәгән бу күренештән каушап калган ир калтыравык тавыш белән:

– Нураниямне оныта алмыйм, – дип кабатлый-кабатлый, Җәмиләнең ихтыярына буйсынды. Алар ат арбасында таң аттырды һәм Габдрахман аны туп-туры үз йортына алып кайтты.

…Аларның ир белән хатын булып яши башлауларын авыл кешеләренең күбесе башта ук өнәп бетермәде. Дөрестән дә, кырыс һәм тупас холыклы Җәмилә Габдрахманның үзенә дә, улларына да хатын-кыз җылысы бирә алмады. Бу гаиләгә бары тик бәхетсезлек кенә китерүен аңлаганда инде соң иде. Яши башлаганнарына өч ай да булмады, Габдрахманны урманда агач басты. Ул шуннан рәтләнеп китә алмады. Аны җирләгән көнне үк балалары өйгә йокларга кайтмады. Җәмилә аларны эзләп чыкмады, аналарча кайгыртучанлык күрсәтергә теләмәде. Ул чакта Җәмиләгә кырык яшь иде, картлык киләчәге турында башына китермәде шул. Югыйсә Габдрахманның эшчән, акыллы, күндәм малайларын үзенеке итеп үстерәсе иде дә бит, юк, алай эшләмәде. Бу турыда уйларга хәзер бик соң инде. Җәмиләнең әнә шул үткәндәге ялгышлары өчен үкенүләр бәгырен ашый, йөрәген талый. Габдрахманның уллары аның ярдәменнән башка да үсте, кеше булды. Олысы Илһамны Казандагы туган тиешле апалары үз тәрбиясенә алды. Әнә Фәтхия шуның улы өйләнә, ди, бит инде. Кечесе – Фәһиме авылда калды. Анысын үз балалары булмаган Нәсимә белән Галиәкбәр тәрбияләде. Җәмиләнең монысына җаны бигрәк әрни. Фәһим читтән торып агрономлыкка укыды. Хәзер үз хуҗалыгының җитәкчесе булып эшли. Әнә, нинди матур йорт җиткереп чыктылар. Галиәкбәр белән Нәсимә аңа сигез яшеннән ата-ана назы күрсәтеп, үз уллары кебек үстерде, ятимлекне сизәргә ирек бирмәде. Моны Җәмилә дә эшли ала иде бит. Ник?… Шушы сорау җанны кимерә. Бу дөньяда ул нәрсә дип, ни өчен генә яшәде соң?… Әгәр бригадир булып эшләгән чорда кешеләргә мәрхәмәтлерәк булса… Юк шул, Җәмилә берәүнең дә кайгысын уртаклашып, хәленә кермәде. “Эчеңдә җаның юктыр синең”, -диләр иде аңа. Ул чакта Җәмилә үзен хаклы санады. Ә менә бүген, әҗәл белән тартышып ятканда, заманында хаксызга рәнҗеткән авылдашларының каһәрле сүзләре искә төшә. Үзенең дөрес яшәмәгәнлеген аңлау кыен аңа. Кеше өчен иң авыр газап – үз кулларың белән башкарган ялгышларың өчен үкенү. Җәмилә карчыкның үкси-үкси елыйсы килә. Әмма еларга өйрәнмәгән күзеннән яшь чыгарга ашыкмый. Шул минутта әйтерсең лә йөрәктән авыр таш төште, әчеттереп бер тамчы яшь бөртеге тәгәрәп чыкты.

Фәтхия бусагадан атлап кергән вакытта карчык соңгы сулышын алырга азаплана иде. Хатын җиңел сулап куйды. Чөнки бирегә килеп, таш күңелле Җәмиләне ашату газап иде аңа. Авылда карчыкны тәрбияләргә алынучы табылмады. Фәтхиягә авыл җирлеге бинасын җыештыручы булганга гына ризалашырга туры килде. Ул шулай дип уйлап бетерергә дә өлгермәде, Җәмиләнең хәлсез куллары аның бармакларына кагылды.

– Рәхмәт сиңа, игелек күр, – диде карчык һәм Фәтхиянең күзләренә карап соңгы сулышын алды.

Икенче көнне Җәмилә карчыкны бригададан билгеләнгән кешеләр җирләде…

Гөл Җиһан

Тәүбәгә килү

Көзге көн дип тә әйтмәссең, алтынсу төскә кергән яфракларны иртәдән алып кояш нурлары иркәли. Айсылу әбине табигать үзе дә дөньялыктан мәңгелек йортка әнә шулай зурлап, олылап озата сыман. Без аны күрше районында яшәгәнлектән, ерак кодагый әби, дип йөри идек. Ул – киң күңелле, ачык йөзле, кешеләргә игелекле гамәлләр кылудан башканы белми гомер кичергән кеше. Аңа Ходай озын гомер бирде. 90 яшенә кадәр зиһене чуалмады, күзлек кимәде, йорт тирәсендәге вак-төяк эшләрне башкарып, хәрәкәтләнеп торды. Әмма нинди генә елларда да дингә булган мөнәсәбәтен үзгәртмәгән. Аңа бабасы 12 яшеннән догалар өйрәтә башлый. Айсылу әби 15 яшендә намазга баса. Ходайның берлегенә бөтен барлыгы белән инанган хатын келәткә качып, печәнлеккә менеп булса да биш вакыт намазын калдырмый укып бара.

Бар туганнар җыйнаулашып, кодагый әбине соңгы юлга озатырга килдек. Капка төбеннән алып, ишегалдына кадәр төрле яшьтәге ирләр, хатын-кызлар җыелган. Гадәттә, бу кадәр халык берәр җитәкче урында эшләгән кеше үлсә була торган иде. Айсылу әбине район кешеләре «ак әби» дип зурлап, үз абыстайлары итеп йөртте. Тормышта язылмаган шундый бер закон бар. Әгәр кешенең гомер юлы мәгънә белән үтелсә, аның үлеме дә шундый була. Ә инде башкаларга гел мәкер эшләп, эчендә ачу-әшәкелек йөрткән, күп гөнаһлар кылган, тиешсезгә күз яше койдырып, кеше хакы ашап яшәүчеләрнең мәгънәсез үлеме турында ишетеп торабыз. Шулай дип уйлап бетерергә дә өлгермәдем, киявебезнең: «Әбине соңгы юлга озатырга яшь килде”,– дип әйтүе мине сискәндереп җибәргәндәй итте. Я Аллам, күзләрем дөрес күрәме? Янымнан башына чалмасы ураган Рәйхан үтеп китте. Ялгышамдыр, аңа охшаган икенче берәүдер, диеп үземне тынычландырырга тырыштым. Шулай да янәшәмдә басып торган яшь кенә хатыннан: «Мулланың исеме ничек?» – дип сорамый булдыра алмадым. Ул: «Рәйхан”, – диде. Яңадан: «Элегрәк шул предприятиенең директоры булып эшләгәнме?» – дип сорадым. Аннан: «Әйе”, – дигән җавап ишетеп, бермәл тынсыз калдым.

Моннан ун ел элек тирәсе аның янына гозеребез төшеп барган идек. Ишек төбендә чират хәйран зур булып истә калган. Шулай да апамның эш урыны да «кирәкле кеше» булганлыктан, безне шунда ук чакырып алды. Озын буйлы, ут уйнап торган чем кара күзле, чибәр кеше иде ул. Кыскасы, бу “зур җитәкче” безгә югары дәрәҗәдә игътибар күрсәтте.

Урамга чыккач:

– Бу үзе шундый югары культуралы, әйбәт кешеме, әллә шул рольгә генә кердеме? – дип сорадым.

Апам – мишәр хатыны, туры сүзле кеше. Ул озак уйлап тормыйча:

– Кешесенә карата кисәк үзгәреп китә торган гадәте бар. Райондагы иң бай кеше ул, күләмендәге мафиозник. Кыскасы, дөньяның артына тибеп яши торган замана кешесе, – дигән иде.

…Күз алдымда ничә еллардан соң шушы вакыйга яңарды. Рәйханны 180 градуска үзгәртерлек нәрсә булган? Әйе, бу сорауга җавапны ул үзе генә белә торгандыр. Минем янда басып торган хатын-кызның берсе:

– Кем уйлаган Рәйхан көннәрдән беркөнне мулла булып китәр дип, – диде.

Икенчесе:

– Димәк, үзгәртерлек сәбәбе булган инде, – дип әйтеп куйды.

Алар аның узган ел Мәккә шәһәренә барып Хаҗ кылып кайтуын, биш вакыт намазын да мәчеткә барып укуын әйтеп алдылар. Өченчесе:

-Үзеңнең ялгыш яшәвеңне аңлап, хак юлга басарга көч таба алгач, бик әйбәт инде, – дип сөйләшүгә нокта куйды.

Авыру якасыннан тоткач, тәүбәгә килгән кешеләрне күргәнем бар, әмма байлыкка табынып, властька омтылып яшәүчеләрнең тәүбәгә килүен ишеткәнем юк иде әле. Рәйханның менә өч ел дин юлында булуын күреп, куанып куйдым. Язмыш дулкыны яңагына катырак сугып, стенага башы белән килеп бәрелгәч, акылына килеп, Аллаһы Тәгалә юлына басучылар саны күбрәк булсын иде әле ул. Алайса власть колы булу кешеләрне шулкадәр үзгәртә: кайберәүләре хәтта тудырган аналарын да оныта. «Сөембикә» журналының бер санында алты бала үстереп тә, йортында яшәүче әбинең фотосурәте бар иде. Ана: «Балаларым дәү-дәү урыннарда укып, дәү-дәү җирләрдә эшли”, – дип яза. Бу “дәү-дәү” кешеләрнең йорт-җире дә зурдыр. Әмма анда әниләре генә сыймаган. Нинди миһербансыз балалар үстергән ул.

Күптән түгел бер танышым белән очрашып сөйләшеп тордык.

– Кызым быел институт тәмамлап кайтты, менә эш таба алмыйбыз әле, – ди.

– Иреңнең абыйсы Казанда нинди зур урында эшли бит, шуңа әйтеп кара, – диюем булды, танышым елый ук башлады.

– Ялгыш әйттемме әллә, үлмәгәндер, исәндер бит? – дим.

– И, хурлыгымнан елыйм. Исемен дә телгә аласым килми. Иң беренче шуларга бардык. Сүзен әйтергә телем дә әйләнми. «Ярар, берәр дустымның коттеджына хезмәтчелеккә сөйләшеп карармын”, – диде. Телемне көчкә әйләндереп: «Югары белемле кызымнымы?» – дим. Ул: «Ә нишләп, прекрасный эш. Без хезмәтчеләргә акчаны аз түләмибез”, – диде. – Ишекләрен ябып, үземне мескен кеше кебек хис итеп чыгып киттем. Уйлап кара, шушы бәндәнең авыру атасын карап соңгы юлга озаттым. Хәзер 8 ел урын өстендә ятучы әниләрен тәрбиялим. Ул шуның өчен генә булса да гозеремне аяк астына салырга тиеш түгел иде. Әмма үзе дә, хатыны да ата-ана хакы дигән мәгънәне белми. Мин ул йорт ишеген гомеремдә дә башка ачып кермәячәкмен, – дип, ашыгып китеп барды…

Гөлсинә ГАЛИМУЛЛИНА

Комментарии