Яман шеш күзәнәге «йоклап» ята, ләкин иртәме-соңмы уяна

Яман шеш күзәнәге «йоклап» ята, ләкин иртәме-соңмы уяна

Тормышыбызга коронавирус килеп кергәч, калган барлык чирләр ничектер икенче планга күчте кебек. Ә чынлыкта хәлләр ничек соң? Онколог, Республика клиник онкология диспансерының 2нче химиотерапия бүлеге мөдире, медицина фәннәре кандидаты Гөлнара Наил кызы ХӨСӘЕНОВА белән очрашып сөйләштек.

– Чыннан да, бүген коронавирус пандемиясе беренче урында тора. Тик калган авырулар да юкка чыкмады. Үлемгә китерә торган чирләр исемлегендә, йөрәк-кан тамыры авыруларыннан гына калышып, онкология икенче урында бара. Бөтен дөньяда шулай дисәк тә була. Элегрәк «онкология белән күбрәк олы яшьтәгеләр чирли» дип әйтә торган булсак, хәзер онкология яшәрә – яшьләр арасында да авыручылар күп.

– Коронавирус онкология белән чирләүчеләр өчен аеруча куркыныч, дип кисәттеләр…

– Дөрестән дә, шулай. Беренчедән, онкология белән чирләүчеләрнең иммунитеты хәлсезләнгән була. Химия яки нурланыш терапиясе – иммунитетны какшата торган дәвалау алымнары. Икенчедән, коронавирусның «тырнаклары» бик үткен. Бер эләктереп алса, каты итеп ябыша. Аның патогенлыгы (төрле патологияләр барлыкка китерүгә сәбәп булучанлыгы), ялгышмасам, 95 процентка җитә.

– Сезнең диспансерда, сез дәвалый торган авырулар арасында коронавирус йоктыручылар булдымы?

– Кызганычка, булды шул. Химия терапиясе курслары арасында авырып китүчеләр бар. Безгә ятарга килүчеләр коронавируска тест тапшырырга һәм шуның нәтиҗәсен алып килергә тиеш. Тест «вирус бар» дип күрсәтсә, ул кешене ятарга алып калмыйбыз, коронавируслы авырулар белән эшли торган госпитальгә җибәрәбез. Ә кайбер кешеләрнең тест нәтиҗәсе бернәрсә дә юк дип күрсәтә, шулай да гомуми хәлләре шикләндерә: хәлсезлекләре күзгә ташланып тора, сулышлары авыр була. Без аларны үзебезнең диспансердагы компьютер томографиясенә җибәрәбез. Көн саен 5-7 кешедә вируслы пневмония ачыклана. Әгәр коронавирус табылса, онкологиядән дәвалау туктатылып тора.

– Күптән түгел бер укучыбыз мөрәҗәгать итте. Коронавируска тест тапшырган – бернәрсә дә күрсәтмәгән. Ә больницада ике яклы пневмония дигән диагноз куйганнар, дәвалый башлаганнар. Күпмедер шулай дәвалагач, чынлыкта бронх белән үпкә арасында ниндидер шеш барлыкка килгән булуы ачыкланган…

– Коронавирус үпкәне зарарлый. Аны ачыклау өчен компьютер томографиясе ясыйлар. Һәм шунысы кызык: томография вакытында моңарчы үзләрен сиздермәгән, белгертмәгән чирләр табыла. Елына бер тапкыр флюорография узганда, туберкулез һәм үпкәне зарарлый торган башка чирләр ачыклана бит. Ә хәзер кайбер чирләрне «күрергә» коронавирус «ярдәм итә». Ул яман шеш тә, зыянсыз шешләр дә, лимфомалар да булырга мөмкин.

ҺӘР КЕШЕДӘ ЯМАН ШЕШ КҮЗӘНӘГЕ БАР

– Онкология барлыкка килүнең сәбәпләренә күчик әле. Менә шушы ризыктан тыелып торсаң, рак барлыкка килми, дигән теория бармы?

– Канцерогеннар турында барыбыз да беләбез. Тәм кертә торган матдәләр, төрле өстәмәләр, кыздырылган әйберләр – болар барысы да организмда тупланып бара торган канцерогеннар. Һәм тора-бара алар ниндидер чир китереп чыгарырга мөмкин. Ачы ризык күп ашасаң, ашказанының лайлалы тышчасын зарарлый. Мәсәлән, ачы ризык ашарга күнеккән илләр бар. Аларда ашказаны рагы күбрәк очрый.

– Гомер буе тозлы-борычлы ашаган, фаст-фуд белән тукланган, кока-кола эчкән, ләкин онкологиянең нәрсә икәнен дә белмәгән кешеләр дә бар бит.

– Бар. Һәр кешенең организмы индивидуаль. Ләкин һәркемдә дә яман шеш күзәнәге бар. Ул «йоклый», кемнеке кайчан уянасы билгеле түгел. Бу күзәнәк кеше яшь булганда да, 130 яшьтә генә дә уянырга мөмкин – без ул яшькә җитмибез генә. Ләкин иртәме-соңмы ул күзәнәк барыбызда да уяна.

– Хәзер күп кенә авылларда кәрәзле элемтә операторлары манараларын куялар. Бу манараны куйгач, барыбыз да онкология белән чирләрбез инде, дип куркып шалтыратучылар бар.

– Ул «вышкалар» турында төгәл әйтә алмыйм. Тик экологиянең, радиомагнит дулкыннарының онкология барлыкка килүгә сәбәп булуы билгеле. 90нчы еллардагы зур «сотовый»ларны хәтерлисездер. Ул вакытта онкология белән авыручылар кисәк артып киткән иде, бигрәк тә баш мие яман шеше күп ачыкланды. Хәзер технологияләр башка, яхшырак, куркынычсызрак. Бүген телефонны үзебездән аермыйбыз да, йоклаганда да мендәр янына куеп ятабыз. Нәкъ менә аннан гына онкология барлыкка килә дигән теорияне ишеткәнем юк. Кәрәзле элемтә «вышкалары» да махсус саклаучы технологияләр белән җиһазландырылгандыр, дип ышанасым килә. Ә менә электр белән эшләүче лебёдкалар сәламәтлеккә зыянлы, бу фәнни яктан исбатланган.

Файдалы казылмалар табыла торган якларда онкология күп очрый. Мәсәлән, Түбән Кама – химия шәһәрчеге. Һәм анда республика буенча иң күп онкология. Нефть чыга торган районнарда да рак күп кешедә очрый.

ОНКОЛОГИЯДӘ МОГҖИЗАЛАР БУЛА

– Нинди билгеләр булганда сагаерга һәм табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк?

– Ниндидер ачык билгеләр күренә башлаган икән, бу инде соң, дигән сүз булырга мөмкин. Яман шеш күзәнәкләренең 70 проценты эчтә үсә һәм күзгә күренмиләр. Ә инде кан китә башласа, эч авыртса, кычытыну, кызару, кисәк ябыгу кебек билгеләр күзәтелсә, бу онкология тышка чыга башлаган дигән сүз. Скрининг алымнары, диспансеризация бар. Алар болай гына уйлап чыгарылмаган. Даими тикшеренеп торырга кирәк, дигән сүз дә юкка гына әйтелмәгән.

– Диспансеризация ачыклый алмаган очраклар да бар бит.

– Чыннан да, шундый авырулар килә: менә өч ай элек кенә диспансеризация үткән идем, барысы да яхшы иде, ә хәзер барысы да начар, диләр. Агрессив яман шешләр бар. Алар тиз үсә. Әйтик, ашказанына ФГДС ясатканда күренмиләр, бәлки бөртек кадәр генә нәрсәдер булырга мөмкин. Һәм шактый кыска вакыт эчендә ул «бөртек» котырып үсеп китә.

– Онкологиядә могҗизалар буламы?

– Могҗизаларга һәрвакыт ышанырга кирәк. Минем практикада могҗиза дип атап булырдай берничә очрак булды. 2010нчы ел, эшли башлаганыма 2 генә ел узган, декрет ялына китәргә җыенам. Бер авыру абый килде. «Диффузная в-клеточная лимфома», 4нче стадия. Әйе, химия терапиясен башлап карадык. Тик чирнең таралу зонасы бик зур иде, өстәвенә арка миенә дә зарар килгән. Хатыны белән сөйләштем. Уңай нәтиҗәгә ирешүебез икеле, дидем. Алты курс терапия узучылар дәвалауны тулысынча узган дип санала. Шуны биреп бетердем дә декретка киттем. Декреттан чыкканнан соң 2 ел узгач, ягъни 5 елдан бу абый миңа күренергә килде! Әйе, яман шеш туктап тормаган, әкрен генә үскән. Ләкин ул кеше «булмас бу» дигәннән соң да 5 ел яшәгән иде! Аннан соң тагын 3-4 ел дәваланырга йөрде әле ул. Шулай 8 ел буе 4нче стадия онкология диагнозы белән яшәде. Бу, чыннан да, могҗиза иде! Үзенең һәм хатынының тырышлыгы, дәвалау курсы, ә иң мөһиме яшәү теләге булышкандыр, дим мин аңа.

Онкология белән үзеңне ничек тотуың бик мөһим роль уйный. Кеше «минем яшисем килә, мин әле яшим, чирне җиңгәнче көрәшәчәкмен» дип әйтә һәм шуңа ышана икән, ул яшәячәк. Әйе, ул даими рәвештә күренеп торырга һәм дәваланырга мәҗбүр булачак, ләкин яшәячәк. Шуңа күрә кешенең үзенең һәм якыннарының ышануы бик мөһим. Мәсәлән, танылган журналист һәм алып баручы Гөлнара Зиннәтуллина. Хәзер ул миндә дәвалана. Аның онкология белән көрәшүе ничә ел дәвам итә бит инде! Ә ул бирешми, тормышка теше-тырнагы белән ябышкан.

Күптән түгел бер яшь кенә егетне носилкада алып килделәр. Дәвалану курсын узганнан соң, үз аяклары белән йөреп чыгып китте. Ул хәзер дә даими рәвештә дәваланып йөри, тик инде үз аякларында килә. Хәрәкәтләнә дә алмый торган кеше дәваланудан соң торып йөреп китә, яшь егетләр гаилә кора, кызлар бала таба – менә бу, чыннан да, могҗиза! Кайчандыр кемдер култыклап алып килгән авыруларың синең янга үз аякларында һәм үз балаларын җитәкләп алып килә икән, менә бу могҗиза!

Кагыйдә буларак, без авыруга «фәлән хәтле генә гомерең калды» дип әйтмибез. Без күпме калганын белмибез дә. Аны өстә генә беләләр (күккә күрсәтә. – Авт.). Безнең кеше гомерен билгеләргә хакыбыз юк.

– Голливуд актрисасы Анджелина Джоли, рак барлыкка килү ихтималлыгын юкка чыгару өчен, сөт бизләрен алдырган иде. Мондый төр профилактика бездә дә кулланыламы?

– BRCA гены мутациясе дигән нәрсә бар. Әйтик, нәселеңдә берәр кешедә BRCA мутациясе бар һәм ул онкология белән дә чирли икән, синдә дә онкология барлыкка килү ихтималлыгы зур дигән сүз. Ана кешедә BRCA гены мутациясе һәм сөт бизләре яки күкәйлек рагы бар икән, кызында да сөт бизе рагы булу ихтималлыгы – 100 процент. Шуңа күрә, профилактика максатыннан, сөт бизләрен алдыртырга кирәк, дигән нәрсә булып алды. Джолиның әнисе сөт бизе һәм күкәйлек рагыннан үлгән. Анализлар тапшыргач, Джоли үзендә дә BRCA гены мутациясе булуын белгән, шунлыктан мастэктомия – сөт бизләрен алдыру операциясенә яткан. Моның ни дәрәҗәдә дөрес һәм нәтиҗәле икәнен әйтү кыен. Организмда өстәмә сөт бизләре дә бар бит, ниндидер күзәнәкләр калырга һәм иртәме-соңмы барыбер чир килеп чыгуга сәбәп булырга мөмкин. Иң дөресе – даими тикшереп тору. Нәселләрендә онкология булганнарга ешрак тикшеренергә, сәламәтлекләренә игътибарлырак булырга киңәш итәм.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии