- 15.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №32 (13 август)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Бүген «онкология» дигән сүзнең мәгънәсен кече яшьтәге мәктәп баласы да белә. Ни кызганыч, бу бер дә мактанырлык хәл түгел: эш шунда – белми хәлебез юк, чир көннән-көн ныграк тарала. Галимнәр һәм табиблар авыру белән көрәшүнең яңа ысулларын уйлап таба тора, ә шеш үзен бөтенләй көтелмәгән яктан күрсәтә. Соңгы вакытта медицинада тагын бер термин еш телгә алына башлады – онкогинекология. Исеменнән аңлашылганча, ул хатын-кызларның җенес органнарында барлыкка килгән яман шешне дәвалау. Ни кызганыч, чир япь-яшь кызларны да, өлкәннәрне дә аямый.
Шөкер, чирне башлангыч стадиядә үк күреп алып, аның тамырына балта чаба ала торган белгечләр дә арта. Авыру белән көрәшеп була, дип ышандыручы табиблар, билгеле инде, халыкта өмет уята. Кайчан гинекологка юлны таптый башларга, яман шеш белән ничек көрәшергә – «Казанская клиника» дәвалау-диагностика үзәге онкогинекологы Гөлнара Владимир кызы ВАФИНА белән менә шушы сорауларга җавап табарга тырыштык.
– Ни кызганыч, онкологик чир яктылык тизлегендә тарала. Сәбәпләр төрле: нәселдәнлек, җенси мөнәсәбәтләр, матдәләр алмашының бозылуы. Күпчелек очракта без организмыбыздагы үзгәрешләргә колак салмыйбыз. Кайбер шешләрнең башлангыч вакытта бөтенләй борчымавын да истән чыгармаска кирәк. Шуңа күрә ниндидер үзгәреш яки тайпылыш сизелүгә, кичекмәстән табибка күренергә, тикшеренү узарга кирәк. Сәламәтлегең уңаеннан тыныч булудан да мөһимрәк нәрсә юктыр.
Ракның яшәрүе беркем өчен дә сер түгел. Яман шеш япь-яшь кызлардан алып, өлкән яшьтәге хатын-кызларга кадәр тынычлык бирми. Кабатлап әйтәм, хәтта бернәрсә борчымаган очракта да, үзеңне сәламәт дип санаганда да табибка күренергә, моны гадәткә кертергә кирәк. Бу сүзләрне еш кабатлавымның сәбәбе бар: без җитди авырып китмичә, гинекологка барырга яратмыйбыз. Ә юкка. Ким дигәндә елына бер тапкыр гинекологка күренү киңәш ителә. Комплекслы анализ авыруларны ачыкларга, аларны вакытында дәвалый башларга мөмкинлек бирә. Ниндидер шик булса, гинеколог башка белгечләр белән дә элемтәгә керә ала.
– Бар җенес әгъзаларында да яман шеш булырга мөмкинме?
– Әйе. Шешнең яңа төрләре дә барлыкка килә тора. Мәсәлән, йөклелек рагы да бар. Ул бала төшү, вакытыннан алда табу белән бәйле булырга мөмкин. Кызганыч, халыкның бу турыда белеме аз.
– Гинекология өлкәсендәге онкологик шешләр башка төр «туганнары»ннан нәрсә белән аерыла?
– Күпчелек очракта бернәрсә белән дә аерылмый. Башлангыч стадиядә бөтенләй борчымый торганнары да була.
– Шулай да кызларга ничә яшьтән гинекологка йөри башларга кирәк соң?
– 18 яшьтән соң гинекологка күренүне гадәткә кертергә кирәк. Җенси тормыш белән яшисеңме-юкмы – анысы мөһим түгел. Хатын-кыз үзе турында үзе уйламаса, аны башка беркем дә кайгыртмаячак.
– 18 яшькә кадәр кызлар тыныч була аламы?
– Ни кызганыч, 18 яшькә кадәрге балаларда да шеш табыла. Кайдан килеп чыга ул, нәселдәнлекме, әйләнә-тирә мохит йогынтысымы – әлегә сәбәпләр фараз дәрәҗәсендә генә. Балигълык яшенә кадәр балалар педиатр карамагында була. Әлбәттә, ниндидер шиге бар икән, педиатр гинекологка да мөрәҗәгать итә.
– Гөлнара Владимировна, чир дәвалау ысуллары турында да сөйләгез әле…
– Иң киң кулланыла торган ысул – хирургия алымы. Операция ясап, шешне кисеп алалар. Операциянең дәрәҗәсе һәм авырлыгы ракның нинди стадиядә булуына карый. Башлангыч стадиядә шештән тулысынча котылырга, аның турында бөтенләй онытып, тыныч тормыш белән яши башларга мөмкинлек зур. Шеш аеруча азынган икән, дәвалауны радиодәвалау, химия терапиясе кебек ярдәмчел алымнардан башлыйлар. Күпчелек очракта әлеге алымнардан соң операция ясап, шешне алып атуга ирешәләр.
– Үпкә рагы барлыкка килүдә тәмәке тартуны гаеплибез. Онкогинекологиядә дә шундый аерым сәбәпләр бармы?
– Әйткәнемчә, сәбәпләр төрле. Күкәйлек рагы, гадәттә, нәселдәнлектән. Ул берничек тә борчымый, шуңа күрә аны башлангыч стадиядә ачыклау бик кыен. Аналык рагы матдәләр алмашы бозылу белән бәйле. Симерү, шикәр диабеты шеш барлыкка килүне икеләтә арттыра. Аналык муентыгы рагы социаль авырулар белән бәйле. Моңа җенси мөнәсәбәттә партнерларны еш алыштыру, тормыш дәрәҗәсенең түбән булуы, начар туклану керә. Дөрес, боларның берсе дә түгел, ә башка бер сәбәп булырга да мөмкин. Тышкы җенес органнары рагы сирәк очрый. Шуңа күрә аның турында белгечләрнең гыйлеме әлегә алай зур түгел.
P.S.Онкология – уен эш түгел. Аны үзбелдекләнеп кенә җиңеп булмый. Шуңа күрә белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиблар әйтүенчә, даими тикшеренеп тору – чирне булдырмау, вакытында тамырына балта чабуның иң үтемле ысулы. «Казанская клиника» дәвалау-диагностика үзәгендә югары квалификацияле табиблар кабул итә. Аларга күренеп, тыныч күңел белән кайтып китәргә була. Белгечләргә, шул исәптән онкогинекологГөлнара Владимир кызы Вафинага күренү тәртибе турында белешмәләр өчен тел. (843)518-44-44, 518-18-64.
ЯЗМА РЕКЛАМА ХОКУКЫНДА БИРЕЛӘ.

Комментарии