АВЫРУ БАШЫБЫЗДА

АВЫРУ БАШЫБЫЗДА

Кеше яшь, сәламәт вакытта һаман шундый булып калам дип уйлый. Хәзер тормышлар яхшы булса да һәр яктан сәламәт кеше аз. Авыру күп очракта күңелдә камиллек, бербөтенлек югалганда килеп чыга. Ярсыну, үпкә, көнләшү – организмны җимерә торган эмоцияләр. Кешеләрнең курку халәте дүрт буынга кадәр җитә. Курку бөергә тәэсир итә. Кытайлар бөерне төп орган дип саный. Ул дөрес эшләмәсә организм агулана. Даими борчылулар йөрәк, кан тамырларын эштән чыгара. Геморрой, варикозлар – әйтәсе килеп тә әйтә алмыйча калган сүзләр.

Без кешеләр, кызганычка каршы, бик тупас аралашабыз. Начар сүзләр әйткән кешенең дә, ишеткәннең дә энергетикасы, күзәнәкләре җимерелә. Кеше үз уйлары белән башында җәннәт тә, тәмуг та ясарга мөмкин. Күңел борчылса, сагышланса гәүдә дә арый.

Һәрбер орган, гәүдәнең һәр өлеше минең аерым зонасы белән бәйләнгән һәм аннан мәгьлумат ала. Минең ниндидер өлеше һәрвакыт конфликтлар белән тулган икән, ул өлеш белән җитәкчелек итә алмый.

Организмны физик, рухи яктан чистарту, энергетиканы күтәрү, дөньяны күзаллауны үзгәртүдә уникаль методика – сөлекләр булыша. Хәзерге көндә сөлекнең селәгәендә 150гә якын файдалы әйберләр табылган. Галимнәр секретында табылган элементларны ясалма рәвештә ясамакчы булганнар – килеп чыкмаган. катлаулы, үзенчәлекле организм – микроциркуляция бөеклегендә эшләүче бердәнбер үрнәк. Микроциркуляция бер органда бозылса, бөтен организм бозыла.

Организмда көчле авыру булганда аз сандагы сөлекләр көче җитми, авыруны җиңми, сөлекләрнең күп санда булуы кирәк.

Һәрбер кешенең авыруы үзенчәлекле. Бер үк авыру белән ике кешене дәвалау методикасы төрле булырга мөмкин. Аны табиб билгели.

Сөлекләр ялкынсынуны бетерә, бактерияләрне эретә, тромбларны чыгара, кан тамырларын чистарта, тукымаларны кислород һәм туклыклы матдәләр белән тәэмин итүне арттыра, тамырларны киңәйтеп кан басымын төшерә, эчке органнарны чистарта. Кыскасы, сөлекләр бөтен организмга файда бирә. Сөлекләрне гемофилия (кан оешмый торган авыру) вакытында салырга ярамый. Йөкле хатыннарга элек токсикоз булганда салына иде, хәзер, экология үзгәрү сәбәпле, кире нәтиҗә килеп чыгарга мөмкин. Гемоглобин түбән булганда, һәр очрак аерым каралырга тиеш. Ашказаны, эчәкләрдә җәрәхәт булганда процесс нинди стадиядә икәнен искә алырга кирәк.

Фәридә ШӘКҮРОВА. Энә, сөлек, гомеопатия, үләннәр, ләм белән дәвалаучы табибә.

P.S. Танылган табибә Фәридә Шәкүрова дәвалау курслары үткәрә.

Элемтә өчен телефоннар: (843) 2794254, (843) 2660119, 89520360119.

Алдан белгеч белән киңәшләшү кирәк! Белдерү реклама хокукында бирелә.

Комментарии