БЕЛӘСЕЗМЕ?

Җәйге челләдә квас коткара.

Квас – күпләрнең яратып эчә торган эчемлеге. Файдасы ягыннан ул кефирдан калышмый. Ләкин бер җитешсезлеге бар – ул нибары 48 сәгать кенә саклана. Эчемлекнең җитештерү вакыты квас салынган мичкә капкачындагы пломбага языла. Мичкә авызы шактый биектә булу сәбәпле, гади сатып алучы аны күрми. Ләкин, игътибар итсәң, капкачка куелган пломбаның үзен шәйләргә була. Ул юк икән, димәк, җитештерүчедән кулланучыга килеп җиткәнче кваска су өстәгәннәр. Билгеле, мондый эчемлек файда урынына сәламәтлеккә зыян китерергә дә мөмкин. Шуңа күрә андый квасны алмавың хәерлерәк.

Көн ничек кенә эссе булмасын, квас салкын булырга тиеш. Стаканга салган квас җылы икән, димәк, мичкәдә ул озак сакланган.

Шешәле квас сатып алырга телисез икән, аның составын игътибар белән карагыз. Составында солод (шыттырып киптерелгән арыш яки арпа оны), квас сыгынтысы булу гына шешәдә чын квас икәнен аңлатмый. Алар квас эчемлеге (квасный напиток) составында да була. Бу компонентлардан тыш, эчемлек составында тәмләткечләр, стабилизаторлар һәм шикәрне алыштыручы матдәләр бар икән, димәк, сезгә гап-гади газлы эчемлек тәкъдим итәләр. Дөрес, мондый эчемлек сәламәтлеккә зарар китерми, ләкин сусауны тамчы да басмый, ясалма тәмләткечләре булганлыктан, киресенчә тамакны ныграк киптерә.

Квас табигый чималга, ягъни квас онына су, шикәр комы, чүпрә салып ясала. Квас составында чүпрә юк икән, димәк, бу чын квас түгел, квас эчемлеге генә. Шешәле квас алганда, аны болгатып карарга кирәк. Яхшы квас үтә күренмәле түгел, болганчыграк була. Шешәсен ачкач, аны иснәп карарга да онытмагыз: яхшы квастан тәмле булып ипи исе килә. Квасны стаканга салыгыз һәм андагы һава куыкчыкларын күзәтегез. Куыкчыклар эре-эре булып, бик тиз юкка чыкса – бу квас түгел, квас эчемлеге генә. Чын квасның куыкчыклары вак була һәм озаграк тора.

Квас гаҗәеп үзенчәлеккә ия. Ул ашкайнатуга уңай тәэсир итә, мускул массасын арттырырга булыша, талчыгуны бетерә, составында шикәр булуга карамастан, тазартмый, шуңа күрә ул диетада утыручыларга да тәкъдим ителә.

АРЫШ ИПИЕННӘН КВАС

Өй шартларында квас әзерләү өчен, 800 г арыш ипие, 4-7 л су, 1-2 стакан шикәр комы, 1 стакан чүпрә ачыткысы, 1-2 аш кашыгы йөзем кирәк.

Чүпрәле ачыткы өчен 5-10 г прессланган чүпрә, 3-4 стакан җылы кайнаган су, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы бодай оны алына.

Арыш ипиен вак кисәкләргә бүлеп, кызарганчы духовкада киптергәннән соң зур кәстрүлгә салып, өстенә шаулап торган кайнар су коярга. Яхшылап болгатканнан соң, катнашманың өстен каплап, 3-4 сәгать төнәтәсең. Ара-тирә болгатып торырга кирәк. 25-30 градус җылылыктагы төнәтмәне (сосла) марля аша сөзеп, аңа шикәр комы һәм ачыткы өстәгәннән соң, 12 сәгатькә ачырга (күбек барлыкка килгәнче) куясың. Аннары квасны марля аша сөзеп, шешәләргә тутырасың да һәр шешәгә 2-3 йөзем саласың. Шешәләрне яхшылап бөкеләп, тимерчыбык белән боргычлыйсың һәм салкын урынга куясың. 1-2 тәүлектән квас әзер була. Әзер квастан әчкелтем-татлы тәм килә һәм стаканга салганда күбекләнә.

РӘВАҖ КВАСЫ

Рәваҗның 300 г яфрак сабакларына – 2,5 л су, 1 стакан шикәр комы, 15 г чүпрә кирәк.

Рәваҗның яфрак саплары төнәтмәсен сөзәсең, суытасың, шикәр һәм чүпрә саласың да туглап, бер тәүлек җылы урында тотасың. Аннары шешәләргә бүлеп бөкелисең дә салкын урынга куясың. 2-3 көннән квас әзер була.

ЛИМОН КВАСЫ

800 г арыш ипие, 6 л су, 1 стакан шикәр комы, 2 стакан йөзем, 1 чәй кашыгы лимон кислотасы яки 1 лимон согы. Ачыткы өчен ярты стакан җылы суда 2 стакан он кушып җебетелгән 5 г чүпрә кирәк.

Арыш сохариена кайнар су коеп болгатасың. Катнашма суынгач (яңа сауган сөт кебек), аңа чүпрә ачыткысы кушасың һәм төнгә шулай калдырасың. Аннары сөзеп, лимон согы белән йөзем салып болгатканнан соң, янә бер төнгә әчергә калдырасың. Икенче көнне квасны шешәләргә тутырып, бөкеләп, салкын урынга куясың. Тагын бер тәүлектән квас әзер була.

АЛМА КВАСЫ

600 г ак бодай ипиенә 10 л су, 2 стакан шикәр комы, 10 г чүпрә алына. Төнәтмә өчен 3л су, 10 алма кирәк.

Бодай ипие телемнәренә кайнар су коясың һәм 4-5 сәгать төнәтәсең. Аннары сөзәсең, шикәр һәм җылы суда җебетелгән чүпрә саласың да тагын 12 сәгать җылы урында төнәткәннән соң сөзәсең.

Алма төнәтмәсе бер тәүлек элек әзерләнә. Юылган алмаларны турыйсың да, кайнаган салкын су коеп, салкынга куясың. Эчәр алдыннан кваска сөзелгән алма төнәтмәсе кушасың.
Тәнне кояш пешерсә

Күпләребез эссе көн дип кояштан качып ята алмый, бигрәк тә авыл җирендә эш күп. Печәнгә барасы, көтү куасы, бакча эшләре… Берсе дә көтеп тормый бит. Соңгы вакытта кояш нурлары да аямый. Дөрес, шушындый эсседә кояш астында махсус кызынып ятучыларны аңлавы кыен. Бу бик зыянлы да.

Инде кояш астында озак булудан тәнегез пешкән икән, бу киңәшләр сезнең өчен. Аларны һәркем игътибарга алсын иде. Бу дөньяда кояш нурларыннан зыян күрмәгән берәр кеше бар микән?! Шул котыпта яшәсәң генә инде…

1 аш кашыгы үсемлек мае, 2 аш кашыгы каймак һәм 1 йомырка сарысы. Барысын бергә кушып, яхшылап болгатып, тәнегезгә сөртегез.

Шулай ук суганнан мондый компресс та әзерләп була. Башлы 1 суганны вакларга һәм 1 стакан су салып, 5 минут тотарга, сөзәргә. Шушы эремәдән компресс ясап куярга. Һәр 15 минут саен алыштырып торырга.

Мин беләм

Черки куркытмас

Җәйге матурлыкны черки, кигәвен, чебен кебек хәшәрәтләр боза. Иркенләп ял итәргә ирек бирмиләр, әйтерсең дөньяга алар хуҗа. Килеп кунганнарын сизми дә каласың, яндырып тешләп алгач кына шап-шоп үзеңне кыйный башлыйсың… Менә шулар җәйге матурлыкка сокланырга комачау итә алмасыннар өчен саклану чараларын күрергә кирәк. Тик ничек итеп? Эсседә озын җиңле кием киеп яки чүпрәккә төренеп йөрисе килми бит…

Баксаң, бар икән чаралары. Әнә чебеннәр сасыга җыелса, черкиләр исә күп төрле исне яратмый. Мәсәлән, лимон белән балык мае исен. Шуңа да тышка чыгар алдыннан аларны тәнегезнең ачык җирләренә сөртегез. Ә инде чебен-черки тешләгәч, аның әрнүен басар өчен, бер күләмдә алынган имән кайрысы, бөтнек һәм сары мәтрүшкә төнәтмәсе ярдәм итәр. Тешләгән урынны, кычытса да, түзәргә тырышыгыз, кашымагыз. Югыйсә, канатып чыгарырсыз, файдасы булмас. Ә кагылмый түзгәндә кычыту бераздан бетәр.

Тәмлетамак

КЫЯРДАН САЛАТ

2,5 кг кыяр, 1 кг суган, 100 г шикәр комы, 100 мл үсемлек мае, 100 мл 6 процентлы аш серкәсе, 1 аш кашыгы тоз, 70 г яшел укроп кирәк булачак.

Кыяр белән суганны түгәрәкләп кискәч, савытка салып, калган әйберләр белән яхшылап болгатыгыз. Аннары 15 минут чамасы пешереп (яшелчәләр үз төсен югалтмаска тиеш), стерильләнгән банкаларга салып, тимер капкачлар белән каплагыз. Бу салат бик тәмле була.

Комментарии