- 15.03.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №10 (13 март)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Яшәү рәвеше дөрес булмаганда (дөрес тукланмау, үзбелдегең белән дәвалану, һәрбер чирдән химик препаратлар куллану, авырудан дөрес булмаган юл белән тернәкләнү һәм башкалар…) кеше күп төрле чирләргә дучар була. Көнчыгыш медицинасы бу процессны җиде этапка бүлә. Организм чистартылмаса, чир чираттагы этапка күчә.
- Гомуми ару-талчыгу аркасында килеп чыккан чирләр.
- Талчыгу чиренә баш авыртулары кушыла, аңлашылмый торган авыртулар, организмда авырлык башлана.
- Сәбәпсез лайла, какырык килү, тирегә сыткылар чыгу.
- Матдәләр алмашы тоткарлану, организм кирәкмәгән әйберләрне чыгарып ыргыта алмый, ташлар җыела, симерү күзәтелә.
- Органнар формасын үзгәртә, аларның эшчәнлегендә тайпылышлар күзәтелә (атеросклероз, ревматизм, полиартрит).
- Паралич.
- Күзәнәкләр үз эшләрен эшли алмый – рак авырулары килеп чыга.
Еш кына тәгаен авырулар организмның 2-3нче этапларында гомотоксин белән агулануы аркасында килеп чыга. Шуны онытмаска кирәк, терелү теләге ихлас булганда авырулардан котылып була.
Беренче этап авырулары организм гомуми арганда эчке органнар һәм системаларның көйләү функциясе бозылганда килеп чыга. Организмның аруы һәм дөрес тукланмау сәбәпле, организм тышка чыгарырга тиешле матдәләрне чыгара алмый агуланып, тәндә энергия йөрми. Аз хәрәкәтләнү дә үз өлешен кертә.
Арка, иңбашларның мускуллары катып китеп, кан әйләнешен боза, баш еш авырту, даими арыганлык күзәтелә. Умыртка баганасы да авыртып тора.
Икенче этап чирләре баш авыртулары белән характерлана. Әгәр беренче этапта организм чистартылмаса, актив тормыш алып барылмаса, чирләр икенче этапка күчә.
Баш мие кан белән көчле тәэмин ителә. Кан кирәгенчә чистартылмаса, ул баш мие тамырларын пычрата, нервларны кыса – баш авыртулары башлана.
Дәвалану барышында эчке органнарны чистарту башка яхшы тәэсир ясап баш авыртуларын бетерә. Ашау режимын җайга салгач, кайбер ризыкларны рационнан алгач, организм чистара.
Өченче этапта организмнан нормаль булмаган сыекчалар чыга. Аллергия дә организмның өченче этабында начар матдәләр белән агулануын белдерә. Киста, липома, аденома, ташлар, фибромиомалар, күкрәктәге каты төерләр дә организмның чиста түгеллеген күрсәтә. Шушы этапта чистарту булмаса, организм чираттагы этапка күчә.
Дүртенче этапта бөтен җир лайла белән тулырга мөмкин. Табигатьтә бөтен чирләрдән дә универсаль дару юк. Бер органга файдалы булганы, икенчесенә зыянлы булырга мөмкин. Дәвалау белән табиб шөгыльләнергә тиеш.
Бишенче этап – организмның зарарлы матдәләр белән агулануына, органнарның кирәгеннән артык көч куеп эшләвенә китерә. Болар: йөрәк артерияләре, веналар, лимфосистема, ревматизм, полиартрит.
Алтынчы этап – параличлар. Бу иң авыр форма. Соңгы вакытта хәтта балаларда да күзәтелә. Баш мие склерозы, Бехтерев, Паркинсон авырулары, тремор – болар шушы этапта була торган чирләр.
Җиденче этап – организм агулар белән тулган стадия. Аның контроль механизмы, үзкөйләү процесслары күзәнәк дәрәҗәсендә эшләми. Нәтиҗә – шеш чире, рак.
Организмны чистарту сәламәтлекне кайтара, иммунитетны күтәрә. Эчәклек һәркөнне чистартылырга тиеш. Алай булмаганда, организм үзен агулый.
Минем методикалар организмны чистартып сихәтләндерә, куркыныч чирләрне булдырмый.
Табибә Фәридә ШӘКҮРОВА,
Казан шәһәре
P.S. Танылган табибә Фәридә Шәкүрова энә, сөлек, гомеопатия, үләннәр, физиотерапия белән дәвалый. (843)2794254, (843)2660119, 89520360119.
Башта табиб белән киңәшләшү кирәк.
Лицензия ЛО – 01 № 001022. 27.10.2015 елда бирелгән.
Реклама хокукында

Комментарии