- 15.02.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №6 (10 февраль)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Гыйнвар ахыры-февраль башында бакчачылар өчен чәчү өсте башлана. Чәчәк атканчы, җимешләнгәнче озак үсә торган культураларның орлыкларын нәкъ менә шул вакытта чәчәбез. Быел безнең төбәктә эре сортлы томатларны, баклажан һәм баллы борычны ай календаре буенча чәчүнең уңайлы саналган көне 13нче февральгә туры килә, ә иртә өлгерә торган помидор орлыгын 21нче мартта чәчү хәерле. Орлыклар, аларны чәчү өчен пластик тартмалар, торфлы таблеткалар, стаканнар, туендырылган туфрак-торф катнашмасы, фитояктырткычлар, минераль ашламалар, микроэлементлар үсемлекләрне корткычлардан саклау чаралары арзан тормый, әлбәттә. Шәхсән үзем ел саен 4,5-5 мең сум акчаны әлеге максатка сарыф итәм. Уфтанмыйм, чөнки бакчачылык ширкәтендәге алты сутый яшелчә, җиләк-җимеш, Биектау районының Юртыш авылындагы 10 сутый бәрәңге бакчабыздан, кара исәп белән, 100 мең сумлык уңыш үстереп алабыз. Аллага шөкер, ел буе ашарга да, сатарга да, күчтәнәчкә таратырга да җитә. Биектау районы, Торнаяз авылында яшәүче уңган кода-кодагыем Мөнҗия белән Әбелгас Шәйхеразыевлар уңдырышлы, кат-кат сыналган сортлы помидор, кыяр, кишер, ачы борыч, чөгендер, яшел тәмләткеч, кәбестә, суган орлыкларын, чемчекне беркайчан да сатып алмый, ә үзләре җитештерә. Үсенте тартмаларын кода үзе ясый. Көздән үк казып алынган, уңдырышлы, чем кара төстәге кәсле туфракка агач көле, чишмә яныннан алып кайтылган торф катнаштырып, кышка теплица эченә куеп калдыралар. Салкында тотуның үз хикмәте бар, туфрак корткыч личинкаларыннан, гөмбәчекләрдән арына, зарарсызлана. Корткычларга каршы көрәшкәндә химик препаратлар кулланмыйлар, суган, сарымсак кабыгы, көл, канлы үлән төнәтмәсе сибәләр. Томатның Бычье сердце, Крупный розовый, Крупный красный, суганның Бессоновский, Стригуновский, кишернең Нантский, Шантане, кабакның Мускатный сортларыннан һәр елны мул уңыш алалар.
АРГАМАКТАН АТ ТУА…
Тәҗрибәсез бакчачылар чәчүлек орлык белән эш иткәндә тупас хаталар җибәрә, шул рәвешчә булачак уңышка зыян сала. Шуларның кайберләренә тукталыйк. Беренчедән, сатып алынган яки үзең үстергән орлыкның сыйфатына күз салмыйча, барысын да чәчү дөрес гамәл түгел. Әгәр алар махсус эшкәртелеп, гранулланмаган, ашламалы составка катырылмаган булса, иң әүвәл орлыкларны таратып салып, күгәрмәгән, кителмәгән, карап торышка кимчелексез һәм эреләрен генә сайлап алырга кирәк. Юкка гына аргамактан ат туа, кандаладан бет туа, димиләр. Орлыкларны 1 литр суга 1 кашык аш тозы салып болгатылган эремәгә салып, җиде минут эчендә төпкә батмаган ачларын кызганмыйча алып ташларга кирәк. Зәгыйфь орлык тишелмәскә мөмкин, шытып чыкса да, чирләшкә үсентедән мул уңыш көтү урынсыз, чөнки ул авыруларга тиз бирешәчәк, чирен башкаларга йоктырачак. Үсемлекләрнең авыруына орлыкларда сакланучы зарарлы бактерияләр, гөмбәчек споралары, вируслар гаепле. Марганцовка эремәсендә яки көл төнәтмәсендә зарарсызландырмыйча чәчү – икенче ялгыш. Орлыклар тизрәк һәм тигез тишелсен өчен, аларны чылату, үрдерү – мөһим эш. Әмма бу әле орлыкны стакандагы суга батырдың да ике-өч көнгә оныттың дигән сүз түгел. Юкса, чери башлаулары ихтимал. Иң җайлы ысул: орлыкларны чынаяк тәлинкәсенә җәелгән чиста, юеш чүпрәк эчендә җылы урында шыттыру. Савытны кулланылмаган (!) целлофан пакет эченә куябыз, аны көненә бер-ике мәртәбә ачып җилләтү, сак кына дымлыландыру бик мөһим. Бүрткән орлык кибеп китеп, 2-3 сәгать кенә торса да, борын төртеп килүче үренте һәлак булачак.
Чираттагы ялгыш – орлыкны коры, тыгыз, авыр туфракка чәчүдән һәм тирән күмдерүдән гыйбарәт. Томат, борыч, баклажан орлыкларын бер сантиметр тирәнлектәге, арасы 4-5 см булган буразначыкларга бер-берсеннән 3 см калдырып тезеп чыгабыз, өстенә көпшәк туфрак яки чиста ком сибәбез, сак кына баскалап тыгызлыйбыз. Тигез тишелсеннәр өчен, өстен целлофан пакет белән томалап, җылы урынга куеласы лотокларга бер сорттагы орлыкны гына чәчү отышлы. Андый мөмкинлек булмаса, туфракка катыргы кәгазь тыгып калдырып, үсемлекләрне бер-берсеннән аерабыз. Петуния, мәк, лобелия һ.б. чәчәкләрнең, бакча җиләгенең бик вак орлыкларын дымландырылган туфрак өстенә сибү отышлы, әмма күмдерергә ярамый. Кабак, кабакчык, фасоль кебек эре орлыкларны – 4-5 см га, кыярны 1,5-2 см га күмдереп чәчәргә кирәк.
ТУҢМЫЙСЫЗМЫ, «НӘНИЛӘРЕМ»?
Үсенте үстерү өчен туфрак катнашмасы көпшәк булырга тиеш. Тартманы су белән коендырмаска, ә өстенә җылы су бөркеп дымландырырга гына кирәк. Кыш көне тәрәзә төбе салкын, бүлмә һавасында дымлылык аз, батарея янында артык эссе, кояш нурлары юк дәрәҗәсендә, яктылык җитми, шуңа күрә үсемлекләр хәлсезләнә башлый. Әлеге хәлдән котылу өчен, үсемлекләр тишелеп чыгуга, аларны беренче дүрт-биш көндә тәүлек әйләнәсе, ә аннан соң 12-14 сәгать дәвамында фитолампа астында яктырту сорала. Тартмалар салкын тәрәзә төбенә тиеп тормасын өчен, астына такта яки агач шакмаклар, һич югы калын чүпрәк куеп калдырыгыз, араларында савыт белән су торсын. Температураны даими рәвештә үлчәп, теге яки бу культураны үстерү таләбеннән чыгып көйләргә кирәк. Әйтик, баклажан 25-28 градус җылылыкта әйбәт үсә, 14-15 градуста тораташ булып ката. Томат белән баллы борычка плюс 22-25 градус кулай. Кыяр, карбызныкылар җылы яратса, кәбестәнеке, суганныкы, киресенчә, салкынча һаваны үз итә. Суны артык еш һәм күп итеп сибү гөмбә авырулары, аеруча караяк чире китереп чыгара. Борыч, баклажан үсентеләре аз-азлап һәм ешрак сугарылса, томатка суны сирәк, әмма тамырлары чыланганчы сибүең хәерле.
ЧЫНЫКТЫРУ
Үсенте нык, суыкка чыдам булсын өчен, аны балконда яки верандада чыныктыру зарури. Үсентеләрне чыныктыруны берничә минутка форточканы ачып, бүлмәне җилләтүдән башлау отышлы. Тартмаларның урыннарын алыштырып, салкынчарак тәрәзә төбенә, балкон ишеге янына куеп тору да баштагы мәлдә ярыйсы гамәл. Ә аннан соң балкон ишеген ачып җилләтә башлыйбыз. Беркадәр ияләшә төшкән үсентеләрне башта 5-10 минутка, тора-бара вакытын арттыра барып, саф һавага ияләштерәбез. Гадәттә бу эшләр апрель буенча дәвам итә. Май башында нык, көчле үсентеләрне теплицага күчерәбез.
Хәмидә ГАРИПОВА.
Казан шәһәре.

Комментарии