«Вакытын һәм нервысын сакларга теләүчеләр безгә килә»

«Вакытын һәм нервысын сакларга теләүчеләр безгә килә»

Менә-менә баласы туу белән котларбыз, дип көткән көннәрдә, больницада ятучы дустыбыздан кайгылы хәбәр килде: сабый карында килеш үлгән. Башка күсәк белән органдай тәэсир итте бу хәл. Ана кеше исә югалтуны икеләтә авыр кичерде. Рухи дөньясының асты өскә килү – бер, физик халәте дә шомландыра иде: температурасы төшмәде, тора-бара бөтенләй гәүдәсен тота алмас булды. Үзе бала тапкан больницага тикшеренергә барган саен (республикада иң яхшы саналган больницаларның берсе), сезнең белән бар да яхшы, борчылмагыз, дип кайтара тордылар. Аптырагач, тәмам авыруга сабышкан дустыбыз түләүле клиникага күренергә барды. Анализлар тапшыргач, шул ачыкланды: аның аналыгын тиешенчә чистартып бетермәгәннәр икән. Тиз арада операция ясадылар, дәвалау курсы билгеләделәр. Тагын азрак шулай йөргән булса, начар матдәләр канына таралыр һәм дустыбызның гомерен саклап калу ихтималлыгы бермә-бер кимер иде.

Әлеге очракны мисалга китерүем юкка түгел. Соңгы елларда халыкта: «Сыйфатлы медицина ярдәме аласың килсә, түләүле клиникага баруың хәерле», – дигән фикер ныгый бара бит. Һәм югарыда телгә алган хәлне укыгач, болай дип уйлаучылар тагын да артыр, мөгаен. Бер үк медицина ни сәбәпле шулай ике төрлегә аерылды соң? Бу хакта газетабыз белән күптәннән хезмәттәшлек итә торган «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге баш табибы Роза Вәгыйзь кызы ХӘМЗИНА белән сөйләштек.

– Роза Вәгыйзовна, дәүләт больницасында тиешле дәвалану ала алмыйча, авыруларның сезгә килеп дәвалана башлаган очраклары бармы?

– Һәр очракны аерым карарга кирәк. Дәүләт больницаларында тиешенчә тикшереп бетермиләр, дәвалануны дөрес билгеләмиләр, дип әйтә алмыйм, алай дию дөрес булмаячак чөнки. Әйтик, бездә эшләүче табибларның күпчелеге параллель рәвештә дәүләт больницаларында да хезмәт куя. Безгә килгән кеше дә беренче эш итеп: «Бу табибыгыз тагын кайда эшли?» – дип сорый. 7нче шәһәр больницасында, РКБда, дисәң, бик теләп язылалар, чөнки аларның тәҗрибәле белгеч булуын беләләр. РКБда акушер-гинеколог булып эшләүче Игорь Ключаров кабул итә бездә, мәсәлән. Балага уза алмый торган ике хатын, Ключаров гистероскопия ясаганнан соң, балага узды. Хәзер инде таптылар, безгә күренергә килгәләп йөриләр. Игорь Ключаров безнең клиникада гына түгел, РКБда да бик күп хатын-кызларга ана булу бәхетен татырга ярдәм итә бит.

– Бер укучыбыз зарын ирештерде: яшәү урыны буенча поликлиникада диспансеризация үткән ул, сау-сәламәт дип кайтарганнар, ә бер айдан соң түләүле клиникага баргач, ашказанында яман шеш барлыгы ачыкланган. Бу ирнең дә бушлай медицинага ышанычы кимүе гаҗәп түгел.

– Диспансеризациягә гомуми һәм биохимик кан, сидек анализлары тапшыру һәм белгеч консультациясе генә керә. Тик болар ярдәмендә генә яман шешне яки башка җитди чирләрне ачыклап булмый шул. УЗИ кирәк. Күптән түгел безгә тикшеренергә бер пар килде. Хатыны үзе күренергә уйлаган, мәҗбүриләп диярлек ирен дә иярткән. Бер зары да юк иде бу ирнең. Ә УЗИ бөерендә яман шеш бар дип күрсәтте. Онкологка җибәрдек – ул диагнозны раслады. Тиз арада операция ясадылар, ирнең сул як бөерен алдылар. Хәзер ул үзен яхшы хис итә. Әгәр бу ир безгә килеп кан һәм сидек анализын гына тапшырган булса, без аны сәламәт дип кайтарып җибәргән булыр идек. Барысын да УЗИ хәл итте.

Безнең клиникада бер авыруны карауга ярты сәгать вакыт бүлеп бирелә. Профессорлар үткәрә торган җитди консультацияләр берәр сәгатькә кадәр сузыла. Бу вакыт эчендә авыруның бөтен зарын тыңлап, аннары иркенләп тикшереп була. Ә дәүләт больницаларында бер авыруны кабул итүгә 15 минут кына бирелә. Әле ул вакыт эчендә дә чиратта торучылар ишекне ачкалап, табибны ашыктырып тора. 15 минут эчендә табиб нәрсәгә генә өлгерсен?!

– Түләүле медицинага акча җитми, ә бушлаена – сәламәтлек, дигән мәзәк тә бар бит әле…

– Бездәге бәяләр кесәне тишә торган түгел. Шуңа күрә студентлар да, якын-тирәдә яшәүче пенсионерлар да күп килә безгә. Ирле-хатынлы Дубровиннар – шундыйлардан. Клиникабыз ачылган көннән бирле, ягъни бишенче ел инде безгә йөриләр, массаж алалар, капельница куйдыралар. Бер тапкыр капельница куюның бәясе – 200 сум.

Неврологка күренү, мәсәлән, 600 сум тора. Берничә табиб арасыннан җаның тартканын сайлап аласың да, үзең теләгән вакытка языласың, аннан шул вакытка килеп күренәсең. Ә дәүләт поликлиникасында неврологка күренү өчен нишлисең? Башта иртәнге 6да барып чиратка басасың. Терапевтка! Терапевт талон биргәннән соң гына неврологка күренә аласың. Өлкән кешеләргә көне буе чиратта тору уңайсыз. Ә яшьләр нервыларын һәм вакытын янга калдырырга тели, шуңа түләүле клиникага килә.

Изображение удалено.

Без һәрдаим төрле акцияләр оештырып торабыз. Мәсәлән, «Сәламәт йөрәк» дигән акциябез бар, бәясе – 1300 сум. Бу бәягә ЭКГ, УЗИ һәм кардиолог консультациясе керә. Йөрәкне тулысынча тикшертү, дигән сүз инде бу.

«Барлык әгъзаларга УЗИ» дигән акциябезнең бәясе – 1000 сум. Яшәү урыны буенча поликлиникада бер әгъзага УЗИ узарга теләсәң дә бер ай чиратыңны көтәргә кирәк. Ул вакыт эчендә чир бөтенләй азарга мөмкин. Ә без бер көндә бөтен органга УЗИ ясыйбыз, үзгәрешләр барлыгы ачыкланса, анализлар тапшырырга һәм белгечкә күренергә киңәш итәбез.

Без – күп профильле клиника. Бөтен төр белгечләр дә үзебездә бар, башка больницаларга җибәрмибез. Гинекологлар сафы аеруча зур – 12 белгеч.

– Сезгә пенсионерлар да килүен әйттегез инде, ә гомумән ничә яшьтән башлап кабул итәсез? Һәм ничә яшьтән табибка күренә башларга кирәк дип саныйсыз?

– Без 18 яшьтән башлап кабул итәбез. Күпчелек чирләр яшькә карамый. Күптән түгел бер ана белән 18 яшьлек кызы килде. Икесе дә акция буенча тикшеренү уздылар. Ана кешедә җитди авырулар табылмады, ә кызның калкансыман бизендә үзгәреш, үт куыгында таш һәм аналыгында миома барлыгы ачыкланды. 18 яшьтә бу! Бер авыртудан да зарланганы булмаган үзенең. Чир билгеләре үзен сиздерә башлагач соң булуы бар шул. Шуңа күрә елга бер-ике тапкыр организмны тикшертеп торырга кирәк дип әйтәбез.

Белешмә өчен «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгенең телефоны: (843) 2-101-106.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Реклама хокукында

Комментарии