12 көнлек ачлык

Булган, ди, торган, ди, һәм ачтан үлеп киткән, ди… Саба районының Шәмәрдән бистәсендә урнашкан “Надежда” геронтология үзәгенә (халык телендә “Надежда” профилакториясе) эштән мине әнә шундый сүзләр белән озатып калдылар. Юк, үл, димәделәр, ә ачлыктан егылмасаң ярар иде дип борчылып калдылар. Мин ач тору алымы белән дәваланырга киттем. Срок – ике атна.

Баштан ук әйтеп куям: бу реклама да, үгетләү дә һәм башка шундый мәгълүмати тәэсир итү чарасы түгел. Һәркемнең үз башы, баш эчендә мие һәм дә килеп эчке сиземләве бар. Шуңа да нәтиҗәне һәркем үзенчә, үз мәнфәгатеннән чыгып ясасын.

Авылга кайткан саен, әни: “Артык тазарып киттең, Альфред абыең больницасына барырга кирәк”, – ди. Әни белән бәхәсләшергә җирлек юк, чөнки, чыннан да, Нәкыя апа әйтмешли, биткә чиртсәң кан чыгу дәрәҗәсенә җитә яздым. Өстәвенә, табигатем белән түгәрәк йөзлемен. Икенчедән, эштә күп вакыт компьютер каршында утырырга туры килгәнлектән, арка авырта, бөкре күренә башлады. Өченчедән, Түбән Каманың гел мактап торган (шул исәптән үзем дә) заводларының “хуш исле” һавасын, пычрак суын эчү дә үзен сиздереп тора. Ә, иң мөһиме, организмны кырык ел дәвамында җыелган шлактан чистартырга кирәк. Ач торырга ризалашуымның тагын бер сәбәбе – Нурия апам. Аңлатып китәм. Озак еллар астма белән интегүче апам өч атна “Надежда”да дәваланып кайтканнан соң, дару эчүен киметте, ябыгып, күзгә күренеп матурланып китте. Дөрес, җиңел булмады аңа: профилакторийда да, өенә кайткач та, приступлары кабатланып торды. Шулай булмыйни: гомер буе дару белән “тукланган” организмны ризыгыннан мәхрүм ит тә, аннан хәер-шәфкать көт! Үз организмы белән көрәш башлады апам һәм җиңде! Тик әле аңа тынычланырга иртә, чөнки организм һаман да учлап эчкән дарулардан тулысынча арынып җитә алмый. Икенче тапкыр баруында мин дә Нурия апага иярдем.

– Ач торуның бернинди дә авырлыгы юк. Организмга тукланырга азык җитәрлек монда, – ди “Надежда”ның баш докторы Альфред Зиһаншин. – Чистарынырга, тагын бер кат чистарынырга кирәк. Монда килеп эләгүегезне сезгә бәхет елмайды дип кабул итегез. Калганы үзегездән тора.

– Альфред абый, клиентларыгыз күпме?

– Җитәрлек. Әле күптән түгел генә Камчаткадан килеп киттеләр, Ханты-Мансийскидан да бар. Мәскәүлеләр күп. Танылган академик Неумывакин хатыны белән дәвалана.

– Ә татарстанлылар?

– Булганның кадерен белмәү шулдыр: Татарстаннан кеше азрак. Татарлар йоклый әлегә. Тиздән энә куярга керәм, – диде ул, әңгәмәгә нокта куйганны белдереп.

Ул чыгып китүгә, өрек, тагын бераздан магнезия керттеләр. Баксаң, бер кешегә алты өрек бирелә икән, шуны термоста төнәтеп, көненә 1,5-2 литр эчәргә, кичкә өреген ашарга. Дүрт көнгә бер тапкыр бер әфлисун белән “сөендерәчәкләр” икән. Кичке якта бер чәй кашыгы кипкән, туралган диңгез кәбестәсе өләшәләр. Мин аны кызыл суган яисә туралган сарымсак белән ашадым. Апа су белән йотып җибәрүне уңайрак күрде. Шулай итеп, ач тору икеатналыгы башланды.

Беренче көн азагында инде минем өчен “палата-бәдрәф” маршруты буенча “рейс ачылды” һәм ул ике атна дәвам итте. Икенче көнне баш авыртып уяндым. Элек тә шулай авырткач, артык игътибар итмәскә булдым. Әмма авырту көчәйгәннән-көчәя барды, көннең икенче яртысында бүре кебек үкерәсе килә башлады. Бераздан бөтенләй укшыта ук башлады. Ярты төнне караватта утырып чыктым. “Шулай булырга тиеш”, – ди апа. Ышанам: каты итеп чәй эчәргә өйрәнгән организм наркоманга әйләнгәндер, хәзер ул имидән аерылган бала сыман ярсый. Тәмам талчыгып, иртәнге якта йокыга киткән генә идем, апа уятты.

– Юынып ал да үлчән, кан басымын да үлчәт, аннан чәйләп алырбыз.

Ачу китереп, “чәйләп алырбыз” дигән була бит! Тагын шул алты өрек суы инде.

– Күпме югалткансың? – дип каршы алды апа.

– Кило ярым. Кан басымы да яхшы. Тик хәл юк, баш әйләнә, тән калтырый.

– Үлән чәе керттеләр, кайнар килеш эчик. Альфред абыйдан аны нинди үләннәрдән ясалуын күпме сорадым – әйтми. “Сер”, – ди. Чәе бигрәк тәмле. Һинд, сәйлүн чәйләрең бер якта торсын!

Стенага тотынып дигәндәй, коридорда йөреп кердем. Бераздан укшыта башлады, костым. Ашыйсы килми дә, килә дә.

– Апа, әйдә кайтыйк, – дим.

– Кеше көлдермә инде. Беренче көннәрне генә шулай була, аннан өйрәнәсең. Массаждан соң хәл керә, – дип тынычландыра апа.

Хәллеләр коридорда телевизор карый, урамга чыга. Ә мин тәрәзәдән ылыслы урман буена салынган йортларны, урамда йөрүчеләрне күзәтеп торырга мәҗбүр.

Кичке аш – бер әфлисун, суган белән кипкән диңгез кәбестәсе, тәме тәмам беткән алты өрекне бөгеп салдым. Апа пациентлардан калган китаплардан хасил булган китапханәдән берничә китап алып килгән иде, шуларның берсен кулга алдым да караватыма менеп кунакладым. Күз хәрефләр өстеннән йөгерешә, тик акыл укыганны кабул итми. Ходайның рәхмәте, ярымутырган килеш йоклап киткәнмен.

Өченче көн. Беренче эш – үлчәнү. 1 килограмм 350 грамм югалтканмын. Кан басымы – яшь кызларныкы кебек. Керә-керешкә үк Альфред абыйны сорауларга күмәм. Ә ул берни булмагандай:

– Көндез бераз йоклап алдыңмы? – дип сорый.

Җавап уңай.

– Хәлсезлек тә үтәр, йөрмәскә тырышыгыз. Энергия хәрәкәткә түгел, ә чистарынуга сарыф ителергә тиеш. Аннан соң, салкын тидермәскә, моның өчен тәрәзәне ачмаска кирәк. Косуың да яхшы.

Бу көнне су эчеп кенә торасы. Киосктан биш литрлы “Раифский источник” суы алып кердек. “Шуны эчеп бетерергә кирәк”, – ди апа. Ай-һай, эчеп булыр микән? Сусыз да укшыта әле монда.

Дүртенче көнгә каршы төннең яртысы тагын тынгысыз узды. Шөкер, бер җирем дә авыртмый да, калтыратмый да, тик йокы гына алмый. Менә хикмәт, элек бит башны мендәргә куюга йоклап китә идем. Коридорга чыгып, тәрәзә аша урамны күзәтәм.

Суны күп эчәргә кирәклеген белсәк тә, бер дә эчәсе килеп тормый шул. Ә монда шуннан гайре берни дә булмагач, эчми хәлең юк. Күз алдына пары чыгып торган сөтле куе чәй килеп баса.

– Артык кайнар ризык ашарга ярамый, – ди Мәскәүдән килгән академик Иван Неумывакин. – Әгәр дә инде кайнар ризык яратасыз икән, һичьюгы, аны авыз эчендә суытып йотыгыз.

“ЗОЖ” газетасын укучыларга бу фамилия таныш булырга тиеш. Иван Павлович Неумывакин – яше сиксәннән арткан , профессор, академик, илебезнең космик медицинасына нигез салучы кеше. Ул традицион булмаган, ягъни халык медицинасы белән дәвалауны яклаучы медик-аксакал, алай гына да түгел, шул өлкәдә үзе үрнәк күрсәтүче дә. Бу кеше турында сәгатьләр буе туктамый сөйләргә булыр иде, ләкин максатым ул түгел. Иван Павлович “Надежда”га ел саен хатыны (ул да медик) белән килә икән. Килгән саен пациентлар белән аралаша, алар алдында чыгышлар ясый, сорауларына җавап бирә.

– Мөселманнарның ураза тотуына ничек карыйсыз? – дип сорыйм.

– Уңай. Бу бит гади ач тору гына түгел, кешене әхлаки тәрбияләүнең бер чарасы да. Ягъни гайбәт сатмаска, начар гамәлләр кылмаска һәм башкалар, – дип җавап бирде академик.

Гомумән, Иван Павлович – үзе дә дини кеше. Шуңа да чыгышын: “Башкаларга карата начарлык кылма. Үз сәламәтлегеңә дә, аныкына да зыян китерәсең”, – дип башлый. Шулай яшәргә кирәклеген бик беләбез дә, үти генә алмыйбыз!

Ач торуның ничәнче көнендә булгандыр, хәтерләмим, төнлә үк баш авырта башлады. Түзәргә булдым. Иртәнге процедуралардан соң йөрим шулай коридорда чигәмне уып, каршыга Иван Павлович килә.

– Нәрсә булды, әллә теш сызлыймы? – дип сорады ул, минем халәтемне күреп.

– Баш авырта, – дим.

– Утыр әле монда, карап карыйк, нигә авырта икән ул, – дип, Иван Павлович диванга төртеп күрсәтте.

Көрәк кебек зур куллары белән баш чүмеченә массаж ясый башлады ул. Күзләремне йомып, авыртуына түзеп ятам. Менә ул куллары белән баш тирәсендә әйләнмә хәрәкәтләр ясый. Кулларыннан рәхәт җылылык башка бөркелә.

– Муен хондрозы синдә. Яхшы массаж кирәк, – ди җитди кыяфәт белән, – Хәзер эчең белән сулыш ал да өреп чыгар һәм булдыра алганча суламый тор. Берничә тапкыр кабатла.

Иван Павлович кулларының шифасы тиде, бераздан баш авыртуы басылды.

Алтынчы көн. Ниһаять, бүген көр күңел белән уяндым. Аллага шөкер, бер җирем дә авыртмый, калтыратмый да, укшытмый да… Килгән көннән алып исәпләгәндә, нибары өч килограмм җиде йөз илле грамм югалтканмын. Бераз ял иткәч, урамга чыктык. Аз гына барам да, туктап торам: арыта.

Аякларын күтәреп түгел, сөйрәп кенә йөрүче бер апага игътибар итәм. Паркинсон (калтырау чире) икән Валя апада. Узган ел дәваланган биредә, ләкин өенә кайткач, табиб киңәшен тотмаган: су урынына күбрәк кофе, чәй эчкән. Аның бөтен кайгысы – юл газабы.

– Шәмәрдәннән электричкага утырырмын үзе, әмма поезд Нократ Аланында нибары бер минут тора. Вагоннан чыкканда булышу өчен проводницага акча бирдем. Төртмәсәң, кузгаласы да түгел. Менә бит нинди заманалар китте, – ди ул.

Тагын берничә көнне китап укып, бәйләп уздырдым. Авырлык югалту да акрын бара. Суны мәҗбүри рәвештә, үземне көчләп диярлек эчәм. Җәйге челләдә печән әйләндереп кайткач, тын да алмый зур кружка белән салкын су эчкән вакытлар искә төшә. Эчеп туйгач, кул арты белән авыз кырыен сөртеп: “Судан да тәмле нәрсә юк!” – дип куясың. Ә хәзер судан да тәмсез нәрсә юктыр сыман. Шулай дим дә куркып куям: мондый сүзләр сөйләү – зур гөнаһ. Аллам ризыктан, һавадан, судан, сәламәтлектән аермасын, берүк. Шулай да суны күрүгә, күңел болгана. Аның каравы, кызыл суганны рәхәтләнеп ашыйм. Сарымсак белән суган организмдагы паразитларны куа диләр. Дөрестерме, сөйләүләренә караганда, имеш, монда дәваланучы бер хатынның авызыннан озын корт чыккан.

Иван Павлович дөрес суларга өйрәтте. Баксаң, без сулап чыгара торган углекислый газ да организм өчен кирәк икән. Шуңа да аны гади пакетка өреп чыгарырга һәм яңадан суларга кирәк, ди. Иван Павлович ничек суларга кирәклеген күрсәтә. Көнгә берничә мәртәбә бер-ике минут дәвамында кабатларга куша. “Кешеләрдә туклану культурасы юк. Яшәү рәвешебез турында да уйланырга кирәк”, – ди ул. Хак сүзгә җавап юк. Тик бездә ялкаулык көчле шул.

Тагын ике көннән кайтып китәбез, Алла боерса. Безне акрынлап ачлыктан чыгара башларга тиешләр. Көндезге аш вакытын түземсезлек белән көтеп алдым. Күрер күзгә тәмле тоелса да, тозсыз, майсыз кәбестә ашын ике каптым да, бүтән сыймады. Апа ачуланып та, үгетләп тә карады, юк булгач, юк инде. Аның каравы, икенче көнне яшелчә салатын тәмләп ашадым.

Ике атна ач торуның нәтиҗәсе – 6 килограмм да 200 грамм. Әлләни күп булмаса да, эш бит ябыгуда түгел, ә организмны чистартуда. Кемгә ничектер, әмма мин үземдә җиңеллек сиздем, атлаулары да бөтенләй үзгә. Бөтен курыкканым – өйгә кайткач та, ашау белән артык мавыгу.

– Тагын килегез, – дип озатып калды профилакторийның өлкән шәфкать туташы Айсылу апа.

Килеп булырмы – белмим, шулай да гыйнвар аена язылып куйдым әле…

Нурисә ГАБДУЛЛИНА.

Түбән Кама.

Редакциядән: Әлеге язмага өстәп, бер нәрсәне искәртәсе килә: автор язган ысулларны укучыларыбыз өй шартларында кабатламасын иде. Чөнки организмга кагылышлы дәва чаралары бары тик табиб күзәтүе астында гына башкарылырга тиеш, юкса, файда күрәм дип зыян салу ихтималы да бик зур.

Фотода: Язма авторы академик И.Неумывакин белән.

Комментарии