- 14.08.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №31 (9 август)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Уң кулында – чиләк, сулында – зур-зур пакетлар, кесәдә – акча, күңелендә – арзан бәяләргә өмет. Казанның Колхоз базарына килүчеләрне әнә шулай сыйфатлап булыр. Әле сатулашырга әзер торучы телләре турында да аерым әйтеп китсәк, базарга еш йөрүче казанлыларны күз алдыгызга китерерсез. Хәер, базарда шунсыз булмый да. Бәяләр тешләмәсен өчен, телне дә эшкә җигәсең...
УҢЫШ НАЧАР ТҮГЕЛ
– Мәскәү базарында бәрәңгенең бер килосын 60 сумга сатып алдым. Монда арзанрак, диделәр. Барып карыйк.
– Булыр бар! Кызым беркөнне 100гә алдым, диде.
Алдымнан атлаган өлкән яшьтәге ике апаның әңгәмәсенә колак салып, мин дә Колхоз базарының «кайнар» ноктасына таба атлыйм. Юк, кайнар диюем һич тә урынсыз түгел. Беренчедән, 34 градус эссе. Мондый кызуга чыдап утырган сатучыларга һәм базарны кат-кат урап йөрергә көч тапкан сатып алучыларга рәхмәт! Икенчедән, таш яуса да, базарда кеше кимемәс – энә төртерлек тә урын юк.
– Сатып алучыларыгыз күпме? – дим базарның читендәге күләгәгә качкан помидор сатучы бер әбигә. Янындагы буш тартмалары сәүдәнең яхшы барганлыгы турында сөйли иде, булса кирәк.
– Бар, бар. Мин бит үзем үстереп сатам. Бернинди химикатсыз, дарусыз. Әнә, тегендә кып-кызыл, түп-түгәрәк помидорларны «йорт помидоры» дип алдап саталар, йорт помидоры менә шундый була ул, – ди бу миңа зур яшелле-сарылы помидорын күтәреп. Әбекәйгә күп булса, 70ләп яшь, барысыннан читтә урнашуын исәпкә алсак, базарга сату белән әле берничә көн генә килә, күрәсең. Погонлы кешеләрдән куркып, як-ягына да карана, помидорларын җыебрак куя. Ни дисәң дә, базарда урын алган өчен акча түлисе. Үзе бик юмарт та – ул сата торган помидор бәясе базарда иң арзаны – килосы 60 сумнан.
Әңгәмәдәшем күрсәткән матур помидорларны да күрдем. Килосы 100 сум. «Домашние, из села привозим», – диделәр. Шундый матур яшелчәләр Югары Ослан районында үсә икән.
Колхоз базарының тагын бер уңай ягы – инде бетте дип уйлаган җиләк-җимешләрне татып карау мөмкинлегенә ия булу. Бакча җиләген күптән җыеп бетереп, суыткычларга урнаштырдык, ә биредә аның ниндиләре генә юк – кызылы да, әле кызарып бетмәгәне дә. Арасында череге дә очрый. Шуның килосын 450 сумга саталар.
Ә менә Яшел Үзән районының «Ситдыйков» фермер-крестьян хуҗалыгыннан килгән җиләкләр аеруча зур, араларында тавык йомыркасы кадәрлеләре бар. Сатучы Фәния апа аңлатуынча, быел уңыш күп булган.
– Кайбер сортлар беренче суыкларга кадәр җиләк бирә. Йорт шартларында да болай үстереп була. Тик әлеге җиләкләр бакчадагыдан тәме белән дә, зурлыгы белән дә аерыла. Сату проблемасы юк, алучылар күп, – ди сатучы. Без сөйләшкән арада гына да 3 килограмм җиләк сатып алучылар табылды. Хәер, әйткәнемчә, халык базарга продукцияне күпләп сатып алу өчен килә – шуңа күрә күп кенә сатып алучыларның кулларында чиләкләр.
Чия дә мул уңышы белән шатландырган быел. Базарда чия сатучылар аеруча күп. Сатучы булгач, алучысы да табыла. Килограммын 150-250 сумга сатучылар бар. «Акчасы жәл түгел, компотын яратам», – ди ике чиләк чия сатып алучы.
Яңа бәрәңге янында да халык күп. Бәрәңгенең килограммы – 60 сумнан башлана. 100 сумга сатучылар да бар. Вагын 40 сумга да саталар, алары аерым пакетларга тутырылган. Базардагы бәрәңгенең күбесе – Чувашия бәрәңгесе. Иртә өлгерешле «Коломбо» сорты дигән язулар да күренә.
– Бәрәңге уңышы ничегрәк соң быел?
– Зарланырлык түгел. Менә бит зурлыгына күз салыгыз, – ди сатучы йодрык кадәрле бәрәңгеләргә төртеп. – Апрель ахырында ук утырттык бәрәңгеләрне. Ул чакта җир өлгергән, дым бар иде. Яңгыр көн дә яуды дип мактанырлык булмаса да, дым торды, уңыш мулдан.
– Ничә сум акча эшләргә өлгердегез инде? – дим көлеп.
– Сатып алучылар күп. Хәзер сезоны да шундый бит: иске бәрәңге бетте, яңасын алырга иртәрәк, шуңа күрә сатып алалар. Табыштан зарланмыйбыз, көненә 100 мең сумнан алып акча эшлибез, – ди сатучы. Үзенең исемен әйтүдән баш тартса да, табышының суммасы белән бүлешүдән тартынмады абзый.
ӘРӘМ ИТМИЛӘР
Базарга килгәнсең икән, шуны бел – берни дә алмыйча китә алмассың. Сатучылар да колакны кытыклап, үз товарларын мактый бит. Иң тәмлесе, яхшысы, арзаны да нәкъ анда гына. Моны ишеткән күрше сатучысы телгә килеп: «Ә мин 10 сумга арзангарак бирәм», – дисә, бөтенләй эреп төшәрлек буласың.
Бу көннәрдә базарның төп геройлары – гөмбәләр. Аларның нинди генә төрләре юк биредә. Иң затлы ак гөмбәнең матурларын, кечерәкләрен 350 сумга саталар. Дөрес, бәяләр төрле, сатулашырга да мөмкин. Мәсәлән, 2 килограмм сыешлы чиләктәге бер үк төрле гөмбә бер кешедә бер бәя, икенчесендә башкача булырга мөмкин. Шуңа күрә күз төшкән беренче товарны сатып алганчы, бөтен базарны әйләнеп чыгарга киңәш итәр идем.
Гөмбәне елдагыча күбрәк Мари Иле халкы сата. Ак гөмбә – иң күп сатыла торган гөмбәләр рәтеннән икән. Ул кыздырырга да, тозларга да, маринадларга да яхшы.
Базарның – үз законнары, үз территориясе. Урын өчен көн саен – 300 сум, ә гөмбә сатучылар шуңа өстәп, лабораториягә 70 сум акча түли икән.
Кишер, чөгендер, суган гына түгел, аларның яфракларын да саталар. Бәясе – 30 сум. Күз каршымда гына бер апа чөгендер яфрагы сатып алды. Баксаң, борщ ашына салалар икән үзен. Бер нәрсәне дә әрәм итмиләр.
Миллек, дару үләннәре сатучылар да шактый. Халык йөри, сатып алучылар бар. Димәк, сәүдә дә гөрли. Биредә авылдан килгән тавык йомыркасының дистәсен 80 сумнан алырга була. Хәер, бәяләр төрле. Нәрсә кирәк, күпме кирәк – барысын табарга була. Акчаң булса, теләгәнеңне сатып алырга мөмкин.
БӘЯЛӘР
Җиләк-җимеш (бер килосы):
Чия – 150-250 сум
Бакча җиләге (виктория) – 300 сум
Күк җиләк – 450 сум
Кура җиләге – 300-500 сум
Алма – 30-80 сум
Крыжовник – 250 сум
Кызыл карлыган – 200 сум
Кара карлыган – 400 сум
Кавын – 70 сум
Карбыз – 50 сум
Груша – 50-200 сум
Сырганак – 200 сум
Урман чикләвеге (фундук) – 500 сум
Яшелчәләр:
Бәрәңге – 45-80 сум
Помидор – 80-140 сум
Кыяр – 50 сум
Ташкабак – 60 сум
Кишер – 70 сум
Татлы борыч – 130 сум
Ачы борыч (бер данәсе) – 50 сум
Чөгендер – 50 сум
Борчак – 300 сум
Кукуруз (бер данәсе) – 50 сум
Кәбестә – 50 сум
Суган – 60 сум
Сарымсак – 200-250 сум
Редис – 150 сум
Баклажан – 100 сум
Гөмбә:
Әтәч гөмбәсе – 350 сум
Ак гөреҗдә – 300 сум
Каен гөмбәсе – 500 сум
Майлы гөмбә – 250 сум
Сөт ризыклары:
Сөт (бер литры) – 80 сум
Эремчек – 300 сум
Каймак – 600 сум
Йомырканың бер дистәсе – 100-120 сум
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии