Табиб дәвалый, табигать терелтә

Авылда фельдшер да, шәфкать туташы булып та эшләп, пенсиягә чыктым. Соңгы елларда авыруларны, бигрәк тә онкологик авыруларны үләннәр белән дәвалау буенча кызыксынам. Онкология буенча белгечләрнең – онколог-фитотерапевт, профессор, фәннәре кандидаты, дөресрәге, 12 авторның китапларын сатып алып укып өйрәндем. Шуларның үләннәр белән дәвалау буенча киңәшләрен берләштереп, 200 битле китабы чыгардым. Шуңа да аның тышына “Табиб дәвалый, табигать терелтә” дигән сүзләрне кулландым.

Китапта ракка каршы иммунитетны күтәрүче үләннәр җыелмасы, аларның төнәтмәләрен ясау, эчү тәртибе, авыруның кайсы урында ничек башлануы, аны тудыручы вирусларны көчсезләндерү, шешләрне таркату буенча киңәшләр язылган. Шулай ук операциягә, химиягә, нур белән дәвалауга кадәр нинди үләннәр кулланырга мөмкин булуы турында сүз бара. Химияне тиз арада организмнан чыгару өчен киңәшләр бар. Тәкъдим ителүче диета да язылган. Шулай ук дәвалану өчен китапта кайсы Коръән сүрәләрен укып, Аллаһыга мөрәҗәгать итү дә, кыскасы – барысы да кергән.

Китап Актанышта “Глобус” китап кибетендә, “Карагай” медицина үзәгендә, Мөслимдә Универмагта, чәчәк кибетендә һәм Кооперативная урамы, 172А да урнашкан “Гарант” кибетендә бар. Үземә дә мөрәҗәгать итәргә була.

Альмира ШӘЙХРАЗИЕВА.

Актаныш районы, Актаныш авылы, урамы, 46нчы йорт. Индекс: 423740.

Сак бул! Яман шеш янәшә…

Француз табиблары: “Һәр кеше дә рактан үлә, тик барысы да ул яшькә җитә алмый”, – ди. Соңгы елларда яман шеш авыруы яшьләр арасында да еш очрый торган зәхмәткә әйләнде. Моны халык үзе дә аңлап, күреп тора. Әмма чарасын таба алмаганы фани дөнья белән хушлаша. Шулай да, уйлап карасаң, сәбәпсез генә берни дә булмый бит. Күргәнебезчә, нәтиҗә бер, туу-яшәү-авыру-үлем. Яшәү белән яшәү арасында аерма булган кебек, авыру белән үлем һәм аның сәбәпләре арасында да аерма бар. Моның сәбәпләре тирәндә. Статистика мәгълүматлары кеше гомерен шактый күпертеп күрсәтсә дә, чынбарлыкта исә ул 45-50 яшьтән артмый. Ә пәйгамбәрләребез гомере, гомумән, элеккерәк яшәгән буыннар гомере йөзәр ел белән исәпләнгән. Сәбәп нидә?

Күпләребез, начар, ашаганыбыз химия катнаш, эчкән суыбыз саф түгел, дияр. Бәхәс юк, хак. Әмма боларын да без, кешеләр пычратабыз түгелме? Һәр кеше кылган гамәле өчен үзе җавап тота. Күп вакыт: «Кешеләр начарланды, яшьләр тәртипсез”, -дип зарланганны ишетергә туры килә. Әгәр син үзең яхшы булсаң, аларның начарлыгы турында әйтеп, аны тагын да арттырып, программага начар мәгълүмат өстәргә ярамый. Ә бәлки: “Аллаһы, бу бичараны да туры юлга күндер”, – дияргәдер. Пычраклык аркасында үрчегән авыру тудыручы микроблар да тискәре мәгълүмат белән тутырылган. Ул энергия төрле юллар: су, һава, ризык, начар сүз, рәнҗеш, стресс белән керә. Моның нәтиҗәсендә, тамырлар кысылу, төенләнү хасил була һәм бу урында кан йөреше начарая, биоканаллар ябыла. Анда микроблар җыела һәм төрле шешләргә, шул исәптән яман шеш авыруына сәбәпче булырга мөмкин. Шуның өчен рәнҗетүчеләрне гафу итәргә һәм үзең хәтерен калдырганнардан гафу сорарга. Кешеләр һәрвакыт гафу итәргә тиеш, (без – гафу итүче, Аллаһы – хөкем итүче). Аллаһыны сәламәт чакта да еш искә алырга. Яман шешне тудыручы – бер күзәнәкле жгутик трихомонад – паразит гөмбәчек. Бу мәгълүмат лабораториядә тикшерелеп, соңгы елларда фәнни расланган. Гөмбәчекләр әчелекне яратмый, әмма бу паразит ашказаны әчелегендә зыян күрми үтеп китә. Чөнки без ашаган ризык бу әчелекне нейтральләштерә һәм трихомонадлар зарарланмаган хәлдә үт куыгына үтеп кереп, эчәклеккә тарала, кире ашказанына эләгә. Үт белән кушылып, авызда әрем тәмен китерә. Тел өстендә кунык, утырма хасил була. Ашказаны асты бизе шешә, ул саруны кайната, кикертә. Аллергия һәм төрле тире авырулары, бавыр һәм үт юллары шешүгә сәбәпче була. Тән тиресендә бетчәләр, экзема, псориаз кебек авырулар хасил була.

Трихомонад хатын-кызларның җенес органнарына үтеп кергән очракта, авыру билгеләре: ак килү, күкәйлекләр ялкынсыну, күп кан китү, авыртулы күрем, хәлсезлек һәм күрем циклы үзгәрү. Тора-бара фибриома, аннары миома, фиброзно-кистозная мастопатия (имчәк тукымасының шешүе), бөер, бөер өсте бизе, сидек куыгы ялкынсыну һәм ырудан калганда төрле катлауланулар була.

Ирләрдә: простатит, цистит, импотенция, ирләр җенес бизендә шеш (аденома предстательной железы), бөер, сидек куыгында ком таш хасил булу һәм башкалар. Болардан тыш, еш суык тию, ОРЗ, ангина, гайморит, полиплар да була, авыз тирәләре еш чабырта, герпес чыгып интектерә.

Бу авырулар организм көчсезләнүен, эчке секреция бизләре бозылуы, гормоннар ясалуы тоткарлануын, иммунитет түбәнәеп, организмның бик нык шлаклануын күрсәтә һәм бу әлеге хәшәрәтләрнең хикмәтләре дип исәпләнә. Болар, кешедә яман шеш авыруы килеп чыгу куркынычы бар дигән сүз.

ИММУНИТЕТНЫ КҮТӘРЕРГӘ КИРӘК

Кызганычка, санап үткән дәвалау методларының берсе генә дә яман шеш авыруының канда хәрәкәтләнгән күзәнәкләрне юкка чыгарып бетерә алмый. Моны бары тик кешенең иммун системасы гына эшли ала. Яман шеш авыруын дәвалауда кулланыла торган методлар, организмга көчле тәэсир итү, иммунитетны бик нык зарарлау аның авыру белән көрәшү сәләтен киметә. Шулай булгач, авыруга, калган яман шеш күзәнәкләре белән көрәшү һәм яңаларының ясалуын тоткарлау өчен, иммунитетны күтәрү зарур. Моның өчен организмны бу халәтенә ияләштерүче (адаптоген) һәм иммунитетны күтәрергә сәләтле үләннәр кулланырга кирәк. Ракның башлангыч чорында ясалган операциядән соң организмда иммунитет 2 ел дәвамында кимү ягына бара. Шуңа күрә беренче ике елда операциядән соң рецидивлар, метастазлар еш очрый.

Стационардан чыкканнан соң, әгәр авыруга табиблар тарафыннан (имуномодулирующий препарат) интерферон билгеләнмәсә, бөтен тырышлыкны организм көчен, иммунитетны күтәрүгә багышларга кирәк. Синең гомерең табибка түгел, үзеңә һәм туганнарыңа гына кадерле.

Иммунитетны озак вакыт, 6-12 ай дәвамында үләннәр куллану белән күтәрергә була.

Иммунсистемага начар тәэсир итүче сәбәпләр: арыганчы эшләү, өшү, йокысызлык, исерткеч эчемлекләр еш куллану, тәмәке тарту, әз хәрәкәтләнү һәм башкалар… Көчеңә карап физик эш эшләү, яраткан шөгылеңне табу, физик күнегүләр, саф һавада булу, күңел күтәренкелеге, терелүгә өмет, Аллаһы Тәгалә кодрәтенә ышанып теләкләр теләп дога кылу авыруның терелүенә этәргеч бирә.

ТАБИГАТЬ КӨЧ БИРӘ

Адаптоген, иммунитетны күтәрүче үләннәр элеутерококк, алтын тамыр (золотой корень). женшень, бака үләне, саз үләне (сабельник), бадан, эхинация, түндербаш, гөлҗимеш, алоэ, кычыткан, һәр язда «Яшел аш”лар тәкъдим иткән онколог В.П. Назаренко рецептларын кулланырга кирәк: Составы: 160 г сәрдә (сныть), 80г бака үләне, бәбкә үләне 80г, 40г солы ярмасы, 10г кишер, 10г суган, үсемлек мае, каймак, тәменә карап тоз салып пешерелгән аш.

Әзерләү ысулы: солы ярмасы пешеп җиткәннән соң, аңа туралган үләннәр салып 20 минут кабат кайнатырга, табынга биргәндә генә каймак салырга.

Кычыткан, балтырган ашларын еш пешерергә. Яшелчә салатларын, кыяклы яшел суган, сарымсак еш кулланырга.

Суган ашы: кабыклы суганны турап, үсемлек маенда саргайганчы кыздырырга, шуңа 0,5 л салкын су өстәп, изелгәнче әкрен утта пешерергә, әзер булгач, яшелчәләр пешкән шулпа (бәрәңге, кишер) өстәргә. Тонык шулпаны сугансыз эчәргә. Суган шулпасын 100 сәгать саен эчәргә һәм артыннан бер чеметем ак әрем салган 1 стакан кайнар төнәтмә эчеп куярга. Бу шулпа 2 атна дәвамында эчелергә тиеш. Шушы шулпаны эчеп, остеопороз авыруын да дәвалап була.

Яшел салат: 2 өлеш кычыткан, 1 өлеш яшел алма, 1 ак кәбестә, 2 өлеш пешкән чөгендер, 1 кишер кирәк.

Онкологик авыруларга каршы тору өчен, иммунитеты күтәрергә тәкъдим ителә торган, халык медицинасында киң кулланылучы состав: меңьяфрак, камырлык чәчәге, өлгереп җитмәгән солы, сазанак, тырнак гөле (чәчәге), чебен кунаксасы (фәрештә үләне), ат кузгалагы (чәчәге), каз тәпие үләне, комлык үлмәс чәчәге, бузин чәчәге, өч чатлы эт тигәнәге, гөлҗимеш, әрекмән тамыры, ак каен яфрагы, андыз тамыры, камырлык җимеше, үги ана яфрагы чәчәге, мәтрүшкә, бәбкә үләне, ромашка, сукыр кычыткан, сары мәтрүшкә, кукуруз чәчәге, кычыткан, чабыр үләне, бөтнек, аир (камыш) тамыры, юкә чәчәге, шалфей, көтүче сумкасы, канлы үлән, наратбаш, роза чәчәге, дарулы кызылбаш, нарат бөресе, тукранбаш чәчәге, каен бөресе.

Барысыннан да берәр чеметем алып, 3 л банкага салырга һәм банка тулганчы аракы өстәргә. 2 көн караңгыда тотканнан соң, сөзмичә 1 аш кашыгы көнгә 3 мәртәбә ашарга 20 минут кала яисә ашап 1 сәгать үткәч эчәргә.

Шыттырып бодай ашарга. Бу болай эшләнә: һәр әгъзасына 50-100 гр исәбеннән бодайны юарга. Өстенә чыгарлык итеп кенә су салырга. Өстен каплап, 24 сәгатькә җылы урынга куярга. Орлыкларда 0,3-0,5 мм ак шытымнар күренә башлауга ашарга. Алар 1 ммдан озын булмасын. Орлыкны шул көе дә, ит тарткычтан чыгарып, бал, май кушып ашарга да була. Берьюлы 2 көнлек бодай шыттырырга мөмкин, ул вакытта калган өлешен суыткычта сакларга.

5 аш кашыгы ылыс энәсе, 2 аш кашыгы гөлҗимеш, 2 аш кашыгы суган кабыгын термоска салып, өстенә 800гр чамасы кайнап кына чыккан су салып, каплап куярга. 7-8 сәгать үткәч, көн дәвамында бал кушып эчәргә. Бу состав югары кан басымы, йөрәк, бавыр, бөер авырулы кешегә дә ярдәм итә. Суган кабыгын 15 көннән соң кушмаска. Бу составны 3-4 ай эчәргә. Кыш көне ылыста С витамины аеруча күп була.

* Каен дегетен ипигә 2 тамчы тамызып, 30 минут ашар алдыннан көнгә 1 мәртәбә кабарга. Бу дәва иммунитетны күтәрер өчен һәм үпкәдә рак булганда кулланыла.

* 50 гр чәчәк серкәсе, 200 гр беренче алган чәчәк балына 800 гр су кушып, берничә көн бүлмә температурасында тотарга. Ашар алдыннан 30 минут, көнгә 3 мәртәбә 50 мл эчәргә. 6 көннән артык сакларга ярамый. Бу очракта файдалы микроэлементлар таркала. 1 чәй кашыгы бал корты икмәгенә (перга, чыршы) 0,5 стакан бал кушып, көнгә 2-3 мәртәбә ач карынга 1-2 шәр чәй кашыгы кабарга. Кан басымы югары булганда, аз канлылыктан, хәлсезлектән һәм төрле яман шешләрдән файда бирә.

Көнгә берничә мәртәбә 20шәр минут прополис сагызы чәйнәргә.

Эчәкләр эшчәнлеген яхшы ритмда тоту, тынычландыру өчен, бавыр циррозыннан, гепатиттан, яман шеш авыруыннан кара каен җиләге (жостер, бүре шомырты) кулланырга кирәк. 3 аш кашыгы чүмәкәй бүре шомыртын онлап 0,5 л сыек балга салып болгатырга. Көнгә бер мәртәбә ярты чәй кашыгы ач карынга эчелә. Тәэсире 10-12 сәгатьтән сизелә.

Сарымсак – 100 сырхауга дәва, дип халык юкка гына әйтмәгән. Иртән ашарга 1 сәгать кала, кичен ашап 2 сәгать узгач, берәр тырнак сарымсак кабып җибәрү төрле сырхауларны булдырмаска ярдәм итә.

Комментарии