Яз – ашказаны чирләренең кискенләшү чоры

Яз – ашказаны чирләренең кискенләшү чоры

Күңел язны бик сөенеп каршы алса да, организм алай шатланып кабул итмәскә дә мөмкин. Чөнки еш кына яз-көз айларында хроник чирләрнең кискенләшүе күзәтелә. Бу ашкайнату системасы авыруларына да кагыла. Вакытында дәвалана башламасаң, өзлегергә дә мөмкинсең. Ашказаны-эчәклек тракты авырулары, аларны ничек булдырмый калу турында «Казан клиникасы» гастроэнтерологы Наталья Саковец белән сөйләштек.

– Наталья Евгеньевна, ни сәбәпле ашкайнату системасы хроник чирләре нәкъ менә сезон арасында кискенләшә?

– Язын һәм көзен организм көн яктылыгы, һава торышы үзгәрешләренә карап яраклаша. Бу яраклашу процессы – үзенә күрә бер стресс. Глюкокортикоид гормоннары күләме арта, бу ашказаны-эчәклек трактының лайлалы тышчасына зарар китерә ала. Әлеге чорда кеше кан басымы уйнаудан, кәефе төшүдән, аппетиты бозылудан интегә, яисә, киресенчә, стрессны ашап җиңү теләге туа.

Туклану рационының үзгәрүе дә йогынты ясамый калмый. Әйтик, салкын вакытта күбрәк рафинация үткәрелгән, майлы, камырлы ризыклар ашыйбыз. Яңа гына җыелган яшелчә һәм җиләк-җимеш җитмәү үзен сиздерә: язын организмга витаминнар һәм микроэлементлар җитми, эчәклектә микрофлора балансы бозыла. Бу да патологик процессларның активлашуына китерә.

Моннан тыш, язын бакча сезонын ачабыз. Эшкә бирелеп, күпчелек кешеләр вакытында ашарга оныта яки күп итеп ашагач, бөгелеп эшли, авыр әйберләр күтәрә. Моңа ачы соуслар белән ашый торган шашлыкны да өстәргә кирәк.

– Язын ешрак нинди чирләр активлаша?

– Ашказаны-эчәклек тракты авыруларыннан – беренче чиратта, гастрит, панкреатит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте. Вакытында дәвалана башламасаң, канда, инде әйткәнемчә, глюкокортикоид гормоннары күләме артып китә.

– Сезон арасында хроник чирләр кискенләшмәсен өчен, нинди киңәшләр бирерсез?

– Төп профилактика чаралары: эш белән ялны чиратлаштырып алып бару, телевизор карау һәм гаджетлар куллану вакытын чикләү. Актив тормыш рәвеше алып бару бик мөһим, чөнки корсак мускулларының нык булуы ашкайнату системасына да яхшы йогынты ясый, физкультура һәм чыныгу иммунитетны күтәрә, ә сәламәт кешегә антибиотиклар һәм башка көчле тәэсир итә торган дарулар куллануның кирәге калмый.

Көндәлек рационга азык җепселләренә, витаминнарга, үсемлек майларына бай ризыкларны кертергә кирәк.

Әлбәттә инде, яман гадәтләрдән читтә тору, башлангыч чорында ук чирдән дәвалана башлау, хроникка әйләнгәнче сузмау мөһим. Хроник инфекция тарату чыганагы булган кариес, аденоидларга игътибарлы булырга һәм даими рәвештә дәвалау-профилактика процедураларына йөрергә кирәк. Ашкайнатуның авыз эчлегендә үк башлануын онытмыйк.

Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү дә әһәмиятле. Һәм үтәве кыен булган тагын бер мөһим киңәш: стресстан качарга тырышыгыз. Ул ашказаны-эчәклек трактына һәм ашкайнатуга бик начар тәэсир итә.

Реклама хокукында

Комментарии