Кыяр үстерү мәшәкатьләре

Кетердәп торган сусыл кыярны май азагы-июнь башында ук үз түтәлеңнән өзеп ашауга ни җитә! Составының туксан проценты судан торганга организмны шлаклардан, агулы калдыклардан чистартучы, файдалы микроэлементларга баетучы бу яшелчәне үз бакчасында яратып үстермәүче сирәктер. Аны яңа өзелгән килеш җәен-көзен сыпыртабыз гына, кышка кыярлы, помидорлы, суганлы салатлар ясап куябыз, маринадланганы, тозлаганы яңасы өлгергәнче өстәлдән төшми. Кыярдан мөмкин кадәр иртәрәк уңыш алу өчен, март башында ук чәчеп, тәрәзә гардинына үрмәләтеп үстерүче Әминә Мөхәммәтҗанова хуш исле яшелчәне апрель уртасында ук оныкларына авыз иттерде инде. Ә Суфия Шәяхмәтованың үз ысулы. Март азагы-апрель башында литр ярымлы пластик су савытының өчтән бер өлешен генә кисеп алып, тук орлыкны төбенә 5-6 см дымлы туфрак салынган савыт эченә төшереп җибәрә дә, 1 см коры туфрак белән каплап, җылы урында тишелдерә. Кыяр үсентесе өскә калкыган саен, төбенә уңдырышлы состав өсти барып, аның тамыр системасын тармакландыра. Кыяр сабагы өскә чаклы менгәч, әлеге пластик шешә эченә, бер ягын ярып, су савытының икенчесен тыгып куя. Үзенчәлекле микроклиматта кыяр үсентеләре әйбәт үсә. Тагын да озынаеп, тоннельдән «ташып чыксалар», торбалар эченә таяк батырып, сабакларны шуңа бәйләп куя. Әлеге ысул белән үрмәләп үскән кыярларны Суфия ханым май башында теплицага чыгарып утыртканда, алар инде чәчәк атып, кыярлары яралган була. Атна-ун көннән яңа уңыштан авыз итәләр. Шәхсән үзем теплицада үстереләчәк кыяр үсентеләрен апрельнең соңгы ункөнлегендә аерым савытларга чәчеп, 5-6 яфрагы чыккач, көздән үк әзерләп калдырылган җылытылган түтәлләргә күчерәм. Төннәр суыграк торса, әүвәлге мәлдә теплица эченә дугалар бастырып, лутрасил тарттырып куям. Былтыр майда минус 6 градуска чаклы салкын кырау булды. Тирес күче өстенә туфрак салып утыртылганга, өсте ике катлап: тукылмаган материал һәм пленка белән ябылганга күрә, хәтта ачык грунтта тишелгәннәре дә өшемәде. Хәер, үсешләрендә беркадәр тоткарлык сизелде сизелүен. Май буенча һәм июньнең егермеләренә чаклы салкын яңгырлар койганга күрә, уңышлары элеккегедән кайтышрак булды. Ә теплица эчендәгеләренең уңышы искитәрлек мулдан иде. Баштарак көн аралаш, соңрак көн саен кыярны чиләкләп җыйдык. Үзебезгә дә җитте, туган-тумачага да өлеш чыгардык, артыгын базарга алып чыгарга туры килде. Ябык грунтка мин бары тик үз-үзен серкәләндерүче гибридлар гына утыртам. Ә ачык түтәлдә гибридларны умарта кортлары серкәләндерә торган сортлар белән аралаштырам. Хикмәте шунда: сортлылары тәмлерәк, гибридларында җимеш бирүче ана чәчәкләре күбрәк, уңышы мулрак, үзләре чирләргә бик нык бирешмәүчән булуы ягыннан отышлы. Ел саен яратып үстерә торган Герман, Маша, Маринда, Хасбулат, Зятек, Верные друзья, Дружная семья, Мальчик с пальчик һ.б. янына былтыр данлыклы Себер селекциясенә керүче Таганай һәм Сибирская гирлянда өстәлде. Кап тышына бер үсенте 400 кыяр бирә дип язганнарына ышанып бетмәгән идем. Алдамаганнар! Быел Таганай орлыгын таба алмадым, әмма шул сериягә кергән тагын берничә төрле орлык чәчтем. Бакчачылар үтереп мактый торган яңа төр гибрид – МЭЛСны да сынап карарга булдым.

Теплицада кыяр гибридларыннан югары уңыш алуның үз серләре бар. Беренчедән, туфрак органикага бай, көпшәк, һәрвакыт дымлы, үсентенең тамыры мүлчәләнгән булуы зарури. Кыярны атна саен төрле составлар белән ашлап торам: кычыткан, көл төнәтмәләре, тавык һәм сыер тиресе, ипи катысы, чүпрә ачыткылары сибү, яфракларына микроэлементлар бөркү дисеңме? Төпләренә черемә, кипкән чүп үләннәре өстим. Сугаргач, коры көл сибеп җибәрәм. Мин кыярның астагы дүрт-биш яфрагын, җирдән ярты метрга җиткәнче яралган беренче җимшәннәрен кызганмыйча өзеп ташлыйм. Бу үсентеләр арасында һава йөрсен, чирләр таралмасын, тамырын ныгытсын, өскә таба тизрәк үрләргә көче калсын өчен мөһим. Сортларның арасын 40-45 см, гибридларныкын ярты метр чамасы калдырып утыртам, бер сабак кына итеп үрмәләтәм. Янсабаклары күренә башлауга, чеметеп өзеп ала барам. Чукта кыярлары бик күп ярала, эрерәкләрен җыя барам, яңалары исәя тора. Үрмәләрен өзәм. Аларның шпагатка ябышып менүче кыярга кирәге юк. Үсенте түшәмгә менеп җиткәч, өстәге 4-5 яфрагыннан кала, калганнарын өзеп алып, сабакны саклык белән җиргә төшереп, тамыры әйләнәсенә түгәрәкләп салам. Өстенә черемәле туфрак салып, күп итеп җылы су, комплекслы ашлама эремәсе яки тирес ачыткысы, көл сибәм. Бу ысул картаеп килүче кыяр сабагының икенче сулышын ача, яңа тамырлар яралгач, ул янәдән кинәнеп уңыш бирергә керешә. Октябрьдә дә кыяры үсә иде әле аның. Кара көзгә кергәнче теплицаны зарарсызландырып, юып, киптереп, сидерат чәчеп үстереп өлгерергә, җылы түтәлләр ясап калдырырга кирәк булганга гына, вак кыярлар сырышкан ямь-яшел сабакларны октябрьдә, кызгана-кызгана, йолкып алдык.

Кыярны искереп мурган, яраксызга чыккан тимер яки агач кисмәк эченә вак ботаклар, чүп-чар, былтыргы яфраклар, үлән сабаклары, аның өстенә бер-ике чиләк ярымчерегән тирес һәм уңдырышлы туфрак салып үстерергә була. Бакчасы бик кечкенә булучылар өчен бу ысул аеруча отышлы. Бер кисмәккә 6-7 данә үсенте утыртабыз. Өстенә ике-өч кат тукылмаган материал ябып, кырыйларын бау белән бәйләп куябыз. Үсентеләр өстен көндез ачып, кич ябып мәшәкатьләнмәскә дә була. Кыярлар үсә төшкәч, берничә мәртәбә туфрак өстибез. Алар өскә чаклы күтәрелгәч, киләчәктә аска таба салынып үсәчәк сабаклар җәрәхәтләнмәсен өчен, кисмәк кырыена иске шлангны ярып киертәбез. Өстенә кара-каршы ике дуга беркетеп, гөмбәз ясыйбыз. Кыяр сабакларын әүвәлге мәлдә шуңа үрмәләтәбез. Астагы 4-5 яфрак, янсабаклар өзеп алына. Кисмәккә җылы суны бер сипкәндә ике-өч чиләк салабыз. Әгәр көннәр бик җылы һәм кояшлы булса, көндез тимер савыт кирәгеннән артык кызмасын өчен, кисмәкнең көньякка караган ягына тыштан берәр нәрсә каплап куябыз. Кыярлар үсеп, як-якка тарала башлагач, моның кирәге бетә. Гадәттә, бер кисмәк җыйнак кына түтәлдә үскән чаклы уңыш биреп куандыра.

Хәмидә ГАРИПОВА,

Казан

Комментарии