Умарта оясы өстендә ике сәгать йоклау бөтен организмны ял иттерә

Умарта оясы өстендә ике сәгать йоклау бөтен организмны ял иттерә

Җир җимертеп эшләп йөргәндә, язмыш кинәт тез астыңа китереп суга да сөрлегеп егыласың. Егылгач, кемдер язмышын каһәрләп елый башлый. Бик сирәкләр генә кабат торып басарга, яшәп китәргә үзендә көч таба.

Кайбыч районы, Кече Кайбыч авылында гомер итүче Айдар Сөнгатуллинга биш ел элек инсульт була. 40 яше дә тулмаган килеш, сул ягы хәрәкәтсез кала. Инде нишләргә? Тормыш бетте, дип, кара кайгыга батып өйдә ятаргамы, әллә, бар көчеңне җыеп, яшәүне дәвам итәргәме? Икенче юлны сайлый Айдар. Күршесенең киңәшен тотып, умарта алып җибәрә. «Мин зурдан кубып башладым – башта ук ун оя умарта сатып алдым. Көзгә ояларның саны унбишкә җитте. Тик сигез оя умартам харап булды – кышны чыга алмадылар», – ди Айдар. Барыбер төшенкелеккә бирелми ул. Язын тагын берничә оя умарта сатып ала. Инде аларына игътибарлырак була, оста умартачылар белән киңәшләшеп, тәрбиянең барлык кагыйдәләрен җиренә җиткереп үти.

Ике ел умарта тоткач, бер танышы Айдарга кызыклы фикер әйтә. Умарта оясы өстендә ятып йокласаң, сиңа файдасы булмый калмас, дип киңәш бирә. Шуннан Айдар умарта кортлары ярдәмендә дәвалау ысуллары белән кызыксына башлый. Умарталыгында иңе дә буе да 1 метр да 30 сантиметр булган кечкенә генә өй (апидом) корып куя. Нәкъ зур умарта оясы кебек инде ул. Эченә ике сәке урнаштыра. Ә шул сәкеләр астына – икешәр умарта оясы. Умарта оясында бал кортлары яши, гадәттәгечә чыгып-кереп йөри, бал җыялар. Ә оялар өстендәге сәкедә кеше ятып тора, теләсә йоклый да ала. Менә шундый терапия.

Беренче карашка гади генә тоелса да, урысча «сон на ульях» дип аталган бу терапия бик файдалы. Файдасын саный китсәң, бармаклар җитми: кан басымын рәткә сала, сулыш авыруларыннан котылырга ярдәм итә, йөрәк-кан тамыры системасына, ашказаны-эчәклек тракты һәм ашкайнату системасына уңай йогынты ясый, операциядән соң тизрәк тернәкләнергә ярдәм итә, иммунитетны күтәрә. Белгечләр умарта оясы өстенә ятып йоклау хатын-кызлар өчен бигрәк тә файдалы дип тапкан. Хәтта балага уза алмаудан тилмергән хатыннарда да, шушы терапияне үткәннән соң, уңай якка үзгәреш күзәтелгән, балага уза ала башлаганнар. Ояга кереп-чыгып йөргән кортларның безелдәве нерв системасын тынычландыра, онкология чирләре барлыкка килү куркынычын да киметә икән. Умарта оясында ике сәгать йоклау караватка ятып 8-10 сәгать йоклауга тиң, дип исәпләп чыгарган белгечләр. Айдар да шулай ди: «Ике сәгатькә кереп ятып торам, бөтен организмым ял итеп, көч җыеп чыгам».

Кортлар чакмыймы соң, дип куркырга кирәкми. Барысы да уйланылган, умарта оясы белән сәке арасында челтәр бар, аның аша бал корты үтеп керә алмый. Кортлар тыз-быз йөреп торганга өй эчендә һава да даими рәвештә чистарып тора. «Кортлар бал җыя башлагач, анда нинди генә хуш ис булмый! Үпкәләр, тын юллары ачылып китә, рәхәтләнеп сулап ятасың. Әле минем махсус торба тыгып калдырып, шуның аша сулый торган итеп ясыйсым килә. Алай эшләгәндә тын юлларына файдасы бермә-бер артачак», – ди Айдар. Теләге булган бөтен кешене дә үзенең умарталыгына чакыра ул. Килсеннәр, умарта оясы өстендә теләгән кадәр ятып китсеннәр, ди.

Айдар Сөнгатуллин кортларын хәрәкәтләнә торган сул кулы ярдәмендә берүзе генә карый. «Корт аерганда күрше малаен дәшәм дә, көз көне рамнарны җыйганда тагын бер чакырам. Калган бөтенесен дә үзем башкарам. Балны да әни белән икәүләп аертабыз. Минем кебек инсульт яки башка чир кичергән кешеләр күптер. Мин инвалид, дип яшәмәсеннәр, яшәүдән баш тартмасыннар иде – әйтергә теләгәнем шул. Авыру килү белән генә тормыш бетми бит. Куркып, төшенкелеккә бирелеп утырмаска гына кирәк. Бер кул белән дә әллә никадәр эш башкарырга, башкалардан калышмыйча яшәргә була», – ди Айдар.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Умарта оясы өстендә ике сәгать йоклау бөтен организмны ял иттерә, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии