- 14.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №19 (15 май)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Дәрәҗәле галим, әдип, күренекле шәхес, мәшһүр бакчачы Фарсель Зыятдиновны белмәгән кеше юктыр. Фарсель абыйның күп еллар дәвамында радио һәм телевидение аша бакчачылар белән очрашуын, аларның күп санлы сорауларына төгәллек белән, авырсынмыйча җавап бирүен тыңлап һәм аның язучы да булуын истә тотып, миңа, бәлки безгә аның белән бакчачылык мәсьәләләренә кагылышлы китап чыгарырга кирәктер, дигән уй килде. Шуннан мин бу тәкъдимем белән Фарсель абыйга мөрәҗәгать итәргә булдым. Бик яхшы итеп, күптәнге танышлар кебек, ачык йөз белән, мөлаем елмаеп каршы алды ул. Үзе гади, үзе тыйнак, эчкерсез, матур итеп сөйләшә. Ни өчен килгәнемне аңлатып, сөйләп бирдем, игътибар белән тыңлады. «Әйе, меңнәрчә бакчачылар бу хакта миңа күптән мөрәҗәгать итәләр, күп сораулар бирәләр һәм китап язуымны сорап күп тапкырлар шалтыраталар, урамда очрасам да, автобуста барсам да шундый ук сорауларга күмәләр үземне»,– дип тәкъдимемне кире какмады, ризалашты.
Шуннан без эшкә керештек. Ул – Казан финанс институтында профессор, студентлар укыта, аспирантлар белән эшли, бер үк вакытта Татарстан энциклопедия институтында өлкән фәнни хезмәткәр, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы һәм тәрҗемәче дә – менә шундый күпкырлы хезмәт башкарган Фарсель абыебыз, халык өчен кирәк икәнлекне аңлап, инде үзе өлкән яшьтә булуга карамастан, бакчачылыкка кагылышлы китапны язу эшенә дә алынды. Һәр эшкә зур җаваплылык белән карый торган кеше буларак, әлеге китапны язганда да көнне-төнгә ялгап, ялсыз һәм йокысыз көннәр башланды аңа…
Хәзерге заманда кемдер түрәлеккә омтыла, яшәү тоткасын түрәлектә күрә, ә кемдер гади генә, гадәти генә эшеннән дә канәгать булып, ямь табып, аңа төрле юллар белән мәгънә, ямь өстәргә тырыша. Шундыйларның берсен мин Фарсель абыйда күрәм. Фарсель абый – язучы. Күп сандагы хикәя-повестьлары, икътисад турындагы мәкаләләре һәм мәктәпнең югары сыйныфлары өчен булган «Икътисад» китабы, «Авылдашның авыр юл башы», «Тагын килде язлар», «Безнең гомер» һәм башка бик күп китаплары бар аның, шуларга өстәп, ул тәрҗемә иткән «Экономическая география» уку әсбабы… Һәммәсенең эчтәлеге тирән, бай һәм фәлсәфи булуы да аның иҗатына хас бер сыйфат… Ә бит аның үзе турында да китап язарлык!..
Миңа, бакчачылык турындагы китап язылган вакытта, әле ул китап дөнья күргәнче, аларда ешрак булгаларга туры килде. Гомер юлын иңгә-иң куеп, гаилә учагын сүндерми җитәкләшеп бергә атлаучы җәмәгате, Фарсель абыйның яшьлек дусты Венера апа белән дә таныштым мин анда: «Миңа 15 яшь чагымда танышкан идек Фарсель белән, ә менә язмыш дигән нәрсә бар бит, гомеребез көзендә бергә булырга туры килде», – ди Венера апа. Ул гомере буе партия һәм совет органнарында җаваплы урыннарда эшләгән. Хезмәт ветераны, хәзер лаеклы ялда. Сүз уңаеннан әйтеп китәргә кирәк, Фарсель абыйның китап өчен язган кулъязмаларын һәм башка материалларын Венера апа компьютерда җыеп торды. Шyлaй үзара ярдәмләшеп яши алар. Менә Фарсель абый Венера апага багышлап нинди шигъри юллар да язып куйган:
Өй түреннән саесканнар
Шыгырдашып үттеләр.
Саесканнар хәбәр йөртә –
Кунак килә, көт, диләр.
Сынамышлар дөрес килә:
Ышандым монысына да.
Тик яшьлек дустым кайтыр, дип
Килмәде башыма да.
Яшьлек дустым белән бергә
Кайтып керде яшьлегем.
Хәзер инде өчәүләп без
Дөбердәтеп яшибез.
Әйе, аның янында ярдәм итеп, булышып торучы таянычы, аңа илһам биреп торучы, аны аңлаган ышанычлы гаилә дусты булганда Фарсель абый шатланып иҗат итә, фәнни хезмәтләрен, эзләнүләрен һ.б. дәвам итә ала. Фарсель абый үзе дә бу турыда: «Венера булганда миңа җиңел, мин тыныч күңел белән эшкә китәм, иҗат итәм, язам. Мин аңа бик рәхмәтле мине аңлый алганы өчен. Балаларым, туганнарым, дусларым белән дә яхшы, ягымлы мөнәсәбәттә ул», – ди.
Фарсель абыйны бәхетле кеше дип саныйм мин үзем. Чөнки бер-берсе арасында чын туганлык мөнәсәбәтләре яшәп килә торган туганнары, әти дип өзелеп торучы өч улы, нәсел җебен дәвам итүче оныклары бар аның.
Ә инде безнең «Яз» нәшриятында икесенә бергә 20000 тираж белән басылып чыккан 384әр битле бу саллы ике хезмәт – «Ямь һәм тәм яки безнең бакча» һәм «Ямь һәм тәм яки яшелчә бакчасы» китаплары белән Фарсель абый Зыятдинов үзе дә горурлана. Горурланмаслык та түгел, бу китаплар Татарстандагы гына түгел, ә илебезнең бөтен почмакларында яшәүче бакчачылар өчен дә көтеп алган зур бүләк булды һәм күп һәвәскәр бакчачының өстәл китабына әверелде. Бу китапларда бакчачылыкка кагылган күп темалар, бакчачылыкны иртә язда нинди эшләрдән башларга кирәклегеннән алып, агачларны, яшелчәләрне ничек һәм нинди тәртиптә утыртырга, аларны ничек ашларга, ничек авырулар һәм корткыч-бөҗәкләр белән көрәшергә, җыеп алган уңышларны ничек кулланырга һәм сакларга – барысы да аңлатып бирелгән. Фарсель абыйның сүзләр белән генә аңлатып бетерә алмаслык зур намуслы хезмәт җимеше бит бу! Аның халык язмышы өчен борчылып, вакытын, сәламәтлеген дә кызганмыйча җан атып яшәү рәвешенең гүзәл бер үрнәге.
Алдагы көннәрдә Фарсель абыйның хискә, илһамга бай күңелен болытлар капламасын, киләчәктә дә тормышның һәр мизгелен кабатланмас җыр итеп яшәсен диясем килә. Ихлас күңелемнән барлык якты уйларының, матур хыялларының тормышка ашуын, саулык-сәламәтлек телим мин аңа һәм шигырь юллары белән болай диеп өстисем килә:
Ил картлары ни диләр?
Янып яшә син, диләр.
Янып яшәгән гомер
Кояш белән тиң, диләр.
Раушания МИҢНУЛЛИНА,
«Яз» нәшрияте директоры.
Газетага укучыларыбыздан «Ямь һәм тәм яки безнең бакча» һәм «Ямь һәм тәм яки яшелчә бакчасы» китапларын кайдан алырга дигән сораулар бик күп килә. Хәбәр итәбез: 258-74-75 телефоннары белән «Яз» нәшриятына шалтырата аласыз.

Комментарии