«Яшеренә» торган чир

«Яшеренә» торган чир

Кайвакыт чирнең сәбәбен ачыклап булмый. Авырту билгеләре сизеп, әле эндокринологка, әле кардиологка, әле башка табибка барасың – берсе бер чир тапмый. Авырту билгеләре бетмәгәч, дәвалану билгеләп карыйлар, тик нәтиҗәсе генә күренми. Чөнки чир дигәнең башка авырулар артына «яшеренгән» вегетатив кан тамырлары дистониясе булып чыга.

Шулай «яшеренә» торган нинди чир соң бу? Ул кешенең вегетатив нерв системасы какшау сәбәпле килеп чыга һәм эчке органнарда төрле өстәмә чирләр барлыкка китерә.

Вегетатив үзгәрешләр кеше олыгайгач кына барлыкка килми, балаларда да күзәтелергә мөмкин. Беренчедән, ул нәселдән күчә ала. Тудырганда балага кислород җитмәү, үзәк нерв системасындагы тайпылышлар, имгәнүләр, үзәк нерв системасы эшчәнлегендәге үзгәрешләр – болар да вегетатив нерв системасын какшатуга китерә. Мондый балалар еш авырый, эссе һаваны начар кичерә, һава температурасы алышынган вакытта баш авыртудан зарлана.

Тумыштан булмаганда, вегетатив кан тамырлары дистониясен башка сәбәпләр дә барлыкка китерергә мөмкин: эмоциональ кичерешләр, инфекцияләр, баш мие имгәнүе, спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке белән мавыгу, каһвәне чамадан тыш күп эчү, гормональ тайпылышлар, муен остеохондрозы, эчке органнардагы башка чирләр.

Әгәр дә даими рәвештә баш авырту һәм әйләнү, бер сәбәпсез шомлану һәм курку, йоклый алмау, кул яисә бөтен тән калтырау, хәлсезләнү, кул-аяклар ою, сулыш алуы кыенлашу, биткә кан йөгерү, косасы килү, аңны югалту күзәтелсә, йөрәк тибеше уйнаса, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Авыру үзен башка төрлечә дә сиздерә: әйтик, кемдәдер ул пульсның ешаюы, кан басымының күтәрелүе, аяк туңу, агарыну, йөрәк чәнчү, температура күтәрелү белән дәвам итә. Ә кемнеңдер, киресенчә, пульсы төшеп китә, тәне тирли, йөзе кызарып чыга, кан басымы төшә, башы әйләнә, тыны кысыла, хәлсезләнә башлый.

Вегетатив кан тамырлары дистониясе хөкем карары түгел, ул бары тик диагноз гына. Һәм аны дәвалап, зурга җибәрми калып була. Моның өчен вакытында табибка гына күренергә кирәк. «ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ» неврология һәм ортопедия үзәгендә 10 елдан алып, 40 елга кадәр эш стажы булган тәҗрибәле табиблар, медицина фәннәре кандидатлары һәм докторлары эшли. Дәвалау билгеләгәнче, башта тулы анализ үткәрәләр, аннан соң нинди алым белән дәваларга икәнен билгелиләр. Клиника атнага җиде көн эшли. Процедуралар сезгә уңайлы булган вакытта үткәрелә.

Изображение удалено.«ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ» үзәгенең адресы: Казан шәһәре, Себер тракты, 12а. Тулырак белешмәне (843) 562-00-90 телефон номерына шалтыратып яки www.medosnova.ru сайтыннан карап белә аласыз.

ИГЪТИБАР! «Безнең гәҗит»тә чыккан әлеге язманы тотып килүчеләргә «ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ» неврология һәм ортопедия үзәгендә 10 процент ташлама ясала.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии