Сәламәтлек – бәхет

Сәламәтлек – бәхет

Кеше туганда үзенә исәпләп бирелгән энергия белән туа. Күп энергияле кеше күп эшли, җир җимертә, вакытында йокламый, ял итми, 5-6 эшкә берьюлы ябыша. Аннан күпне көтәләр, файдаланалар да. Тик мондый кеше 50-60 яшендә стресс аркасында чыккан авырулардан китеп тә бара.

Икенче берәүләр аз энергияле. Үзен карап кына яши, түгелми, чәчелми, дөньяга җиңел карый. Энергиясен юкка сарыф итмичә генә 90 яшьләрне үтеп китә.

Сәламәтлек – чирләр юклыгы, физик, социаль, психологик камиллек. Сәламәтлек – яшебезгә күрә тотрыклылык саклау, көннән-көн үзгәрүчән тормышта ныклык саклап калу. Кызганычка, сәламәтлек кыйммәте беренче урынга куелмый, матди байлык, карьера алга куела.

Без ник иртә картаябыз соң? Сәбәбе үзебездә дип уйлыйм. Үзебезне карт кеше дип ышандырырга тырышабыз, актив ми эшчәнлеген, хәрәкәтне чиклибез. Хәрәкәт булмаганлыктан, мускуллар хәлсезләнә, кан тамырлары, эчке органнарны тотып торган мускуллар, бәйләгеч аппарат йомшара. Еш утырып яки ятып торган кешенең тереклекне тәэмин итә торган процесслары бозыла. Организмда агу җыела, тулаем зарарлана, чәчләр агара, күз күреме начарлана, ишетү кими. Мускуллар шәлперәя, сөяк тукымасы нәзекләнә, иләк кебек тишкәләнә – остеопороз килеп чыга. Аз хәрәкәтләнү симерүгә китерә, атеросклероз башлана: колак шаулый, ишетү, күрү начарлана, атлау рәвеше үзгәрә. Тамырлар тыгыла – картлык күренеше башлана.

Картаймас өчен:

  1. эмоцияләрне баланста тотарга;
  2. күбрәк хәрәкәтләнергә;
  3. дөрес тукланырга;
  4. яхшы йокларга;
  5. эш белән ялны чиратлаштырырга;
  6. сәламәтлеккә зыян китерми торган гамәлләр генә кылырга кирәк.

Кытайда химик препаратлар кулланмыйча, беренче чиратта хәрәкәтләнүгә, дөрес туклануга, үләннәр белән дәвалануга өстенлек бирәләр. Шуңа күрә анда йөздән узган кешеләр шактый. Алар күмәкләшеп, физик күнегүләр ясый.

Хәзерге стресслы заманда кешеләр бик күп химик дарулар куллана, кайвакыт хәтта унбишкә кадәр химик препарат эчәләр. Дөрес кулланган очракта да алар файда китерәме, шуның кадәр химик препарат бер-берсе белән реакциягә кереп, куркыныч тудырмыймы?

Ә менә үләннәр куллану картлыкны кичектерә. Үләннәрдәге табигать витаминнары эчәклекнең микрофлорасын яхшырта, матдәләр алмашын көйли, организмнан агулы матдәләрне чыгара, кан әйләнешен яхшырта, кан басымын көйли. Үләннәрдә өч йөзгә кадәр биологик актив матдә бар. Үләннәрнең файдалы яклары белән, зарар китерү мөмкинлеген дә әйтеп үтәргә кирәктер.

Мәсәлән:

  • алоэны бавыр, бөер авырулары, ашказаны эшчәнлеге бозылу, геморрой, аналыктан кан китүләр, йөклелекнең соңгы айларында кулланырга ярамый;
  • чаганы шешенүләр вакытында кулланмыйлар;
  • бессмертник печсаный кан басымын күтәрә;
  • мәтрүшкәне йөкле хатыннарга куллану зыянлы;
  • балан – подагра, бөер авырулары вакытында тыела;
  • кычыткан канны куерта, аналыкта полиплар булганда ярамый.

Соңгы вакытта матбугатта махсус белеме булмаган кешеләрнең төрле үләннәр үстерүен, җыюын, кешеләрне дәвалавын язалар. Кеше никадәр азрак белсә, шуның кадәр кыюрак. Ул үләннәр бер яктан да тикшерелмәгән. Профессиональ белгечтә дәвалана башлаганчы, кыйммәтле вакытларын төрле кешеләргә сарыф итүчеләр белән аралашырга туры килде.

Н. 52 яшь. Кан басымы югары. II стадиядә симерүдән интегә, үт куыгында ташлар бар. Дәвалана башлагач, 5 килога ябыкты, ташлары эреп чыга башлады.

С. 65 яшь. Буыннары сызлый, кыенлык белән йөри. Дәва курсыннан соң бөтен тәнендә җиңеллек сизә.

Л. 25 яшь. Кияүгә чыкканына 4 ел. Бер дәва курсы үткәннән соң, балага узды. Инде баласына 5 ай.

С. 64 яшь. Бөерләре шешкән. Бер курс дәвалануга, хәле җиңеләйде.

Мин кешеләрне дәвалаганда куллана торган методлар организмның яшерен көчләрен уятып, сихәтләндерә.

Фәридә ШӘКҮРОВА,

энә, сөлек, үләннәр, физиотерапия белән дәвалаучы табибә

Комментарии