Алоэ – шәп дару!

Алоэ – шәп дару!

«Безнең гәҗит»тә бик файдалы киңәшләр биреп барасыз, зур рәхмәт. Анда язылганнарга, Илфатның киңәшләренә күбрәк ышанам да. Бер үтенечем бар иде, Илфат газетага алтын тамыр белән алоэ гөле шифалары турында язмасмы икән? Тагын да рәхмәтле булыр идем.

 

Ихтирам белән, Сания әбиегез ВИЛДАНОВА,

Чирмешән районы

Алоэ яфракларыннан алынган сок җиңел үзләштерелә торган витаминнарга һәм микроэлементларга, аерым алганда А, В1, В2, В3, В12, С витаминнарына, фолий кислотасы, кальций, тимер, магний, натрий, калий, цинк, хром, бакырга бай. Аларның күбесе аминокислоталар булып тора. Дәвалау үзлегенә ия булган алоэ гөле халык медицинасында да киң кулланыла. Ул иммунитетны ныгыта, вируслы инфекцияләргә каршы торырга булыша.

Анда матдәләр алмашын яхшыртучы элементлар да бар, аның согын ашкайнату системасын сәламәтләндерү өчен дә кулланырга була. Ул шулай ук йокысызлыктан ярдәм итә, организмның тонусын күтәрә, иммун системасын ныгыта.

Алоэдан максималь файда алу, үсемлек яфракларын биостимуляцияләү өчен кайбер хәйләләрне белергә кирәк. Әгәр дөрес итеп әзерли алсагыз, алоэ төрле ялкынсынуларга, гөмбәләргә, инфекцияләргә каршы эшләүче бактерицид һәм башка терапевтик үзенчәлекләрен сиздерәчәк, тире авыруларын (яралар, экзема, аллергик купшаклану һәм кызару, дерматит), эчке органнарны дәвалауда булыша. Аны ашказаны һәм үт согын бүлеп чыгаруны көчәйтү өчен кулланалар. Киселгән яки сыдырылган урыннарга яфрагын озынчалап кисеп ябалар, ул кан агуны туктатырга булыша, яраны дезинфекцияли.

Алоэның тернәкләнүне стимуллаштыру үзлеге күзәнәкләрнең яшәрүенә ярдәм итә. Тирене дымландыра, ныгыта, сыгылмалы итә.

Яфракларын ихтыяҗга карап ел әйләнәсендә өзәргә, дәваланырга мөмкин. Әмма дәва максатында 3-5 яшьтән ким булмаган үсемлекнең түбән һәм урта яфраклары гына яраклы. Башта үсемлеккә 20 көн су сибелми. Шуның белән табигый корылык эффекты барлыкка килә. Яфракларны иң астан юаннарын төптән кисеп яки сабагыннан сындырып алырга кирәк. Өзелгән яфракларны 3-4 сәгатьтән артык ачык һавада тотарга (бигрәк тә яктыда) ярамый, алар шифалы үзлеген югалта. Кара төсле кәгазьгә баш-башларын ачык калдырып төреп, 8 – 12 көн суыткычның яшелчә саклау камерасында тотарга кирәк. Бу яшәртү һәм яңарту үзенчәлекләренә ия булган яфрак күзәнәкләрендә табигый биостимулянтлар хасил итә. Шушыннан соң гына алоэны инде кирәкле максатка файдаланганда, максималь нәтиҗәне күрерсез. Измәсен әзерләгәндә, яфракларны кайнар су белән яхшылап юып, кырый энәләре белән кабыгын салдырырга кирәк. Ул бик җиңел эшләнә: энәләрен кискәннән соң, яссы ягыннан үткен пычак белән юка кабыгын кисеп алгач, чиста тактага куеп, бер башыннан тотып торып, юкарак кашык белән эчендәге үтә күренмәле «итен» сыдырып алырга. Шул «итне» иттарткыч аша чыгарырга, яисә агач кашык белән изәргә, берничә кат марля аша сөзәргә. Дару максатында, яңа сыгылган алоэ согы яки ботка итеп изелгән яфраклары кулланыла. Әзер сокны яхшылап сөзеп, суыткычта 14 көннән артык сакларга киңәш ителми.

Традицион медицинада алоэдан күп төрле даруларны промышленность масштабында ясыйлар. Иммунитетны ныгыту, ашказаны-эчәк җәрәхәтләрен, күз авыруларын, антибиотикларның агулы йогынтысын киметү төймәләре, пешүләрне, яраларны төзәтү мазьлары һәм йөткерүдән сироплар аптекаларда иң популяр дарулар санала. Бронхит, пневмония, кан саркучы җәрәхәтләр, авыз куышлыгы авырулары вакытында табиб аның уколын да тәкъдим итә.

АЛОЭ ИММУНИТЕТНЫ НЫГЫТА

Алоэ гөле халык медицинасында иң еш кулланылучы үсемлекләр исемлегенә кертелгән. Менә берничә бик популяр рецептлар:

* 300 г вакланган әстерхан чикләвеге, 200 г бал, 100 г алоэ согы һәм 3-4 лимон согы катнашмасын ашарга ярты сәгать кала көненә 3 тапкыр берәр чәй кашыгы эчәргә. Алоэ согын ти­гез өлештә бал белән генә кушып эчкәндә дә файдасын күрерсез. Монысын чәй кашыгының өч­тән бер өлешендә ашарга ярты сәгать алдан кө­ненә 3 тап­кыр сөт белән эчәргә. 3 атна эчкәннән соң, 10 көн ял итеп, процедураны яңадан кабатларга мөмкин. Шул рәвешле сезнең иммунитетыгыз нык булыр, грипп ише инфекцияләр читләп узар.

* Сулыш юллары инфекциясеннән һәм тамак авыртканда шушы төнәтмә булышыр. Кабыгы һәм энәләре чистартылган алоэ яфракларын (250 г) иттарткычтан чыгарып, шикәр (100 г) сибәргә һәм караңгы урында герметик савытта 3 көн төнәтергә. Аннан 250 мл аракы салып, тагын 3 көн төнәтәсе. Тулысынча савыгу өчен әлеге төнәтмәне көнгә 3-4 тапкыр ашарга 30 минут кала 1 аш кашыгы эчәргә. Шулай ук биостимуляцияләнгән яфракларның согын берүк өлештә су белән кушып тамак чайкау да ярдәм итми калмас. Мөмкин кадәр ешрак чайкасагыз (ангина вакытында ярты сәгать саен), бик тиз аякка басарсыз. Бу авыз куышлыгы сәламәтлеге өчен дә кирәк. Уртыгыз канаудан, тешләрегез какшаудан котылырсыз. Катнашманы канаган яки проблемалы якта озаграк тотарга кирәк.

* Салкын тиеп, борын тыгылганда 1-2 тамчы алоэ согын борын тишекләренә тамызырга кирәк. Балалар өчен 1 тамчы сокка 3 тамчы су кушарга киңәш итә табиблар.

* Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтләреннән 150 г алоэ яфрагын 100 г шикәр белән болгатып, 3 көнгә караңгы урынга куясы. Төнәтмәгә коры кызыл шәраб кушасы һәм тагын бер көн төнәтергә куясы. Көнгә 2-3 тапкыр ашар алдыннан берәр аш кашыгы кабып куярга. Дәвалану курсы ким дигәндә 1,5 ай.

* Простатит аденомасы һәм потенция проблемалары булганда тигез өлештә (мәсәлән, һәрберсе 50 г) алоэ согы, каз мае, атланмай, гөләп җимеше порошогы һәм бал алына. Су мунчасында 5-7 минут кайнатасы, суыткычта саклыйсы. Кабул итәр алдыннан 1 аш кашыгы катнашманы 200 г кайнар сөттә эретеп, 7 көн дәвамында көнгә 3 тапкыр эчәргә.

ТАБЫН РИЗЫГЫ ДА

Алоэ кулинариядә дә кулланыла. Ул диетик продукт санала, салатлар, кабымлыклар һәм эчемлекләр әзерләгәндә кушарга мөмкин. Бу үсемлек алма, суган, кишер, бал, кычыткан, кәбестә, гөләп һәм сырганак (облепиха) белән бик яраша. Үзенчәлекле ачылыктан арыну өчен, ризыкка лимон согы яки кефир өстәргә онытмагыз.

АЛОЭ БЕЛӘН ЯШЬ КАЛЫРСЫҢ

Алоэның согын косметологиядә дә файдаланалар. Аны шампунь, крем, мазь составында күрергә була. Алоэ согы коры бит тиресен дымландыра, тиредәге ялкынсынуны бетерә, бетчәләргә каршы көрәшә, чәч коелуны туктата. Андагы файдалы матдәләр җыерчыклардан котылырга, тиренең яшь булып калуына булышлык итә, ди косметологлар. Моның өчен төптә үсүче иң калын яфракны кисеп алып изәргә һәм, спирт яисә су белән катыштырып, суыткычта сакларга кирәк.

* Алоэ согы белән зәйтүн маен бертигез күләмдә алып, йоклар алдыннан кулыгызга сылагыз. 

* Бит тиресе коры булганда, бертигез күләмдә алоэ согы, солы оны, юкә балы һәм зәйтүн маен яхшылап болгатыгыз да битегезгә сылагыз. 10-15 минуттан юып төшерегез. 

* Артык коры тире­дән җәфаланасыз икән, бер үк күләмдә каймак белән вакланган алоэдан измә ясап, битегезгә сөртегез. 20 минуттан юарга киңәш ителә. Ай дәвамында атнасына ике тапкыр шушы масканы кулланырга кирәк.

* Бит тиресе майлы булганда, лимон белән алоэ согын бертигез күләмдә алып, шуны битегезгә сөртегез. 

* Майлы тире өчен бу рецепт ярдәм итәр: 200 грамм кайнаган суга 5 аш кашыгы изелгән алоэны салыгыз. Аны сай савытларга салып, суыткычта туңдырыгыз да иртәле-кичле шушы боз белән битегезне ышкыгыз.

* Җыерчыклардан котылу өчен: ике зур алоэ гөле яфракларын блендерда изегез дә, бер стакан су салып, боз итеп туңдырыгыз. Һәр көн иртән шуны битегезгә ышкыгыз.

* 100 грамм аракыга 25 грамм изелгән алоэны кушып, лосьон әзерләргә мөмкин. Аның белән битегезне көненә 2 тапкыр сөртегез.

* Артык сизгер нәфис тире өчен битлек әзерләргә 1 – 2 чәй кашыгы тигез өлештә кипкән юкә, ромашка, роза, сары мәтрүшкә чәчәкләре кирәк. Шул катнашмага кайнап торган 200 мл су коярга, 40 градуска кадәр суынгач, алоэның зур булмаган яфрагын изеп кушарга. Тулысынча суынгач, төнәтмәгә 3-4 кат бөкләнгән марля манып биткә ябарга. 15 минуттан соң битлектән калган катнашма калдыкларын җылы су белән юып төшерергә.

* Чәч ныгыту өчен чәч озынлыгына карап 2-4 яфрак согын бер йомырка сарысы белән кушып, баш тиресенә һәм чәчнең бөтен буена сөртегез. 20 минуттан соң җылы су белән чайкатыгыз.

* Картаясың килмәсә, түбәндәге рецепт яшәртер. 3-5 аш кашыгы алоэ согын, 500 мл сөт һәм 1-2 аш кашыгы бөтнек төнәтмәсенә кушып, җылы сулы ваннага салып, 15 минутка кереп ятыгыз.

ЗЫЯНЫ ТИМӘСЕН!

Шунысы мөһим, һәр очракта да алоэ белән дәваланырга ярамый. Иң беренче чиратта бу кан китү белән бәйле чирләргә кагыла, әйтик геморой, күрем вакыты, аналык, ашказаны авырулары һ.б.лар. Бавыр, бөер һәм үт куыгы авырулары, ашказаны-эчәк тракты ялкынсынганда сак булырга, цистит, гипертония вакытында, аллергия (кайберәүләрдә көзән җыеру, тире купшаклану күзәтелергә мөмкин), индивидуаль ярамау очраклары булганда һәм 7 яшьтән кечерәк балаларга алоэ белән дәвалану бөтенләй тыела. Аз гына тискәре йогынты сизелсә дә, дәвалануны туктатыгыз. Дөрес, косметик максатта кулланганда аның зыяны юк дәрәҗәсендә. Ләкин тирән яралар булганда, ул тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шуңа да табиб белән киңәшләшеп алырга онытмагыз. Башка дару үләннәре кебек үк, алоэ да чамасыз кулланганда файда урынына зыян салырга мөмкин.

P.S. Сания апа, газетабызга игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Икенче соравыгыз – алтын тамыр турында тәфсилле язманы «Безнең гәҗит»нең киләсе саннарында тәкъдим итәрбез. Гомумән, «Киңәшле эш таркалмас» сәхифәсе иң актуаль һәм көн саен кирәкле темаларны күтәрергә, сорауларга җавап бирергә тырыша. Алга таба да нинди хәбәрләр күрергә телисез, сорауларыгызны языгыз, шалтыратыгыз, ә без аларга тәфсилле аңлатмалар, белгеч киңәшләре тәкъдим итәрбез. Шунысы мөһим: «Безнең гәҗит» бары тик зыяны тими торган дәвалану ысулларын гына тәкъдим итә һәм һәрчак тискәре йогынты булу ихтималын да искәртә. Шуңа һәрчак табиб белән дә киңәшләшеп алырга вакыт табыгыз.

Сүз уңаеннан, редакциябез тәкъдим иткән «Шифалы гәҗит» газетасы тулаем киңәшләрдән генә тора. Ул йорт-көнкүреш, халык медицинасы, сәламәтлек, бакча эшләре турында. Айга 1 тапкыр чыга. Язылу индексы: П3321.

Якыннарыгыз, яисә үзегез авырып киткәндә, гомумән, авырмас өчен, шулай ук бакчаларыбызда зур уңыш үстерү, табыннарыбызны тәмле һәм файдалы итү һәм тормыш-көнкүрешебезне җиңеләйтү өчен бик тә кирәкле бу газета да. Аларның һәр санын җыеп барырга һәм кирәкле вакытта файдаланырга киңәш итәм.

Интернеттагы ачык чыганаклар буенча, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ туплады

 

 

Комментарии