«Безнең гаилә табибы – хатыным»

«Безнең гаилә табибы – хатыным»

Дарулар кулланыргамы, әллә халык медицинасына ышаныргамы? Больницага йөгерергәме, әллә өйдә генә дәваланыргамы? Бу сорауларга җавапны Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев белән бергә эзләдек.

– Сезнең концертларыгыздан күпләр энергия алып кайтабыз, диләр. Үзегез дә гел сикереп, очынып йөрисез. Моның кадәр дәрт, энергия кайдан килә?

Бу сорауны тамашачылар да еш бирә. Белмим, космостан килми кебек, ләкин кайчакта үзем дә аптырыйм. Менә концерт куярга температура белән килдем ди. Хәлсез килеш киләм, аягымда да басып торасы килми, әмма сәхнәгә чыккач, бар да онытыла, хәл керә. Аңлатып булмый торган нәрсә. Халык – дәва.

– Сез больницага еш йөрүчеләр рәтеннәнме?

– Килеп терәлмичә больницага аяк та атламыйм. Шуңа күрә үземне кайгыртам димәс идем. Больницага еш йөрмим үзе, ләкин грипп белән авырган очракта барырга туры килгәли.

– Сезнең гаиләгә генә хас берәр дәвалану чарасы бармы? Әйтик, тамак авырта башласа нишлисез?

– Мышкылдый башлагач ук лимон, имбир һәм төрле җимешләрне кайнар чәйгә салып эчәм. Безнең гаилә табибы – хатыным. Авырый башласам, иммунитетны күтәрә торган төрле витаминнар каптыра. Көн дә иртә белән ач карынга куркума эчәбез әле. Ул бик әйбәт үсемлек, аның файдасы бик көчле.

– Дөрес туклану рәвеше алып барасызмы?

– Күбрәк өйдә пешкән ризыкны ашыйбыз. Үзем дә пешергәлим. Кайчакта барысына кул селтәп, «Макдональдс»ка барып та берәр нәрсә ашап кайта алабыз. Вакыт кысан булса, өйгә нидер китертергә дә мөмкин.

– Дарулар көченә ышанасызмы? Менә күпләр баш авырта башласа, тиз арада цитрамонга үрелә. Сездә андый гадәт бармы?

– Юк. Без сәламәтлекне халык медицинасы ярдәмендә ныгытабыз. Халыкныкы дисәң ялгыш булмас инде, бу гадәтләр кечкенәдән канга сеңеп килде. Менә баш авыртса, каты чәй эчәм мин. Шуның файдасы тия. Эч йомшарса, шулай ук каты чәйгә күбрәк шикәр комы салып эчәм. Шомырт кайнатмасы шулай ук эч йомшаруыннан менә дигән дәва. Баш авыртканда әрекмән капларга кирәк. Бабайлардан ук килгән нәрсә монысы. Җәй көне җыеп калсаң, ел буена җитәрлек дару үләннәре инде. Тамагың авыртса, мунчага кереп, каен себеркесе, бөтнекне кайнар суга салып, иснәп утырсаң, сулыш юллары ачыла, тамак авыртуы кими. Иң зур витамин – сарымсак. Соңгы арада күбрәк суган, сарымсак ашый башладым, чөнки алардагы витамин бер җимештә дә, яшелчәдә дә юк. Мин Вьетнамга барган идем. Анда яшәүчеләрдән: «Сездә онкология больницасы нинди дәрәҗәдә үсеш алган?» – дип сорадым. «Бездә андый больница юк. Яман чир белән миллионнан бер кеше генә авырырга мөмкин, чөнки безнең халык җирдә нәрсә үсә, шуны гына ашый», – дип җавап бирделәр. Русиядә алай түгел бит. Юкса, көненә бер бүлем сарымсак кабып куюның нинди авырлыгы булсын ди. Барысы да кешенең үзеннән тора. Рухи яктан да авыруга бирешмәскә кирәк. Әгәр дә чирлим дисәң – чирлисең, җиңәм дисәң – тереләсең. Менә авырганда күпләр ашамый. Тамактан азык үтми, диләр. Мин, киресенчә, авырый башласам, күп ашарга тырышам, чөнки организмда ризык булса, организм көрәшә. Үзеңне-үзең кулга алмыйча, дару булышыр әле дип салынып яту дөрес түгел. Менә август аенда коронавирус белән чирләгән идем. Авыр булды, әлбәттә, ләкин больницага кереп ятмадым, организм үзе җиңде.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии